news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фидан Гафаровның улы: «Әтиемә 78 яшь тулган булыр иде...»

news_top
Фидан Гафаровның улы: «Әтиемә 78 яшь тулган булыр иде...»
Фото: Азамат Гафаровның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Башкортстанның халык артисты Азамат Гафаров әтисе – Фидан Гафаровны искә ала. Исән булса, бүген легендар артистка 78 яшь тулган булыр иде.

«Дуслар, бүген әтиемнең туган көне – 78 яшь тулган булыр иде. Яшәр, сәхнәдә иҗат итәр иде… Кызганычка, арабыздан китте… Тыныч йокла, әтием. Яратам сине», – дип яза ул үзенең «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә.

Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Башкорт драма театрының тулы бер чорны гәүдәләндергән танылган актеры Фидан Гафаров быел 27 апрель көнне вафат булды. Улы Азамат Гафаров белән бергәләп гастрольләрдә йөргән, соңгы көненә кадәр туган театры сәхнәсендә «Бәхет хакы» спектаклендә уйнаган артист арабыздан бер дә көтмәгәндә китеп барды.

Фото: © Азамат Гафаровның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар