Фермерлар документ эше турында: «Мәдәният идарәсеннән «сүгенми» дигән рөхсәт аласы булыр»
Җомга көнне Татарстан фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXIII съезды узды. Фермерлар бүген нинди хәлдә?
200гә якын кеше Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы залында җыелды. Фермерларны министр Марат Җәббаров сәламләде. Ул узган елгы нәтиҗәләр белән таныштырды һәм республикада мөгезле эре терлек башы кимүнең сәбәпләрен аңлатырга тырышты.
«Беренче тапкыр терлек башы кимү күзәтелә»
«Фермерлар җитештерүне арттыра: сөт җитештерү буенча – 9 мең тоннага, ягъни 5 процентка, ә ит буенча 376 тоннага – 1,5 процентка үсеш булды. Шул нигездә, 5 елга грант алган фермерларның крестьян-фермер хуҗалыкларында беренче тапкыр терлек баш саны кимү күзәтелә», – диде министр.
Ул әйткән мәгълүматлар буенча, крестьян-фермер хуҗалыкларында 107 мең баш мөгезле эре терлек бар. 2021 ел белән чагыштырганда 1,3 мең башка кимегән. Сыерлар 148 башка кимегән, 38,6 мең баш сыер исәпләнә. Хуҗалыкларда 37,1 мең баш сарык бар, алар 2,8 мең башка кимегән.
Сәбәбе?
«Бу, нигездә, грант алган фермерларның, 5 ел узып, үз хуҗалыкларын ябу белән бәйле», – ди министр. Ягъни 2017 елда грант откан фермерлар грант кысаларында дәүләт алдындагы бурычын үтәгән дә хуҗалыгын ябып куйган. Районнардагы ассоциацияләр җитәкчеләренә моның сәбәпләрен ачыклау йөкләнде.
2012-2022 елларда фермерлар 4,4 миллиард сумлык 1556 грант алган, 264 фермер, ягъни 17 проценты, эшчәнлеген туктаткан. Былтыр 92 фермер 546,3 миллион сумлык грант алган.
«Әйе, дөресен әйткәндә, соңгы вакытта төрле яклылык булды. Министрлык үз юлы белән барды, Камияр Мөҗәһитович үзенә сукмак таптады. Алай булырга тиеш түгел, бергә эшләрбез», – диде министр.
Марат Җәббаровка «Мактаулы фермер» («Почетный фермер») исеме бирелде. Министр фермерларга яңа урынбасарын тәкъдим итте – Рөстәм Гайнуллов. Ул фермерларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре өчен җаваплы була.
«Фермерларның складларында 6 миллиард сумлык сатылмаган ашлык ята»
Былтыр рекордлы уңыш җыелды, ә аның яртысы әле дә сатылмаган.
Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров фермерларның складларында 6 миллиард сумлык сатылмаган ашлык булуын әйтте.
«2022 ел нәтиҗәләрен карасак, беренче тапкыр республикада 1,3 миллион тонна уңыш алдык. 6 миллиард сумлык уңыш фермерларның амбарларында кала. Ашлыкны сату белән булган проблемаларны республика хәл итәргә тиеш, дип саныйм. Бөртеклеләрне сату юлларын тизрәк тапсак, язгы кыр эшләренә әзерләнү җиңелрәк булыр», – диде ул.
Ул Марат Җәббаровтан фермерларга бирелә торган грант ярдәмен арттыруны сорады. «Россия һәм Татарстан тәкъдим иткән ярдәм белән чагыштырганда, ихтыяҗ 4 тапкырга зуррак. Бу чара терлек баш санын арттырырга да ярдәм итәр иде», – диде ул.
Министр финанслар эзләргә әзер булуын әйтте, аның өчен алдан һәр проектны җентекләп өйрәнергә һәм кирәкле сумманы билгеләргә кирәк булачагын әйтте.
Ул грант алучылар да 5 елдан хуҗалыкларын ябып куйсалар, тагын терлек баш саны кими инде. Ничек тә грант алучылар гаепле була килеп чыга түгелме?
«Киләсе елларда мәдәният идарәсеннән дә имза сорый башларлар»
Аннан соң крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре чыгыш ясады. Яшел Үзән районыннан килгән Кадрия Лотфуллина кошчылык тармагында эшли. Үз чыгышында ул кошларны ашату өчен комбиазыкны Удмуртия, Марий Эл республикаларыннан кайтаруын әйтте. Комбиазык алуга 30 миллион сум китә.
«Хөрмәтле фермерлар, без 30 миллион сум югалттык. Фермер 30 миллион сумны читкә җибәрә. Капитал китә. Безнең комбиазык заводлары кайда?» – дип, фермерларга риторик сорау бирде ул.
Әлмәт районыннан килгән фермер Наил Рәфыйков субсидия алу өчен куйган көчләрен, документлар җыю өчен узган авыр юлларын сөйләде.
