Фирдүс Тямаев операция ясаткан җирен күрсәтте
Ул инстаграм сәхифәсендә яңа сезон концертларына әзерлек турында сөйли.
Җырчы Фирдүс Тямаевның Германиядә операция ясатуы турында язган идек. Ул инстаграм сәхифәсендә яңа сезон концертларына әзерлек турында сөйли.
«Безнең концертларга әзерлек бара бит инде. Карагыз әле, җәмәгать, нинди яңа ботинка ясаттым. Моның белән бертуктаусыз биергә була, диделәр. Очрашканга кадәр», — дип елмаеп сөйли Фирдүс Тямаев.
Җырчының инстадуслары аңа сәламәтлек теләп калган: «Үзеңне сакла», «Ходай үзеңә дә, гаиләңә дә исәнлек бирсен», «Исән-имин терел» дип язганнар.