Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фидан Гафаров: «Читтә туган кызым турында хатыным да, улым да белә»

Фидан Гафаров бүген Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театрында эшли. Әлеге театр Казанга гастрольләр белән килде. Фидан абый да Казан тамашачысы алдында чыгыш ясады.

news_top_970_100
Фидан Гафаров: «Читтә туган кызым турында хатыным да, улым да белә»
Солтан Исхаков

«Кызым турында хатыным да, улым Азамат та белә»

Фидан абый, сезне тамашачы күбрәк җырчы буларак беләме, яисә театр артисты буларакмы?

Җырчы буларак та, театр артисты буларак та беләләр. Хәзер бит «два в одном», «три в одном» булу модада.

Кайсы якынрак?

Эстрадада уңыш алсам, шатланам. Ә драмада кыенрак. Берәр геройны уйнасам, аның психологиясен, үз-үзен тотышын, кайда туганын, ни уйлаганын, нәрсә укыганын һәм башкаларны өйрәнергә, белергә тиешмен. Һәрбер героемны шулай өйрәнәм. Бөтен артистлар да шулай тырыша.

Үзегезнең психологиягезгә, сәламәтлегегезгә зыяны киләме?

Нык килә. Шушы амплуадан халыкның кул чабуы, бүләк ителгән чәчкәләр ярдәмендә генә чыга алам. Шул чакта гына негативлык, арыганлык бетә.

Артист турында гайбәт сөйлиләр, әйеме?

Сөйлиләр. Ләйлә Дәүләтова әйтмешли, сөйләсеннәр, әйдә, сөйләсеннәр. Шуны яз әле: Ләйләнең кызы минеке түгел. Ләйлә белән гастарольләрдә йөргәндә мин бервакытта да аңа мондый тәкъдим белән мөрәҗәгать итмәдем. Күзгә-күз карашып җырлагач, халык боларның арасында берәр нәрсә бардыр инде дип уйлады. Уйласыннар, әйдә. Менә мин сиңа дөресен әйтәм, апаем, ул минем кыз түгел. Ләйлә кияүгә чыкканмы, чыкмаганмы — монысын да белмим. Ул бит үзе дә сер итеп тота. Ләйлә белән безнең арабызда бары тик иҗат, гадел мөнәсәбәтләр. Мин аның әнисен, абыйларын беләм. Аларда кунакта булганым бар.

Яшь чакта туташлар, ханымнар күп булгандыр шулай да, ә?

Күп иделәр.

Аларның балага узганнары юк идеме?

Бар, карыйм бит. Әйтмәүчеләр дә бардыр. Әмма алтынчы сыйныфта укучы кызым бар.

Бу кызның әнисе сезгә: «Балага уздым», — дидеме?

Әйе. Кызым турында хатыным да, улым Азамат та белә. Без бер-беребезгә ярдәм итешеп яшибез. Кызымның исеме Самира.

Калганнары әйтмиме?

Әйтмәделәр. Бардыр...

Хатыныгыз бик акыллы ханым.

Бик акыллы. Менә шушы дәрәҗәләремә җитүемдә, менүемдә аның өлеше зур.

Аннан соң хыянәтегезне дә кичергән бит.

Кичерде. Күпләр кичерми. Ә кичерергә кирәк. Бу бит кешенең табигате. Минутлы яисә сәгатьле теләктән дә бала туарга мөмкин. Кеше үзен контрольдә тота алмый. Эш җенестә дә түгел. Контроль югала, әмма нәтиҗәдә бала туа. Безнең ялгышуыбызга бала гаеплеме? Гаепле түгел. Балалар фәрештә бит. Үскәч: «Әтием кайда?» — дип сорыйлар. «Нигә әтием юк?» — дип еларга да мөмкиннәр. Аларның гөнаһлары юк. Ник мин балага әтисез яшәеш бүләк итәргә тиешмен?.. Ә әйтмәүчеләр үзләре гаепле. Миндә түгел гаеп.

Әйтсәләр, аларга да ярдәм итәрсезме?

Мөмкинлек булган саен, әйе.

«Бу синең балаң», — дип әйтсәләр дә, тикшерәсезме?

Тикшерәм. Ике тапкыр ДНК эшләгәнем булды.

«Елаганны күрсәтмәскә тырышасың, әмма үзең көлсәң дә, күзләрдән яшь тама»

Ник яшьләр арасында үз туган телендә сөйләшү күренеше кими бара икән?

Балаларга игътибар юк. Бала русча өйрәнмичә калмый ул. Үз телеңне өйрәтергә кирәк, чөнки милләт корый. Балаларым татарча да, башкортча да белә.

Татар белән башкорт үзара якын, әйеме?

Без бик якын. Татар һәм башкорт сәнгате үзара бернәрсә белән дә аерылмый. Хикмәт берничә хәрефтә генә. Җырларыбыз да, көйләбербез дә шул ук.

Сездән көнләшәләрдер?

Уйлап та бирмәем. Минем үземнең конфликтка кергәнем дә юк. Көнләшәләр икән, бу аларның үз проблемалары.

Сәламәтлек ничек?

Әйбәт.

Сезгә хәзер күпме?

Әйтмәем. (Фидан Гафаров 1947 елгы)

Яшь чактагы көч, дәрт кимиме?

Юк. Сере - позитив кеше булуымда. Менә юлда үскән кычытканнарны да мин матур итеп күрә беләм.

Сезнең дә кәефегез төшәдер. Гел позитив кына булып булмыйдыр.

Тырышырга кирәк. Мин үзем усал, таләпчән кеше. Әмма төшенкелеккә бирелмим. Мин һәрвакытта лидер булырга тырышам. Эштә дә, тормышта да үлгәнче лидер булачакмын. Бу — минем позициям.