Субсидияләр 60ка 40 иде, хәзер 70кә 30 булды. Анысы сөендерә, әмма аны алыр өчен шундый күп рөхсәт, имза җыярга кирәк. Янгын сүндерүчеләре, башкалары… Әле керем дә артырга тиеш. Киләсе елларда инде мәдәният идарәсеннән дә имза сорый башларлар, – ди.
Ул абый минем янда утыра иде. Чыгышыннан соң килеп утыргач та: «Кычкырып сөйләдем бугай, чыны шулай бит, инде культура идарәсеннән дә «ул фермер сүгенәме, юкмы» дип рөхсәт аласы булыр», – диде.
«Сыер анализларына бәя 6 тапкыр артты»
Биектау районыннан Ленар Латыйповның роботлы фермаларын күпләр белә. Ул сыер анализлары турында сөйләде.
Без 13 ел дәвамында роботлы ферма төзедек. Башка төбәкләр гаилә фермаларына ярдәм күрсәтмәгәндә, Татарстан ярдәм өләште. Рәхмәт.
Күптән түгел 30 баш тана алдык. Алып кайттык, карантинга куйдык. Анализлар алдылар. Кичә счет җибәрделәр – 93 мең. Бер башка – 3100 сум. Бу бит анализ гына! 2019 елда ул бер башка 500 сумнан да әзрәк иде. Нәрсә булды? Сөт бәясе арттымы? Ит бәясе арттымы? Анализларга бәя 6 тапкыр артты. «Ник андый сумма?» – дип сорадык. «Сезгә югары класслы 3 белгеч барды», – диләр. Ул эшне бит 1 кеше дә башкара ала. Бу бит 1 сыерны 4 кеше сауган кебек. Сыерның һәр имчәген аерым кеше тартса, сөт артамы? Бәясе артамы? 6 кешене җибәрсәләр, 6000 түлисеме?
Без ияләнгән, Татарстан түрәләре безгә һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша. Без барыбыз да бер көймәдә бит. Татарстан халкы сыйфатлы продукт алырга тиеш.
Биектау районында 24 фермер хуҗалыгы сөт белән шөгыльләнә, 2022 елда субсидияне 8 хуҗалык алды, калганнар – юк. Әйе, кысалар бар, аларга туры килергә кирәк. Фермерның икътисад, юридик бүлеге юк бит, ул берүзе генә эшли. Ул – агроном, ветврач, зоотехник, электрик, тракторчы, шофер, комбайнер. Шул ук вакытта бер кочак документ җыярга кирәк һәм ул арта гына, – ди фермер.
«Ашлыкка бәя көтәбез»
Буа районы фермеры Фәнис Кадыйров үсемлекчелек тармагында эшли. Ул да уңышын сатып бетерә алмаган әле. Аның белән мин коридорда сөйләштем.
Игеннәрне бер өлешен саттык, бер өлеше әле амбарларда саклана. Аллага шөкер, сакларга урыныбыз бар. Бәя көтәбез. Бәя булмаса, җәй көне сатарга исәп. Уңышны җыю вакыты җиткәнче нинди бәя насыйп була, шулай сатасы була инде. Декабрь аенда 10 сум 50 тиеннән сатып калдык, ул вакытта бәя бар иде әле. Хәзер 8 сум 50 тиеннән алалар. Әлегә көтәбез, мөмкинлек бар, чөнки шикәр чөгендере дә үстерәбез.
Техникаларга килгәндә, запчастьләр белән авырлыклар юк, чөнки техника Россиянеке. Ел саен авырлыклар өстәлә, шуңа күрә бер ел запас белән эшләргә кирәк. Мин 2009 елдан эшлим, техникаларны вакытында алып калдык, шуңа сөенәм. Без эшләрбез, дөньялар тыныч булсын. Махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илткәндә дә үз өлешебезне кертәбез, – дип сөйләде ул.
Съезд утырышыннан соң, фермер «Авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше өчен» Терентий Семенович Мальцев исемендәге медаль белән бүләкләнде.
«Иген сатылмагач, планлаштырган техникаларны алып булмас»
Якында гына тагын бер абый киенеп тора иде. Ул да Буа районыннан булып чыкты. Дәнис Әхмәтҗанов та ашлык үстерә.
Быел игеннәрне сатып булмый шул. Бик әз өлешен генә көз көне 10-11 сумнан саттык. Хәзер 7-9 сум, 8 сумнан сораучылар да бар. 6 сумнан да сорыйлар. 12 тирәсе булсын иде ул. Узган елда 15-17 сумнан саттык. Ашламаларны алдык, әмма әлегә алып бетермәгән, ә аларга бәя бар! Иген сатылмагач, планлаштырган техникаларны алып булмас, ә техника кирәк. Запасларны кырып булса да, алабыз инде, – ди фермер.
Дәнис Әхмәтҗановка, Татарстанның агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше өчен, Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең мактау грамотасы бирелде.
Алексеевск районыннан Илшат Батталов 2008 елдан бодай белән арпа үстерә.
