news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһиров ни өчен «Пирамида»да концертлар куймаячагын әйтте

news_top
Филүс Каһиров ни өчен «Пирамида»да концертлар куймаячагын әйтте
социаль челтәрләр

Кичә Татарстанның халык артисты Филүс Каһировның тормыш иптәше һәм концерт директоры Эльмира Каһирова иренең Казан концертлары өчен яңа мәйданчык эзләвен, «Пирамида» концертлар залыннан китүләре турында хәбәр иткән иде.

«Без «Пирамида»дан киттек. Андагы коточкыч шартларга һәм мөнәсәбәткә түзәр хәл калмады. Һич арттырусыз әйтәм: без аннан бик теләп киттек», – дип язды Эльмира социаль челтәрләрдә.

«Интертат» Филүс Каһировның үзе белән элемтәгә керде. «Пирамида» залы белән хезмәттәшлек итәргә теләмәвенең сәбәпләрен белмәкче идек.

«Бу турыда сөйлисем килми, мин моны чыгармыйм. Шәхси әйбер. Аның җитәкчеләре белән мин дустанә мөнәсәбәттә, дип әйтәсем килә. Шуңа да бу хакта сөйләргә теләмәс идем. Ул зал бармый безгә. Миңа түгел, тамашачыларга туры килми», – дип әйтү белән генә чикләнде Филүс.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар