Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фидан Гафаров никахсыз туган кызы турында: «Фәридәм аңлады...»

news_top_970_100
Фидан Гафаров никахсыз туган кызы турында: «Фәридәм аңлады...»
Солтан Исхаков

«Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров никахсыз туган кызы турында ачылып сөйләгән. Фидан Гафаров 60 яшендә яшь әти булган.

Кызым тууны минем өчен тормышның сынавы дип тә, бәхет дип тә әйтергә була. Чөнки бала, аеруча кыз бала, үзенең бәхете, үзенең ризыгы белән туа. Шуңа да мин аны ташлап китмәдем, үз фамилиямне бирдем.

Минем юбилейда да бик матур итеп шигырь сөйләде ул, хәтта артистлар да алай сөйли алмый. Бик исләре китеп, мөкиббән китеп карадылар инде аны. Шулай сәләтле булып туган.

Баланы гаиләм дә әйбәт кабул итте. Фәридәм аңлады. «Баланы ташлап китмисең, бергәләп карыйк», – диде. Моңа бала да гаепле түгел, Фәридә дә гаепле түгел. Без – ир-атларның уйламыйча эш итү, эмоцияләргә бирелүе нәтиҗәсе дип уйлыйм инде мин моны, – дип сөйләгән ул.

Фидан Гафаров кызының әнисе белән бары тик эш буенча гына аралашуын әйткән.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 26 март 2024
    Исемсез
    Нык авыр булгандыр Фәридәгә,зур йорәкле,бик акыллы,түземле булган.
  • 12 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Ничек оялмыйча сойли микэн ятсыз азгын ир семьясына жинел булмаган
  • 11 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Бер Дэ мактатырлык Эш тугел ,азгынлык ,эшэкелектэ йоруне мактанып сойли
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100