Иске трактор белән башлаган идек, хәзер техникалар бар. Ипинең бәясе булмагач, бик авыр. Складның яртысы сатылмаган әле. Бик кирәк булганда саттык, ә хәзер сораучы да юк. Бәя артмасмы, дип көтәбез инде. Запчастьләрне көздән үк әзерләп куйдым, ул эшләрне язга калдырмыйбыз, үзебезнең техниканы кулланам. Без чәчүгә чыгарга 100 процентка әзер, һава торышын көтәбез.
Илшат әфәндегә дә бүләк бирелде, ул Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хатын алды.
«Ветеринария препаратларына бәя нык артты»
Апас районы Иске Йомралы авылыннан килгән әтиле-уллы Мифтаховлар иген дә үстерә, нәселле ат һәм мөгезле эре терлек тота. Фермерлык эше башында торган әти кеше – Дәнис әфәндегә «Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Хуҗалыкны ул 20 елдан артык җитәкли. Улы Рушан бик шатланган иде. Рушан әфәнде: «Әти белән һәркөнне яшьләрне авылда калдыру юллары турында сөйләшәбез», –ди.
Эшче көчләр кирәк. Яшьләр, мәктәпне бетерүгә, шәһәргә китү ягын карый. Аларны авылга кайтару юллары бар. Булсын өчен генә түгел, ә тирәнтен уйланылган программа кабул ителергә тиеш. Анда булырга тиешле берничә критерийны әйтеп китә алам.
Беренчедән, яхшы хезмәт хакы булырга тиеш. Шәһәрдәге кебек яки аннан да югары булсын. Бу инде 35 меңнән дә ким булмаска тиеш.
Икенчедән, төпләнеп калыр өчен, яшьләргә яхшы йорт кирәк. Яхшы йорт ким дигәндә 2 бүлмәле булсын, барлык уңайлыклар белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Егетнең өйләнәсе дә бар бит. Авыл хуҗалыгын үстергәндә, кызлар да авылда калыр иде, яшьләр бер-берсен табар иде.
Өченчедән, авыл җирлегендә төпләнеп калган яшьләргә ут, су, газга түләү мәсьәләләрен карарга. Аларны киметү яки льготалы түләү мәсьәләсен күтәрергә кирәк.
Дүртенчесе – салым. Кешедә машина, бәрәңге бакчасы, гараж бар икән, салымны киметергә яки бөтенләй азат итәргә кирәк. Шулай иткәндә авылны саклап калып була. Фермерлар санын арттырырга кирәк, аларга төрле яклап ярдәм күрсәтергә кирәк. Бүген безгә кыен. Ашлыкка бәя юк, сөт бәясе түбән.
Ветеринария препаратларына бәя нык артты. Бер препаратны мисалга китерә алам. «Эпримек» дигән даруны яңа елга кадәр 750 сумнан ала идем. Ул ат һәм мөгезле эре терлек эчендәге суалчаннарны, паразитларны чыгару өчен кирәк. Яңа елдан соң 1300 сум булды. 2 тапкыр ук булмаса да, 40-45 процентка артты.
Бәяләр тәңгәл килми. Фермерлар, авыл хуҗалыгы җитештергән продукциягә бәяне көйләп була, ә нигә фермерга кирәкле әйберләрнең бәясен тоткарлап булмый? – дигән сорауга алар җавап таба алмый.
Мактаулы исемнәр
«Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә Чистай районыннан Рәфгать Нуруллин һәм Буа районыннан Мөршидә Идиатуллина да лаек булды.
«Атказанган фермер» дигән мактаулы исемгә Минзәлә районыннан Илгиз Зәгиев һәм Шамил Дәүләтов, Кукмара районыннан Лена Галиева лаек булды.
Фермерларга бик күп рәхмәт хатлары һәм мактаулы исемнәр бирелде. Хезмәт тиешенчә бәяләнергә тиеш. Авыл хуҗалыгы тармагына ярдәм күрсәтә торган банк директоры Ләлә Кудерметовага да «Мактаулы фермер» исеме бирелде.
Мин бик горурланам. Фермерларга финанс яктан ярдәм күрсәтә торган банк бүлеге җитәкчесе буларак, безнең хезмәткә зур бәя бирелүгә шатмын. Фермерлар безнең хезмәтне аңлый. Мин банкта 10 ел эшлим. Бу вакыт аралыгында фермерларда ярдәм итә алганмын дип уйлыйм. Банк хезмәткәре мактаулы фермер булсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген фермерларның үзләреннән сорарга кирәк, – диде Ләлә ханым.
Утырышта «Татарстанның гаилә фермерлары династиясе» бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләргә 100әр меңлек премияләр тапшырылды. Җиңүчеләр (хуҗалык җитәкчеләре): Валерий Сапеев (Аксубай районы), Марат Садыйков (Яңа Чишмә районы), Мәдинә Гыйлемханова (Балык Бистәсе районы), Рамил Фазуллин (Саба районы), Минталип Миңнеханов (Тукай районы). Котлыйбыз!