Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әфганстанны беркемнең дә җиңгәне юк»: АКШ әфганнан китә, Россия сөйләшүләр башлады

АКШ Әфганстаннан гаскәрләрен чыгара, илдә хакимият Россиядә экстремистик дип табылган «Талибан» хәрәкәте тарафдарлары кулына күченә. Гаҗәп хәл булды: Россия Тышкы эшләр министрлыгы шушы хәрәкәт тарафдарларын кабул итте. «Интертат» Әфганстандагы хәлләргә күзәтү ясый.

news_top_970_100
«Әфганстанны беркемнең дә җиңгәне юк»: АКШ әфганнан китә, Россия сөйләшүләр башлады
pixabay.com

Мондый хәлне әле берничә ел элек кенә күз алдына да китереп мөмкин булмас иде. Бүген исә мөмкин - Россия тыелган «Талибан» тарафдарларын кабул итте. Билгеле, бу Россиянең көньяк чикләрен сакларга теләве белән бәйле. Әфганстанда хакимияткә килеп маташкан хәрәкәт вәкиле Мөхәммәд Наим Әфганстан чигендәге дәүләтләрнең чикләренә кул сузмаячагын әйтте.

Әфганстан — беркайчан да тынычлык күрмәгән каһәрләнгән төбәк. Таулы Әфганстан җиренә хуҗа булырга тырышып караучылар тарихта күп булган. Моңа СССР да ирешә алмады, егерме ел тырышкач, АКШ гаскәрләре дә Әфганстан җирен ташлап чыгып китә.

Англия Әфганстан белән идарә итәргә бер гасырга якын тырыша. 1838 елдан 1919 елга кадәр алып барган инглизләрнең Әфганстанны ташлап китүе белән тәмамлана.

1978 елда Әфганстанда хакимияткә хәрби юл белән Советлар Союзы яклы көчләр килә. Илдә гражданнар сугышы башлана. Үзе яклы җитәкчелекне хакимияттә калдыру максаты белән 1979 елда СССР Әфганстанга гаскәр кертә. Гаскәр кертү җиңел генә булса да, сугыш тукталмый. Әфган сугышы вакытында 15 меңнән артык совет солдаты үлә, Әфганстанда 2 миллион кеше һәлак була дип санала. Горбачев хакимияткә килгәннән соң Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарыла. СССР китүгә үк Советлар Союзы яклы булган хакимият бәреп төшерелә.

Гаскәр чыккач та илдә тынычлык урнашмый. Моңа кадәр совет гаскәрләренә каршы сугышкан көчләр үзара сугыша башлыйлар. 90 елларда илдә радикаль дини хәрәкәт «Талибан» (Россиядә тыелган) көч ала. 1996 елда алар Әфганстандагы хакимиятне үз кулларына төшерәләр. Алар катгый ислам кагыйдәләрен кертә, чит илгә наркотик буларак сату максатыннан үстерелгән мәк кырлары юк ителә.

2001 елның 11 сентябрендә АКШта теракт оештыруга җавап итеп, американнар Әфганстанга гаскәрләрен кертә башлый. Американнар Әфганстанда җитәкчелеккә үз тарафдарлары булган хакимиятне китерә, әмма ул хакимият бары тик АКШ хәрби канаты астында гына идарә итә ала. Илдә күпләп мәк үстерә башлыйлар, аны чит илләргә саталар. 2011 елда АКШ гаскәрләрен чыгара башлый, Әфганстанда дини радикаллар идарә иткән өлкәләр барлыкка килә. Америка һәм аларның союздашлары куелган максатка ирешә алмый — Әфганстан территориясендә «Талибан» хәрәкәте (Россия федерациясендә тыелган экстремистик хәрәкәт — ТИ) көчәя генә.

Һәм менә АКШ Әфганстаннан тулысынча үз гаскәрләрен чыгарачагын игълан итте. Әфганстанны АКШ та җиңә алмады. Дөресрәге аны контрольдә тота алмады.

Рәсми рәвештә АКШ һәм Төньяк-Атлантика альянсы илләре гаскәрләрен Әфган территорияләреннән чыгару 1 майда башланды. АКШ президенты Джо Байден Америка армиясенең Әфганстан территориясеннән 11 сентябрьгә кадәр тулысынча чыгарылачагы турында әйткән иде. Көнбатыш хәрбиләре гаскәрләр тулысынча 2021 елның 11 сентябренә — Нью-Йорктагы «игезәкләр манаралар» га һөҗүм итүнең егерме еллыгына китеп бетәргә тиеш.

Шушы көннәрдә АКШ Әфганстандагы «Баграм» төп авиабазасыннан хәрби көчләрне чыгара. Процесс 90 процентка төгәлләнгән.

Кайбер Америка массакүләм мәгълүмат чаралары АКШ моны Әфганстан армиясенә хәбәр итмичә эшли, дип яза.

Әфганстан хәрбиләре һәм хакимиятендә исә паника дип язалар. Чөнки алар АКШ ярдәме белән генә хакимияттә тора алганнарын аңлый, «Талибан» (Россиядә тыелган хәрәкәт) хакимияткә килгән очракта үзләрен ни көткәнен белә. Тегеләре дә бик оста эш итә — хакимият ягында сугышучы солдатлар коралларын тапшырып бирелгән очракта, амнистия булачак дип игълан иткәннәр. Шуңа да Әфган армиясе күзгә алдында «эреп» юкка чыгып бара дип язалар.

Лавров: «Әфганстан Таҗикстанга һөҗүм иткән очракта, ОДКБ кичекмәстән Дүшәнбегә ярдәм итү мөмкинлеген караячак»

Әфганстанда хакимияткә радикаль юнәлеш тарафдарлары килүе күрше дәүләтләрне, шул исәптән Таҗикстанны борчуга салган. Россия исә ярдәм итәргә вәгъдә бирә.

Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Ерак Көнчыгыш федераль университетында «Россия төбәкләрен үстерү өчен Россиянең халыкара эшчәнлеге» темасына лекция вакытында АКШ «егерме еллык миссиянең уңышсызлыкка очравын таныды», — дип сөйләгән.

Лавров Әфганстаннан Таҗикстанга сугышчылар һөҗүм иткән очракта, ОДКБ (ОДКБ — хәрби-сәяси блок, аңа Россия, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан керә) кичекмәстән Дүшәнбегә ярдәм итү мөмкинлеген караячак, ди. Шулай ук министр Әфганстанда хакимияткә Россиядә тыелган «Талибан» вәкилләре түгел, Россиядә тыелган «Ислам дәүләте» вәкилләренең кереп тулу куркынычы барлыгын билгеләп үтә. «Ислам дәүләте» үз сугышчыларын илнең төньягында — Таҗикстан белән чиккә урнаштыра, дип яза ТАСС.

5 июльдә Әфган Президентының Милли иминлек буенча киңәшчесе Хәмдулла Мохиб АКШ һәм коалиция гаскәрләренең Әфганстан территориясеннән китүен бөтен төбәк өчен проблема дип атады. Моның нәтиҗәләрен күрше илләр генә түгел, Россия дә сизәчәк, ди ул.

Кыскасы, Әфганстанда зур үзгәрешләр булуы, хакимияткә башка көчләр килүе ихтимал. Ә бит Әфганстанда татарлар яшәве дә ачыкланды. 2021 елның мартында Әфганстанның Милли статистика идарәсе җирле татарларны аерым этник төркем итеп теркәде. Биредә хәтта ярты миллион татар бар дип саныйлар.

 «Вакыйгалар Россиягә генә түгел, Татарстанга да кагылырга мөмкин»

Дамир Исхаков (ТР Фәннәр Академиясе академигы, тарих фәннәре докторы):

— Американың Әфганстаннан гаскәрләрен чыгаруы — ул Советлар Союзының гаскәрләрен чыгаруы белән бер үк. Әфганстанны тарихта беркемнең дә бер тапкыр да җиңгәне юк. Американнар да аннан җиңелеп чыгып баралар хәзер. Нишләргә белмәделәр дә, бүтән калмаска булдылар.

Билгеле, моның ише нәрсә ул көтелгән иде. Шуңа күрә яңалык юк. Әкрен генә ычкыну өчен алар алдан ук сөйләшүләр алып бардылар. 

Монда проблемалар барлыкка килә. Россия — Советлар Союзының мирасчысы. Әфганстан хакимиятенә талибаннар (Россиядә тыелган хәрәкәт — ИТ) яки алар белән союздаш булган кешеләр килер дип уйлыйм мин. Алар, билгеле, Россияне яратмаслар.

Аннары Россиянең үзенең түгел, көньякта урнашкан союздаш илләрнең — Таҗикстан һәм Үзбәкстанның проблемалары барлыкка килергә мөмкин. Россия аларны якларга тиеш була һәм шул нисбәттән конфликт та килеп чыгарга мөмкин. Ул очракта безнең ил һәм безнең халык өчен куркыныч туа.

Бу илләрнең Әфганстан белән бәйләнешләре бар. Мәсәлән, Үзбәкстан өчен бәлки андый ук куркыныч тумас. Әфганстанда өч миллион үзбәк яши һәм Әфганстандагы үзбәкләр белән Үзбәкстанның элемтәләре бар. Ә Таҗикстанның проблемалары булырга мөмкин. Чөнки Таҗикстанда мөселманнарга каршы хәрәкәт бар. Шуңа да Россия моңа кушыла дигән сүз.

Бу хәлләр берникадәр дәрәҗәдә Татарстанга да кагылырга мөмкин. Соңгы арада татарлар белән элемтәгә керелде. Без анда турыдан-туры кермәдек, җирле хакимият органнары белән сөйләшеп кердек. Әмма ул җирле органнар да яңа хакимияттән ерак булып чыгарга мөмкиннәр. Ягъни, бу вакыйгалар Россиягә генә түгел, Татарстанга да кагылырга мөмкин.

Россиягә, үзенең мәнфәгатьләрен яклап, шушы проблеманы чишәсе кала. Иң яхшысы, килеп урнашкан хакимият белән элемтәләрне ныгыту булыр иде. Тик әйткәнемчә, Советлар Союзының шәүләсе Россиягә комачаулый. 

 «Талибаннар ярты ел эчендә бөтен Әфганстанны яулап алачак»

Руслан Айсин (сәясәт белгече):

— АКШ Әфганстанда нәкъ менә егерме ел буена утырган. АКШның элеккеге президенты Дональд Трамп булган чакта «Китәргә» дигән сүзләр яңгырады. Ягъни, рәсми рәвештә АКШ: «Без үзебезнең миссияне үтәдек, Аль-Каиданы (1988 елларда Әфганстандагы экстремистик оешма — ТИ) тар-мар иттек. Шуңа күрә анда калуның мәгънәсе юк», — дип әйттеләр.

Икенчесе, әлбәттә, андагы талибаннар (Россиядә тыелган хәрәкәт) белән бернәрсә дә эшләп булмады һәм моны элеккеге хакимият тә аңлаган. Аларны «төнге хуҗалар» дип тә йөртәләр.

Өченчесе — Байден килү белән яңа глобаль сәясәт алып барылачак. АКШ базаларыннан китәчәк. Аерым-аерым учаклар калачак, әлбәттә. Әмма күп кенә көчләрне алар кире кайтарачаклар. Ни өчен дигәндә, без яңа технологияләр заманасына керәбез. Заманча технологик коралга һәм җирле хөкүмәткә таяну булачак. Ягъни, АКШ элеккечә зур-зур гаскәрләрен бер җирдә дә калдырмас. Ул беренче чиратта бюджетка бик каты бәрә, икенчедән, ул рәвешчә максатларга ирешү бик авыр. Чөнки хәзерге заманда сугыш — ул корал гына түгел, ул күбрәк финанс, мәгълүмати, эксперт һәм сәяси яссылыкта алып барыла.

Киләсе зур сәбәп — Кытай белән Россиягә йогынты ясау, аларга борчу тудыру. Американнар аны «идарә итә торган хаос» дип атыйлар. Ягъни, алар өстән күзәтеп тора алырлык вәзгыять тудыралар һәм аны билгеле бер рәвештә контрольдә тоталар. Шул ук вакытта андагы дәүләтләр һәм халыклар өчен кыенлыклар китерәләр.

Кытайның яңа зур проекты бар — «Яңа ефәк юлы». Ул проект буенча Кытайдан алып Төркиягә кадәр тимер юл һәм автомобиль магистральләре, сату, тәэмин итү нокталары булырга һәм бу юл Әфганстан, Пакистан, башка ислам дәүләтләре аша үтәргә тиеш иде. Шуңа Кытай дүрт триллион доллар акча бүлеп бирергә һәм бу проектны алга сөрергә тиеш иде. Әгәр талибаннар (Россиядә тыелган хәрәкәт — ИТ) хакимиятне үз кулларына алалар икән, бу проект тормышка ашмый кала һәм Кытайга зур сәяси һәм икътисадый зыян киләчәк.

Әфганстанда татарлар бар һәм алар үзләрен рәсми рәвештә теркәделәр. Ә талибаннарны пуштун милләтеннән (Нигездә, Әфганстан көньяк-көнчыгышында, көньяк һәм көньяк-көнбатышында һәм Пакистанның төньяк-көнбатышында яшиләр — ИТ) булган кешеләр тәшкил итә. Башкаларга караганда алар бераз өстенрәк. Алар үзбәк, таҗиклар белән сәяси килешү төзергә телиләр. Һәм әгәр килешү нигезендә алар талибаннар сәясәтен, хакимиятен кабул итәләр икән, димәк, алар талибаннар белән тиң. Әфганстандагы татарлар белән дә шундый сәяси килешү булырга мөмкин. Әгәр татарлар талибларга каршы чыга икән, булмаска да мөмкин. Чөнки, мәсәлән, 90 елларның башында монгол-төрекләрдән калган хәзәрәй милләтенә («хазарейцы» — диннәре буенча мөселман, шигыйлар — ТИ) геноцид булды. Аларның күбесен үтергәннәр, күбесенә качарга туры килгән. Шундый хәл булмасын өчен талибаннар белән сәяси килешү төзергә кирәк.

Миңа калса, талибаннар ярты ел эчендә бөтен Әфганстанны яулап алачаклар, чөнки рәсми гаскәрләрнең аларга каршы торырлык көчләре дә, ресурслары да, ниятләре дә, ихтыяҗлары да юк. Барыбер алар белән ниндидер рәвештә сөйләшергә, килешү төзергә кирәк булачак. Шул исәптән Россия дәүләтенә дә, безгә — татарларга да.

 «Советлар армиясен Әфганстанга кертеп батыру да Американың инициативасы иде»

Римзил Вәлиев (журналист, җәмәгать эшлеклесе):

— 1979 елның декабрендә Советлар армиясен Әфганстанга кертеп батыру Американың инициативасы булды. Сугышка батты, чыгымнары күп булды, күп кан коелды. Шуннан мантый алмыйча таралды бит инде СССР. Америка шунда Россиягә каршылыклар кору осталыгын күрсәтте.

Шулай булгач, мин бу вакыйга буенча да шәрех итә алам: үзләре чыкканда да аларның ниндидер максатлары булу мөмкин. Мантыйк бар — Россиянең игътибарын киеренкелектә тоту өчен. Таҗикстан, Үзбәкстан тирәсендә дә бара киеренкелек.

Шуңа өстәп, әле Кытай ерак түгел. Кытай тирәсендә дә шул киеренкелекне тудырмакчылар. Үзләре читтә, хәл җыеп торуы да мөмкин. Чөнки тиктомалга чыкмый АКШ аннан. Моның алар өчен кызыклы вариант булуы бик мөмкин. Ул болай гына чыгып китми бит. АКШ талибларны да белә. Якын Көнчыгышка да үзләре коралландырып, үзләре кертеп җибәрделәр менә — рәхим ит.

 «Американың гаскәрләрен чыгаруы вәзгыятьне катлауландыра гына»

Рәфыйк Мөхәммәтшин (тарихчы, сәясәт фәннәре докторы, профессор):

— Әфганстан гасырлар буена катлаулы бер ил булган. Шуңа күрә анда бик күп еллар буена тынычлык булганы юк. Анда Совет гаскәрләре дә үз заманында тәртип урнаштырып карарга тырыштылар, менә Америка да. Теге яки бу илдә үз гаскәрләреңне тоту, финанс һәм хәрби яктан тәэмин итү шактый авыр. Мөгаен, Америка өчен ул иң мөһим стратегик нәрсә түгелдер.

Аның нәтиҗәләре төрле булуы мөмкин. Аны бик уңышлы булыр дип әйтеп тә булмый. Хәзерге көндә Әфганстанда ситуация начар якка гына үзгәрә бара. Әфганстан хакимиятенең үзенең генә көченнән генә килмәстер дип уйлыйм. Америка гаскәрләренең чыгуы Әфганстанның тирә-юнендә урнашкан илләр өчен дә проблема тудыруы бар. Аларда проблема булса, ул безгә дә килеп кагыла инде. Гаскәрләрне чыгару вәзгыятьне катлауландыра гына. «Америка үз гаскәрләрен чыгара икән», — дип шатланып әйтерлек позитив нәрсә юк дип уйлыйм.

Әфганстан татарлары турында соңгы арада яңалыклар барлыкка килде. Аларның нинди татар булулары турында мәгълүматлар юк диярлек. Шулай да бу хәлдә татарларны гына аерып алып, аларның хәлләре турында әйтү шактый авыр. Чөнки без алар турында яңа гына белдек. Татар проблемасын хәл итәбез дип, Әфганстанга ярдәм итү турында да әйтеп булмый. Ничек ярдәм итәрбез инде? Аның кадәр татар бирегә күчеп килә алмый, теләкләре дә юктыр. Шактый катлаулы мәсьәлә бу.

Эмиль Гатауллин (адвокат):

 — АКШ гаскәрләренең китүе белән РФ һәм чиктәш илләр өчен вәзгыять нык катлауланды. АКШтан нәрсә көтәргә икәнен аңлап була, ә менә хәзерге, хакимияттән читкә этәрелгәннән соң бик каты үзгәрешләр кичергән Талибан хәрәкәтеннән — юк. Вакыт та юк дәрәҗәсендә, шуңа күрә Россиядә сөйләшүләр турында карар шундый тиз кабул ителгән. Нинди дә булса мәгълүмат бары тик сөйләшүләр барышында барлыкка киләчәк.

 «Әфган татарлары» дигән татарлар татар түгел»

Азат Ахунов (ислам белгече, филология фәннәре кандидаты):

— Монда Татарстанның катнашы юк. Чөнки Әфган татарлары белән бәйле аерым халыкара мөстәкыйль сәясәт юк. Әфган татарларына бәйле мәсьәлә киң яңгыраш алды да, хәзер тынды кебек. Бу күбрәк Әфганстан сәясәтенә кагыла. Анда милләтне теркәп кую мөмкинлеге барлыкка килде. Шунда Әфганстан татарлары Татарстан аша Россиягә, бәлки Европага чыгып булмасмы дип өметләнде. Чөнки Әфганстанда икътисадый сәясәт тә бик катлаулы. Шуңа алар барысы да үзләренә башка, тынычрак җирләрдә урын эзли. Ягъни бу милли рух, милли үзаң белән бәйле түгел. Бу милләтне үстерми.

«Әфган татарлары» дигән татарлар татар түгел. Алар татарча сөйләшмиләр, алар күптәннән ассиммилицияләнгәннәр. Алар үзбәкләр дә түгел, төрекмәннәр дә түгел, алар нигездә пуштуннар. Гәрчә Әфганстанда яшәүче чын татарлар булган булса да, хәзер алар бармы, юкмы инде... 60 нчы, 70 нче елларда алар бар иде әле. Революция елларында басмачлар белән бергә киткән татарлар, элеккеге гасырларда сәүдәгәрләр белән киткән татарлар анда хәзер юк дип беләм мин.

Бу мәсьәлә буенча хәзер беркем берни дәшми, чөнки алар безнең милләт белән бәйле кешеләр түгел. Ничек булган, шулай калыр да. Анда инде ничә гасыр сугыш бара. Англия идарә иткәндә дә, Советлар Союзы вакытында да шулай булды. Гел шулай барды. Монда катнашмаска кирәк, үзләре хәл итсеннәр.

Америка гаскәрләре чыккач та үзгәрешләр булмас дип уйлыйм. Россиягә чикләрен саклауны карарга кирәк. Әфганстан белән безнең чикләр юк, әмма Таҗикстан белән чикләр бар, анда Россия гаскәрләре бар. Мәскәүдә «Талибан» хәрәкәте белән сөйләшүләр бара.

