
Филүс Каһиров гаиләсе бу көннәрдә күңелле мәшәкатьләр белән йөри. Алар шәһәр читендәге шәхси йортларына күченергә әзерләнәләр. Бу хакта җырчының концерт директоры һәм тормыш иптәше Эльмира Каһирова социаль челтәрдә яза.
«Бүгенге көндә безнең фатирыбыз менә шундый. Тагын берничә көн җыену, «сделка» һәм күченү.
Бу көннәрдә балаларыбызны карап, кайгыртып торган яраткан нянябыз Алсу һәм дусларыбыз Рахматуллиннар гаиләсенә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Балалар 3 көн буе аларда яшәде, ә без тыныч күңел белән әйберләребезне җыйдык. Гөлнарага савыт-сабаларны җыярга ярдәм иткәне өчен рәхмәт», – дип яза ул.
Каһировлар өйләрен 2023 елның җәендә төзи башлаганнар иде. Баштагы чорда гаилә, ниндидер сәбәпләр аркасында, күршеләре белән дә сүзгә килеп алды.