Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев трассада бәрдергән мәчесен тапкан

«Киләсе кара пиарга кадәр», — дип саубуллаша җырчы песи белән.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев трассада бәрдергән мәчесен тапкан
Салават Камалетдинов

Фирдүс Тямаев үзенең Инстаграмында аклы-сарылы мәче белән видео куйган. «Таптым мин аны ниһаять», — дип язган. «Теге вакытта нахакка песи үтердең диделәр. Менә исән бит», — ди ул видеода.

2019 елның азагында Фирдүс Тямаев һәм Гүзәл Уразоваларның юлда яткан мәче үләксәсе турында төрттерүле-көлкеле сөйләшүе язылган видеолары матбугат чараларын, телеграм каналларны айкады. Бу зур гауга чыгарды. Гүзәл Уразова шул урынга яңадан килеп, алар көлгән предметның үләксә түгел, чүпрәк булуын әйткән иде. Фирдүс Тямаев белән Гүзәл Уразованы, җәзага тартуны сорап, имза җыя да башладылар.

Төркемдәшләре видеоны Куклачевка җибәрергә тәкъдим итә, чөнки ул да Тямаевны хайваннарда җәберләүдә гаепләгән булган. Фирдүс Тямаев белән Гүзәл Уразованы хайван үләксәсеннән көлүдә гаепләгәннәр иде.

Тямаев песи белән: «Киләсе кара пиарга кадәр», — дип саубуллаша.

«Эй, күптән түгел Гүзәлне шашлыкка чакыра идегез, бик таза күренә», — дип язган бер инстачы. «Бәхетле мәче», — дип язучылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100