news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фигуралы шуу остасы, 15 яшьлек Камилә Вәлиева Россия чемпионкасы булды

15 яшьлек Камилә Вәлиева карьерасында беренче тапкыр Россия чемпионатында җиңде.

news_top
Фигуралы шуу остасы, 15 яшьлек Камилә Вәлиева Россия чемпионкасы булды
Фигуралы шуу буенча федерация сайтыннан

Бу уңышы Санкт-Петербургта олимпия уеннары алдыннан ярышларда булды. Этери Тутберидзеда шөгыльләнүче Камилә кыска программада ук 90,38 балл җыеп, көндәшләреннән алга чыкты.

Ирекле программада ул 193,10 балл җыеп, уңышын тагын да ныгытты барлыгы 283,48 балл туплады. Көмеш медальгә — Александра Трусова, бронзага дөнья чемпионкасы Анна Щербакова лаек.

Санкт-Петербургтагы турнирга кадәр Вәлиева Россия чемпионатында бер генә тапкыр катнашкан, 2020/2021 елгы сезонда Щербаковадан калышып, икенче урынны алган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар