Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фермер Мәдинә Гыйлемханова: «Укыган булсам, кем генә булмас идем»

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында яшәүче Мәдинә Гыйлемханова сигез ел терлекчелек белән шөгыльләнә. Хатын-кыз өчен гадәти булмаган бу эшкә ничек тотынган ул? Фермер үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

news_top_970_100
Фермер Мәдинә Гыйлемханова: «Укыган булсам, кем генә булмас идем»
Владимир Васильев

Кызыл кирпечтән төзелгән өй эченә узып, исәнләшүгә, Мәдинә ханым елмаеп каршы алды, зал бүлмәсенә уздык. Почмаклы зур диванда кечкенә бала уйнап утыра, ул да ятсынмыйча гына елмаеп куйды. «Минем онык та бар, уртанчы улым гаиләсе белән бергә яшибез», — диде Мәдинә Гыйлемханова.


Галерея: Мәдинә Гыйлемханова белән очрашу

Мәдинә апа ничек фермерлык тармагына кереп киткәнен сөйләде:

Әни дә гомер буе сыер савучы иде, әти дә ферма тирәсендә йөрде — шул күңелгә кергәндер. Яңа Арыш мәктәбен тәмамлагач, хисапчы булырга теләгән идем. Казанга укырга бардым да, әллә нидән гайрәтем чигеп, укуны ташлап авылга кайттым. Әни дә: «Эш бетмәгән, әнә, ферма бар!» — диде. Фермада сыер савучы булып эшли башладым.

Тормышка чыктым, иптәшем белән мәктәптә сигез ел бергә укыган идек. Үзем унынчы сыйныфка кадәр укыдым, ул безнең Соңгы кыңгырау бәйрәменә килеп, мине озата кайтты да йөреп киттек. Балалар туганнан соң ипи фабрикасында эшләдем, аннан тире тапшырдым, сөт җыйдым.

Үзебезгә берәр кәсеп булдырырга теләдек тә, җирле үзидарәгә барып, берәр программада катнаша алабызмы, дип белештем, уңай җавап булды. Теләктән кала башка әйбер юк иде ул вакытта.

Беренче 500 мең сумлык грантны откач, күңеле канатланып киткән аның:

Аннары зуррак программаларда катнашу теләге белән яна башладым. Тагын биш миллион сум грант отып, җир алдык, ферма төзедек, маллар алдык. Мин, хатын-кыз булып та, ялан кырда ферма салып куйдым, аны барлык ир-ат та эшли алмый әле, — ди Мәдинә Гыйлемханова. — Аллаһы Тәгалә юлны күрсәтеп торды, без эшләп тордык. Башлаган эшемне: «Булдырырга, кеше көлдермәскә кирәк», — дип дәртләнеп эшләдем.

«Балалар безнең эшне дәвам итсеннәр иде»

Курыкмыйча башласаң, бөтен эшне башкарырга мөмкин: көчле булырга, кешеләр белән уртак тел таба белергә, үзеңне кыерсыттырып тормаска кирәк. Мин бөтенесенә дә җитешәм: бизәнеп тә кайтам, керфекне дә үстерәм, тырнакны да ясатмыйча тормыйм. Фермерлык эшеннән беркайчан да күңелем кайтмады, һәрвакыт ышаныч белән йөрдем. Башка фермерлар да булыштылар.

Иремә дә җир алыр өчен, тагын бер грант отарга теләк бар әле. Яңа трактор да алыр идек. Хәзер «сиксән икеле» трактор сукалый, «егерме бер дә егерме икелене» алыр идек. Бөтен кирәкле детальне үзем алып кайтам, белмәгәнен кулыма тотып барам, — ди фермер.

Ферма эшендә Мәдинә апага тормыш иптәше Әнәс һәм өч малайлары булыша. Олы уллары Илфрүз Казанда «Тасма» заводында эшли. Уртанчы уллары Фирдүс грант отып, үз фермасын төзегән, төпчеге Дилүс юристка укый икән.

Олы малай укырга киткәндә: «Киттең — кайтмыйсың, укып бетермәсәң, иманың алам», — дип җибәрдем. Укулары үзләре өчен. Әнкәй мине дә шулай җибәргән булса, укыган булыр идем дә кем генә булмас идем. Шул вакытта укымавыма гына үкенәм, — ди әңгәмәдәшем. — Балалар да без башлаган эшне дәвам итсәләр иде дип телим, хезмәтебез дәвамлы булсын иде.

Шуннан Мәдинә ханым дипломнарын күрсәтергә тотынды. «Ел хатын-кызы, Ел ир-аты» бәйгесендә «Хатын-кыз бизнес-леди» номинациясендә җиңеп чыккан икән. «Бик кызык вакыт булды, бөтен гаилә белән хисләнеп йөрдек», — дип өч ел элек әлеге конкурста катнашуын исенә төшерде ул.

«Сыерлар фотога матур итеп төшәргә өйрәнеп беттеләр»

Чәй эчкәннән соң, фермага юл тоттык. Мәдинә апа җилдертеп кенә «Хундай Тусан» машинасында алып барып куйды. Юлда очраган кешеләр дә, тәрәзәдән күреп калучылар да аңа кул болгадылар.

Ферма авылга керү юлында, читтәрәк тора, ялан кырда торгызылган өч бина. Килеп туктагач та, сикерә-сикерә, зур кара эт каршы алды безне. Ферма эченә уздык, уң як рәттә савым сыерлары тезелеп киткән, сул як рәт башында кечкенә бозаулар йөри, эчтәрәк тагын сыерлар.

Мәдинә ханым сыерларын сыйпап кына тора: «Сыерлар инде фотога матур итеп төшәргә өйрәнеп беттеләр», — ди.

Хәзерге вакытта Гыйлемхановалар уллары белән бергә ике гаиләгә 160 баш мал тота. Мәдинә ханым алда җәелеп киткән кырларга күрсәтеп: «Бу кырлар барысы да безнеке», — диде.

Зур үрләргә ирешкән Мәдинә ханым үзендә сакланып калган гадилек һәм дөньяга позитив карашы белән бик рухландыра. Яшьләрдә фермерлык эшенә мәхәббәт уята алырлык хатын-кыз ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100