Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фидан Гафаровның улы Азамат кайгылы көнне дә спектакльдә уйнаган: «Әти дә шулай итәр иде»

news_top_970_100
Фидан Гафаровның улы Азамат кайгылы көнне дә спектакльдә уйнаган: «Әти дә шулай итәр иде»
https://vk.com/id208146495

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаровның арабыздан китүе билгеле булды. Авыр югалтуына карамастан аның улы, Башкортстанның халык артисты Азамат Гафаровка әтисе үлгән кайгылы көнне дә тамашачы алдында чыгыш ясарга туры килгән. М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Сибай шәһәрендә гастрольләрдә. Азамат Гафаров «Җырланмаган җырым син» спектаклендә Хәсән ролен уйнаган һәм Сибай тамашачысына спектакльнең әтисе истәлегенә куелуын хәбәр иткән.

«Әтием дә «спектакльдә уйныйбыз» дип әйтер иде. Без дә уйнарга булдык. Коллегаларым, зур рәхмәт сезгә. Әтием истәлегенә, хөрмәтенә, сезнең өчен спектакль уйнарга булдык. Ул да шулай эшләр иде. Чөнки сәнгатькә бик тугры кеше иде ул. Рәхмәт сезгә», – дигән Азамат Гафаров.

Видеоны безгә артистның сәхнәдәшләре юллады.

Азамат Гафаровның тирән кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 апрель 2025
    Исемсез
    Азаматның олы кайгысын уртаклашабыз. Бу татар-башкортның уртак кайгысы. Гафури театры Казанга килгән саен Гафаровларны, Гөлли Мөбәрәкова, Нурия Ирсаева, Тәнзилә Хисамова, Руслан Хайсаров һ.б.ларны күрергә атлыгып бара идек. Бәхет хакы спектаклен икешәр-өчәр тапкыр карадык. Әтисе исән чакта Азаматка Рәсәйнең атказанган артисты исеме бирелүен көткән идек. Гафури театры безнең күңелләрдә Фидан Гафаров театры буларак та сакланыр.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100