news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев белән эшләгән Гөлзада Шакирҗанова Салават Фәтхетдинов төркеменә күчкән

Гөлзада бу ел башында үзенең Фирдүс Тямаев төркеменнән китүе турында сөйләгән иде.

news_top
Фирдүс Тямаев белән эшләгән Гөлзада Шакирҗанова Салават Фәтхетдинов төркеменә күчкән
https://www.instagram.com/shakirzyanova_gulzada/

Фирдүс Тямаев төркемендә эшләгән Гөлзада Шакирҗанова Салават Фәтхетдиновның җыр театрына күчкән. Бу хакта җырчы үзенең инстаграм сторисларында сөйли.

Шушы көннәрдә Гөлзада үзенең кире Казанга күченүен хәбәр иткән иде. Бүген исә инстадусларына икенче яңалыгын да әйтте. Гөлзада беренче тапкыр Салават Фәтхетдиноның УНИКС концертлар залында барган концертында чыгыш ясаган.

Гөлзада бу ел башында үзенең Фирдүс Тямаев төркеменнән китүе турында язган иде. Җәй көне ул бу адымы турында "Интертат" хәбәрчесенә "җеннәрем котырткандыр, ни генә уйладым икән. кире Фирдүс абыйга кайтам", - дип комментарий бирде. Күрүебезчә, Гөлзада барыбер башка иҗат офыклары сайларга булган. Ул хәзер Салават җыр театры белән иҗатташлык итәчәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар