Фермер Рәфыйк Гыйльметдинов: «Россиядә бизнес яртылаш «мошеннический»га әйләнеп бара»
Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәфыйк Гыйльметдиновка былтыр 80 яшь тулды. Ул 35 елга якын авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән. Былтыр хәләл җефете белән алтын туйларын каршы алганнар. Бүген дә егетләр кебек Рәфыйк абый белән авыл хуҗалыгының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләштек.
Рәфыйк абый тормыш иптәше Гүзәл апа, уллары Рөстәм, киленнәре Алсу һәм оныклары белән бергә Биектау районы Ильино авылында яши. Кызлары Лилия һәм Гөлназ Казанда тормыш корган.
Без килгәндә өйдә өлкәннәр икәү генә иде. Кунакларны битлек киеп каршы алалар. Гүзәл апаның елмаюын да күрми калдым. Вакыты шундый… Шунысы да кызыклы кебек тоелды, капка төбенә килеп баскач та, моның келәсе кайда икән дип уйга калдым, ә анда домофон тоташкан икән. Казанга якын авылларда Казанчарак икән ул.
Бүлмәгә кереп утыргач, Гүзәл апа, иренә ишарәләп: «И-и-и-й, кичкә кадәр сөйләп утыра ала ул», — дип елмайды.
Бүлмәдәге «стенкада» алтын туйга багышланган фотолар. Диван почмагындагы киштәдә - оныкларыныкы. Бер почмактагы компьютер өстәлендә бер өем документлар.
Рәфыйк абыйның яше сиксәннән узган булса да, ул бүген дә үз крестьян-фермер хуҗалыгын алып бара. Әле бу көннәрдә еллык хисапны әзерләү белән мәшгуль. Барысын да хәтерли, төгәл фикерли, уйлары чуалмый. «Нәрсә әйтергә теләгән идем әле», — дип бер тапкыр дүрт секундка туктап алды да, дәвам итте. Декабрь аенда гына Рәфыйк абый җитди операция кичергән. Шуңа да карамастан, быел да икмәк үстерергә ниятләп тора. Хуҗалык эшендәге иң зур таянычы — оныгы. Читтән торып институтта укый үзе. Армиядә кайткан егет җәй көне дәү әтисенә ярдәм итә башлаган.
Рәфыйк абыйның балачагы сугыш елларына туры килгән. Ул вакыт турында ишетеп булса да күзаллыйбыз, әйе бит. Мәктәптә укыганда ук бригадир аны хисапчы итеп эшкә алган. «Шул вакытта ук Аллаһы Тәгалә эшләсәң, ризыклы булырсың дигән гыйбарәне башыма салгандыр. Шуннан эштән туктаганым булмады», — ди ул.
«Без ул вакытта күп акча эшләү ысулын таптык — продукцияне эшкәртеп сату»
Рәфыйк абый үзе хәзер инде булмаган Биләр районыннан. Институтны тәмамлагач, аны Биектау районында колхоз рәисе итеп билгелиләр. Таләпчән җитәкче булган ул. «Бервакыт минем өстән шикаять язганнар. Корреспондент килде. Халык арасында йөргәннән соң минем белән дә сөйләште. Мәкалә язды. Йортлар чиста, сарайлар тулы мал — нинди зарлану булырга мөмкин дип язган иде. Зирәк булган ул, менә исемен генә оныттым шул», — дип сөйләде әңгәмәдәшем.
Чыршы авылында җайлашып кына беткәч, өч ел ярымнан икенче зур хуҗалыкка күчерәләр. Икенче авылда йорт сала, унбер ел эшли дә, бюро карары килә — авыл хуҗалыгы идарәсенә җитәкче итеп куярга. Биш ел идарәне җитәкли. Аннан соң Рәфыйк абыйны Чернышевка авылындагы совхозга рәис итеп куялар. Анда эшләгән елларны ул аерым бер горурлык һәм шатлык катыш хисләр белән сөйләде.
Бик күп эшләр эшләнде, әле дә шатланам. Бер елны Минтимер Шәрипович белән очраштык. Аның авыл хуҗалыгы тармагында реформа буенча указы бар иде. Шуның буенча Чернышевка совхозында реформа ясадым. Ит, сөт җитештерә идек, шуларны эшкәртә башладык. Совхозда казылык цехы ясадым, сугым цехын да ачтык. Республикада да юк иде әле ул. Казылыкны чират торып алалар иде. Аннан соң сыр, каймак ясадык. Элеккеге совхозларда сәүдә юк иде, без сәүдә итә башладык. Машина Казанга барып туктый да, шунда сатабыз. Яз көне рассада, җәй көне дару үләннәрен саттык. Шуның белән бездә акча бик күп иде, мин эшчеләргә унөченче, ундүртенче хезмәт хакларын бирдем. Без ул вакытта күп акча эшләү ысулын таптык — продукцияне эшкәртеп сату.
Үзем мәңгелек түгел, пенсиягә чыгармын да совхоз дә бетәр, дип уйлап йөрдем. Үземнән соң нәрсә калдыра алам? Чернышевка — зур авыл, тик анда мәктәп тә, мәдәният йорты да юк. Балалар Биектауга йөреп укыды. Мәктәп ачу тәкъдимен халык та хуплады. Кыш көне барлыкка килгән фикердән беренче сентябрьгә мәктәп ачтык. Ул мәктәп, мәдәният йорты әле дә эшли. Мин пенсиягә чыккач, совхоз берничә ел эшләп газапланды да, бетте, — дип сөйләде ул.
«Җир хуҗасы Калифорниядә, Майамида гына»
2005 елларда тәҗрибәле җитәкче шул совхоз урынында үз хуҗалыгын ачып җибәрә.
Эш әйбәт барсын өчен, кешегә киртә куймаска кирәк. Безнең системаның җитешмәгән яклары бар — бер нәрсәне дә үз вакытында хәл итеп булмый. Хуҗалык ачтым, салым түлим, тик ул һавада эленеп тора, берни дә юк. Әкрен генә орлыклар алдым, техникасын… Тик дөнья әйләнеп тора, бер авырлык урынына бер җиңеллек килә. Авырлыкларга бирешмәдем.
Хәзер дөнья үзгәрде. Бүгенге көндә кемдер крестьян-фермер хуҗалыгын ачарга уйлый икән — җир дә ала алмый. Каты итеп әйткәндә, җир хуҗасы Калифорниядә, Майамида, ә эшче кеше монда. Эшләргә теләүче кешеләр бар әле, ә җир юк. Без шундый «тупикта» хәзер. 90нчы елларда законнары шулай язылган, аны безнекеләр язмаган. Россиядә чәчү җирләре күп, әмма чәчә алмыйбыз, хокукыбыз юк. Бөтен җирнең хуҗасы бар. Авыл хуҗалыгында реформа булырга тиеш. Җир чәчелми икән, анда ике метрлы чүп үләне үсә. Менә шундый күренешләр бар — Себер янды. Ни өчен? Җирләр чәчелә иде, авыл читендә чүп үләне үсеп утырмый иде.
Булсын, мәсәлән, шундый закон, өч елдан артык чәчмисең икән — җир синеке түгел. Аны яңадан алучылар, чәчүчеләр булачак. 90нчы елларда язылган бизнес кагыйдәләре ул вакыт өчен файдалы булган, әмма ул кагыйдәләр дә, без картайган кебек үк, искерә. Шулай булырга тиеш тә. Димәк яңа кагыйдәләр уйларга вакыт җитте. Шул кадәр чәчүлек җирләр белән без Африканы да, башка илләрне дә ашата алабыз. Бездә начар дип әйтмим, без тагын да муллык ясый алабыз. Реформа булырга тиеш, аны Мәскәүдәге җитәкчелек аңласын иде, — дип сөйләде ул.
Шул реформа булмый калса, авыл хуҗалыгы бетә дигән сүзме дип сорадым. «Алай дип кискен әйтмәс идем, ул бүген бара бит, әле кызыл сызыкка килеп җитмәдек», — ди ул.
«Авылларда яшел сызык билгеләргә кирәк»
Кызыл сызык дигәннән, әңгәмә барышында «яшел сызык» дигән төшенчә дә барлыкка килде. Анысы инде авылларның киләчәге турында борчылу иде.
Татар авылларын бетерү бер дә дөрес түгел. Теләсәк-теләмәсәк тә шуңа барабыз. Акчалы эш булдырырга кирәк. Авыл хуҗалыгына бер тиен кертмичә үзеннән үзе гөрләп торуын телибез, алай булмый. Авылларда яшел сызык билгеләргә кирәк — шуннан киметмәскә. Бүгенге көн девизы: «Иптәшләр, әйдәгез сыерларны сатмыйк». Күп кенә җыелышларда ишетергә туры килә. Әйдәгез, иптәшләр, сыерны бетермик — буш сүз генә бит. Татар гомер-гомергә сыер асраган. Әни тоткан бер сыер сөте аркасында исән калдык. Мин дә сыер сөтен тиенгә саттым, әмма кимсенмәдем.
Йөрәк елый, соңгы сыерлар бетеп бара, система шулай көйләнгән.
Тагын шундый әйбер бар: элек икмәкне элеваторга илтеп тапшыра идек, анда чистарталар, киптерәләр, складка салалар. Хәзер бер көннән шалтыраталар: икмәгеңне алып кит. Мин кая куям аны? Элеваторның мәйданнары сатылган икән. Элеватордан складларын аерырга ярамый иде. Безнең бизнес яртылаш «мошеннический» бизнеска әйләнеп бара. Гел акча эшләү турында гына уйларга ярамый. Ул — кеше хакына керү. Кеше хакына керергә ярамый. Икмәкне куярга урын булмагач, 14 сумлык икмәкне 10 сумга сатып җибәрәсе була инде.
Авылны ничек алып китәргә соң? Ул бары тик минем фикерем, ачуланмасыннар. Авыл хуҗалыгына «мә» дип акча биреп булмый, әлбәттә. Мәсәлән, шәһәрдә бик күп төзеш бара. Төзелә торган йортларның бер катын авылда төзетергә кирәк — бер йорт була. Йортны арендага бирергә. Аны алган кеше әйбәтләп эшли, биш сыерын асрый, сөтен сата икән — ун елдан соң йорт шул кешегә күчә. Анда кооператив оештырырга. Илдә акча күп, Аллага шөкер, тик авылга җибәрергә кирәк. Шәһәрдән кешеләр кайтачак, яшьләр дә рәхәтләнеп кайтачак. Яшьләр дә кайтачак. Рәхәтләнеп кайтачаклар.
Кооперативлар күп хәзер, әмма ул да акча алуга гына кайтып калмыймы икән, аларга күп акча бирелә. Ул акча урынына барып җитсә, әйбәт инде. Барысын да халыкка аңлашыла торган итеп, гади итеп эшләргә кирәк. Безнең җитәкчелек тырышмый димим, әмма эшләгән кешегә киртәләр бар әле
Бүгенге күренеш бер дә ошамый, шәхси хуҗалык та роботлаштырылган комплекслар да булырга тиеш. Комплексларның да йомшак ягы бар: берәр хәл була калса, ут бетсә дә, сыер савып булмый, — дип сөйләде ул.
«Әйбәт тормыш иптәшен табу — карта уены»
Рәфыйк абый гел «әни» дип сөйли. Аның әтисе 1943 елда сугышта үлеп калган. 20 еллап ул үз әтисенең каберен эзләгән. Сталинградта үлгән, дигән хәбәр булган. Анда барганнар - исемлектә фамилия юк. Эзләнә торгач, Ленинградта вафат булуы билгеле булган. Каберен дә, беренчел документларын да тапканнар, тик дөньяны чолгап алган чир генә әтисе каберенә юлда киртә булып тора. Бу турыда күз яшьләре аша сөйләде Рәфыйк абый.
Гүзәл апа белән героем Казанда танышкан икән. Чернышевка совхозында эшләгәндә Рәфыйк абыйга Казанда бер бүлмә биргәннәр.
«Минем апам бар, аңа 91 яшь инде. Ул вакытта Бауман урамында яши иде. Мин аның янына барып йөрдем. Аның күршесендә бер әби яши иде. Шул әбидә бер кыз-бала яши. Шунда танышып киттек. „Казанда яшәмибез, авылга кайтабыз“, — дидем. „Юк. Казанда“, — дип каршы чыкты. Бераз авылда торыйк әле, миңа премияләр булачак, дип алып кайттым. Бер-бер артлы эш киткәч карчыгым Казанга китүне онытты. Мине кая гына күчермәделәр, бөтен җирдә йорт салдым», — дип сөйләде ул.
Рәфыйк абый органик, хәләл продукция җитештерү яклы. Хәләл ризык куллануны озак яшәүнең бер сере ди ул.
«Мин диета сакларга тырышам. Яшьрәк чакта тарта идем инде. Кыш көне ташлап тора идем. Санаторийга баргач, тәмәкене өстәл өстенә алып куя идем дә, күз шуңа канәгать булып тора. Яз көне кыр эшләре башлангач тагын тарта идем. Эчү ягына килгәндә, бер тапкыр да артыгын эчмәдем. Аннан соң — режим. Менә балалар режимны боза, төрле вакытта ашарга утыралар. Алай ярамый. Кичке җидегә кадәр ашарга кирәк, төнлә организм ял итәргә тиеш. Боткалар ашыйм, иртән эремчек ашыйм.
Тормышның иң зур нәтиҗәсе нәрсә дигәндә, ул намазны әйтте. Рәфыйк абый намазның файдасы турында китап язарга да тели, оныкларын да намазка өйрәткән.
Хезмәтләре өчен Рәфыйк Гыйльметдиновка орден һәм медальләр бирелгән. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медале белән бүләкләнәчәге турында газетада хәбәр чыккан, бу көннәрдә шуны көтеп тора.
Гүзәл апа: «Аптыратып бетергәндер инде, озак сөйли ала әле ул», — дип керде. Ул арада Гүзәл ападан да озак еллар бергә яшәү серен сорадым. «Бик әйбәт кеше булды ул — сере шунда. Әйбәт кешене табуы бик авыр. Авыр вакыт та була, түзем булырга кирәк. Әйбәт тормыш иптәшен табу — карта уены кебек ул. Олыгаеп өйләнешсәк тә, оныкларны да үстерәбез. Мин кияүгә чыкканда утызны узган идем инде. Ул миннән берничә яшькә кечерәк. Өч бала, сигез онык үстердек», — дип елмайды ул.
Искиткеч инде, шулкадәр хезмәт куйганнар, бүген дә гөрләшеп алтын туйларын каршы алганнар…
Галерея: Авыл хуҗалыгы ветераны Рәфыйк Гыйльметдинов белән очрашудан фоторепортаж