Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев «Татарлар» җырына флешмоб башлады

Фирдүс тальянда уйный, Түбән Нурлат халкы җырлый, бииләр.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев «Татарлар» җырына флешмоб башлады
Владимир Васильев

Җырчы Фирдүс Тямаев соңгы премьерасы — «Татарлар» җырына флешмоб башлады.

«Аллаһка тапшырып, „Татарлар“ җырына флешмобны туган авылым Түбән Нурлатта башлап җибәрдек. Старт дәвам итә. Катнашыгыз, бүләкләр көтә», — дип чакыра ул инстаграмдагы сәхифәсендә.

Бер төркем халык җыелган, татар милли киеме кигән кыз флешмобка катнашырга чакыра. Фирдүс үзе дә, аның төркеме артистлары да милли киемдә, ул үзе тальян гармун уйный. 

Алар төрле җырлар җырлап бииләр. Аннары «Туган тел»не җырлыйлар һәм «Татар дөньясына сәлам» дип кычкыралар.

Фирдүс Тямаев үзенең туган көнендә «Татарлар» клибын тәкъдим итте. Җырны Шәкүр, Фирдүс Тямаев һәм Резеда Әхмәтвәлиева башкара.

Ульяновскидагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре — Рамилә һәм Рәмис Сафиннар мишәрлек темасын куертуда, шул рәвешчә, бердәм татар халкын аеруда тәнкыйтьләгән иде. Фирдүс Тямаевны яклаучылар да бик күп булды, аңа мишәрлек темасын куертмаска, милләтне аермаска киңәш итүчеләр, тәнкыйтьләүчеләр дә шулай ук шактый иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100