Филүс Каһировның тормыш иптәше һәм концерт директоры Эльмира Каһирова иренең Казан концертлары өчен яңа мәйданчык эзли. Алар «Пирамида» концертлар залы белән хезмәттәшлек итүне туктатканнар.
Игътибар! Март аенда узачак өстәмә концертлар буенча сорауларга җавап бирәм. Бу мәсьәлә әлегә ачык кала. Яхшы яңалык – без «Пирамида»дан киттек. Андагы коточкыч шартларга һәм мөнәсәбәткә түзәр хәл калмады. Һич арттырусыз әйтәм: без аннан бик теләп киттек.
Хәзер, концертлар өчен, безгә барлык параметрлар һәм шартлар буенча туры килерлек яңа мәйданчык эзлибез. Табылу белән үк социаль челтәрләрдә хәбәр итәрбез, – дип язды Эльмира Каһирова үзенең сәхифәсендә.