Әйтик, мәсәлән, кемнедер җирләгән көнне…

Мин анда бармыйм. Ник без аның янына үлгәч кенә барырга тиеш? Ә нигә үлгәнче аның янына бармыйбыз, аны үлгәнче кадерләмибез?! Үлгәч кенә… Исем өчен хушлашырга барабыз. Ул кеше белән күңелем белән болай да хушлашам. Беркем булмаганда елап та алырга мөмкинмен.

Бездә бар шул мондый күренеш.

Бу дөрес түгел. Үлгәнче кадерләргә, ярдәм итәргә тырышырга кирәк! Мәсәлән, кемнедер ярдәм итү йөзеннән эчүеннән туктатырга, аңлатырга кирәк иде…

Артист кеше турында: «Эчә», — дип ишеткәлибез.

Апаем, артист кешене тиз арада рәнҗетергә була. Ул бит бизнесмен түгел. Менә алар каты бәгырьле. Ул җитәкче, түрә түгел — болары прагматиклар. Артистлар нечкә күңелле. Мин дә шундый. Кайвакыт елга буйларына төшеп, елап утырам. Елаганны күрсәтмәскә тырышасың, әмма үзең көлсәң дә, күзләрдән барыбер яшь тама.

Ә ник аракыга бирелергә?

Минемчә, үзләренең эшләрен яратмаганнар гына аракыга бирелә. Алар өчен эчү гадәткә әверелә, алар агулана. Андыйларга эчүсез яшәве, иҗат итүе кыен була. Шуңа күрә иҗат кешеләренә аракы мәсьәләсендә акыл белән эш итәргә кирәк. Күп эчәргә ярамый, әз генә эчсәң, бальзам була.

Сезнең танышларыгыз арасында әрәм булучылар бармы?

Мин белгәннәр арасында шундый сәләтле драма артистлары бар иде. Ай-яй-яй… Алар кебекләр күп булмый. Сакларга кирәк иде аларны. Көчсез булып, үзеңне-үзең тота белмәгәнлектән килеп чыга бу. Үзеңне тота белергә өйрәнергә кирәк. Аха, эчтең, җитте. Иртәгә бит концерт яисә спектакль булырга мөмкин. Тоттың бит, тоттың. Бетте.

Сез эчкәч нинди?

Мин вакытында эчтем. Хәзер инде менә 12 ел эчмим. Эчкәч, мин ятып йоклый идем. Рәхәт, кан басымы төшә, йокы килә башлый… Әмма айнуы кыен була иде. Ул вакытта беркем белән сөйләшәсе килми.

Артист кеше баймы ул, ярлымы?

Артистның күңеле бай. Ул финанс яктан бай булып күренә генә, бәлки хәтта кыланадыр.

Сәнгать үзгәрәме?

Сәнгать төрле була алмый. 20 гасырда бер төрле сәнгать булып, 21 гасырда башка төрле сәнгатьнең булуы мөмкин түгел. Сәнгать — сәнгать ул! Хәзер сәнгать акчага корылды. Акчаң күп икән, таныласың, җырлыйсың. Ә Аллаһтан бирелгән сәләте булганнар үсә алмый. Үсә, аннан хәмергә ябыша да эчкечегә әверелә.

«Акча артыннан куарга ярамый»

Әниегезне хәтерлисезме?

Әни яман чир белән үлде. Авыр… Әни киткәндә, минем популярлашып килгән чагым иде. Без биш бала — бер кыз һәм дүрт малай идек. Хәзер энем белән икәү генә калдык.

Үскәндә акча җитмәгән чаклар булгандыр?

Акча бервакытта да беркемгә дә җитми ул. Кемдәдер миллиардлары белән ята… Аларга һаман җитми. Акча артыннан куарга ярамый. Уртача яшәгәннәр төннәрен тыныч йоклый. Ә студент чакта безгә ипи, салкын су һәм бәрәңге җитә иде. Әтиләр ит тә җибәреп торалар иде.

Тәмле пешерәсезме?

Мин тәмле пешерәм, һәр ингредиентны үлчәп. Әтием сугыш вакытында пешекче булган. Аннан да өйрәндем. Әмма сырландым әле бу арада. Хатыныма өй эшләрендә, ашарга пешерүдә булыша алырлык 30 яшьлек ике хатын-кыз алдым. Алар безнең авылдан. Әмма безнең өйдә аларга хезмәтчегә караган кебек карамыйлар.

Фәридә апа белән ничә ел бергә инде сез хәзер?

55 ел. Без 18 яшьтә өйләнештек.

Улыгыз үлде…

Улымны үтерделәр. Авыр… Аны искә төшермик әле, зинһар. Улым өйгә кайтып җитә алмады… Подъезд янында башына сукканнар. Балакаем өйгә кайтып барган, инде кайтып җиткән хәтта… Кемнең гаепле булуын ачыклый алмадылар. Әмма улым үлгәч, шул ук елны кызым туды.

Бу тормышта кешегә ышанырга ярыймы?

Кешегә ышанырга ярамый. 21 гасырда барысын да акча хәл итә. Сине сатарга, сиңа аркылы төшәргә мөмкиннәр… Үз-үзеңне контрольдә тотарга кирәк.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 4 апрель 2023
    Исемсез
    Ботларын аерып яткач нишлэтсен инде ул чит хатыннарны)))
  • 10 гыйнвар 2023
    Виталий Кәлимуллин
    Чит хатыннар белән чуалмаган булса, бик сәләтле, бөтен яктан килгән, менә дигән искиткеч җырчы.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100