Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йорт сала башлаган Филүс Каһиров күршеләре белән сүзгә килгән

news_top_970_100
Йорт сала башлаган Филүс Каһиров күршеләре белән сүзгә килгән
"Татар-информ" архивы

Филүс Каһировның бу арада «йорт салу» дигән күңелле мәшәкатьләр белән йөргән вакыты – җырчы участогында төзелеш эшләре башланып киткән. Әмма кайбер сәбәпләр аркасында Каһировларның кәефе кырылырга да өлгергән. Бу хакта җырчының тормыш иптәше, концерт директоры Эльмира сторисларында сөйли.

«Мин сезгә бер әйбер күрсәтергә оныттым бит. Дөресрәге, күрсәтәсем килмәде. Чөнки бу яңалыгым белән кәефем яхшы булганда бүлешәсем килгән иде, ләкин кайбер сәбәпләр аркасында кәеф бөтенләй булмады.

Ял итәргә китәсе көнне бездә төзелеш эшләре башланып китте. Бу – безнең өчен зур җиңү. Әмма ялның 2 көнен кайбер күршеләрнең «башыбызны катыруы» бозды. Минем бу темага кереп китеп сөйлисем дә килми. Моның белән бер без генә очрашмыйбыздыр.

Нәтиҗәләр чыгардык, тирән итеп суладык та, үзебезгә яхшы итеп ял итәргә рөхсәт иттек. Кичә участокка кереп чыктык. Төзелеш дәвам итә. Аллаһы боерса, күптән хыялланган йортыбызны тыныч кына салып бетерербез, дип ышанам», – дип сөйләгән Эльмира.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 август 2023
    Исемсез
    Әллә, чыннан да,татарча язганнармы дип торам. Каян килсен инде?! Татар артистларына татар теле җырлап акча эшләү өчен генә кирәк бит хәзер. Алар бит румча сөйләшәләр, рус телендә язалар. Югыйсә, аларны шул татарлар укый бит инде. Русларга алар бер тиенгә дә кирәкми. Аларның үзләренең җырчылары буа буарлык. Ник шуны безнең татар аңламый икән дә кайчан аңлар икән
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100