Фирдүс Тямаев Әстерхан татарларына бушлай концерт күрсәтәчәк
Җырчы, концертлар куеп, чит төбәкләрдә яшәгән татарларның милли рухын көчәйтергә җыена.
Фирдүс Тямаев, читтә яшәүче татарларны берләштерү, аларның милли рухын көчәйтү максатыннан, төрле төбәкләрдә бушлай концертлар куярга җыена. Җырчы бу турыда «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.
«Әлеге концертларны, исән-сау операцияләрне кичергәч, август башларына планлаштырып торам. Ун ел сәнгать өлкәсендә булуыма карамастан, бер тапкыр да Әстерханда булганыбыз юк икән. Мин концертларны нәкъ шуннан башларга булдым. Зур стадион белешергә куштым.
Читтәге милләттәшләребез дә безнең бер, көчле милләт икәнебезне онытмасыннар иде. Концертта җырлардан тыш, халкыбыз турында тарихи мәгълүматлар да биреләчәк», — диде җырчы.
Бу эшкә Фирдүс Тямаевны Чаллыдагы Сабантуйда бер мәйдан халыкның үзен бик җылы кабул итүе рухландырган.
«Әгәр җитәкчелек юл чыгымнарын капларлык булса да ярдәм күрсәтсә, татарлар күпләп яшәгән башка төбәкләргә дә чыгып, бушлай концертлар күрсәтер идек», — диде ул.