news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев, коронавирус сәбәпле, концертларын күчерә

Җырчы Башкортстандагы концертларын өченче тапкыр күчерә.

news_top
Фирдүс Тямаев, коронавирус сәбәпле, концертларын күчерә
Владимир Васильев

Фирдүс Тямаев коронавирус аркасында Башкортстандагы концертларын күчерә. Ул үзенең Instagram сәхифәсендә Нефтекамск һәм Туймазыдагы концертларның күчерелүе турында хәбәр итә.

«Хәерле көннәр дуслар! Бер яңалык әйтәсем килә. Нефтекамск, Туймазы, сездәге концертларны күчерергә туры килә. Сездә мәдәният йортларын яптылар. Кәефләрне төшермик. Мәдәният йортлары ачылгач, килербез, Алла теләсә», — ди җырчы.

Тямаев алынган билетларның гамәлдә калуы турында әйтә. Концертлар инде өченче тапкыр күчерелә икән. «Иң мөһиме — чирләмәгез. Очрашуга кадәр!», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар