Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев Уразова белән Юлъякшин низагы уңаеннан мөрәҗәгать яздырган - видео

 "Минем җырларымны бүгенге көндә кем генә җырламый", - ди Фирдүс Тямаев.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев Уразова белән Юлъякшин низагы уңаеннан мөрәҗәгать яздырган - видео

«Гүзәл Уразова, Радик Юлъякшин! Без тиз арада уртак фикергә килгәнегезне өмет итәбез», дип яза Тямаев.

  • Гүзәл Уразова белән Радик Юлъякшин арасында «Красивая, хороший» җырына бәйле низаг килеп чыкты.

«Күптән түгел генә коллегаларыбыз арасында тавыш килеп чыкты. Матур түгел, пычрак сүзләр яктылар», — дип башлый сүзен Фирдүс.

«Мин Радикны хөрмәт итәм. Үзенең стилен табып, бүгенге көндә яшьләр белән эш итә. Стадионнар җыя. Без шатланып кына торабыз. Гүзәл Уразованы мин 2008 елдан бирле беләм. Мин Гүзәлдә алып баручы булып эшләдем. Татарстанның атказанган артисткасы, өч бала әнисе. Бер-беребезгә шундый пычрак сүзләр ягып, тамашачы алдында үзегезне пычратып яткач, бу бер дә матур әйбер түгел. Тиз арада уртак тел табарсыз дип уйлыйм. Минем җырларымныбүгенге көндә кем генә җырламый. Өч ел элеккеге җыр өчен бүгенге көндә кабынып, шундый сүзләр әйтү матур түгел.

Комментарийларны карап барабыз. Җырчының җырын ошатмасаң, нигә аның шәхси тормышына кагылып, аны үртәп, начар сүзләр язарга? Без, татар милләте, бер-беребезне пычратып ятабыз икән, бездән башка милләт көләчәк кенә. Милләтне, республиканы нигә бутарга? Дус яшәдек, шулай дус яшик. Минем йөрәгем әрни. Артист белән артистны чагыштыру кирәк түгел. Һәр артистның үз тамашачысы. Без, артистлар, дус яшәрбез дип өметләнәм», - ди җырчы видеомөрәҗәгатендә.

Инстачылар Фирдүс Тямаев сүзләрен хуплап язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100