Ул кешеләрне ничек тә Таҗикстан территориясенә кертмәскә кирәк. Чөнки Таҗикстанның үз гаскәрләре юк дип әйтергә була, алар үзләре генә чикләрне саклый алмыйлар, аннары Россия катнашырга тиеш була.

Татарстан монда бернәрсә дә эшли алмый. Ул Мәскәү сәясәтенә буйсына. Әфган татарларын китереп кыстыру бер дә дөрес булмас иде. Әйткәнемчә, алар безнең йөз процентлы туганнар түгел. Әфган халкы әфган халкы инде ул. Россия сәясәте күзлегеннән ул татарларны кайтару дөрес түгел. Шуңа күрә Татарстаннан да бернинди дә сүз ишетелми бу хакта.

 «Әфганстанда хәзер куркыныч»

Илдар Габдрафиков (тарихчы, политолог, этнолог, тарих фәннәре кандидаты):

— Американнар Әфганстанда гаскәр тотуның бернинди файдасы да булмаганын аңлаганнардыр инде. Америкага да, дөньяга да бер файда да юк. Советлар Союзы кебек үк Әфганстанга тынычлык алып килә алмадылар. Советлар Союзының да Әфганстанга гаскәр кертүе һәм алга таба булган хәлләр СССР таркалуын тизләтте генә бит. Гаскәр кертү, гомумән, стратегик хата булды. Илдәге милләтләр арасындагы конфликтлар борынгыдан ук килә. Нәтиҗәдә, группировкалар арасындагы сугышлар барыбер тәмамланмады, тотрыклылык барлыкка килмәде.

Әфган халкы үзенең проблемаларын үзләре хәл итәргә тиеш. Бүтән илләр, милләтләргә таянмаска тиешләр. Тик Әфганстан Үзбәкстан, Таҗикстан белән чиктәш. Таҗикстан ОДКБга керә, шуңа күрә монда Россиянең геолополик кызыксынулары да бар. Без читтән генә күзәтеп ята алмыйбыз. Безнең илдә дә, ОДКБга караучы илләрдә дә тотрыклылык булсын өчен Россия нинди дә булса чаралар күрергә тиеш.

Әфганстанда хәзер куркыныч. Талиблар да басып алалар, Әфган хакимияте дә начар хәлдә, илдә мәҗбүри миграция бара. Мигрантлар Үзбәкстан, Таҗикстан һәм башка илләргә кача. Бу дөнья өчен, шул исәптән, Россия өчен дә әйбәт түгел. Шуңа күрә хәзер Россия нәрсә дә булса эшләмәкче була, хәтта талиблар белән дә килешергә тырыша. Чөнки бу вакыйга Россиянең куркынычсызлыгына да йогынты ясый. Таҗикстан, Үзбәкстан белән безнең туры элемтә урнаштырылган. Ул илләрдән булган гастарбайтерлар күпләп Россиядә эшли. Без үзебезнең союзникларны япа-ялгыз калдыра алмыйбыз. 


Әфганстан - Азиядәге диңгезгә чыгу юлы булмаган зур дәүләт (652 мең квадрат километр, Франциядән беркадәр зуррак). Биредә 32 миллион кеше яши. Әфганстан - зур булуга карамастан тимер юлы булмаган бердәнбер ил. Гомумән, Әфганстан дөньядагы иң ярлы илләрнең берсе. Биредә сәнәгать юк дәрәҗәсендә, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү өчен шартлар бик кырыс - илнең күпчелек территориясен таулар тәшкил итә.

Әфганстан кеше тормышы өчен иң куркыныч илләрнең берсе санала.

2014 елдан президент - Ашраф Гани Ахмадзай.

"Әфган" дигән халык юк. Әфган фарсы теленнән "дәшми тору" дип тәрҗемә ителә, төрки телләрдәге "ауган" дигән сүздән килеп чыккан дип тә әйтәләр. Бу Әфганстан җиренең таулы һәм качарга уңайлы булуы белән аңлатыла, дип язалар - бу җирләргә басып алучылардан качкан төрле халыклар килеп утырган.

Әфганстанда күп милләтләр яши, дәүләт телләре - пушту һәм дари. Болардан тыш төрле провинцияләрдә белудж, нуристан, памир, пашаи, төрекмән, үзбәк телләре дә рәсми тел буларак кулланыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100