Фермер Дамир Шакирҗанов: «Без халык өчен эшләргә тырышабыз, ә халык читтә эшли»
Арча районы Көтек авылында яшәүче Дамир Шакирҗанов - буш урында ферма булдырган кеше. Ул тормыш иптәше Нурзилә ханым белән райондагы беренче гаилә фермасын эшләтеп җибәргән. Үз көчләре белән башланган эшкә дәүләт тарафыннан да ярдәм булган.
Шакирҗановлар фермасы торгызылган җирдә элек сарык фермалары булган, ә сыерлар белән шөгыльләнүчеләр гомумән булмаган. Сарык фермаларыннан соң калган буш җирлектә алар үз хуҗалыкларын булдыру өчен тырыша башлыйлар. Алар беренче булып районда гаилә фермасын булдыралар. Терлекчелек эше кош-корттан башланып киткән.
«Казык кагып, юктан башланган эш бу»
2007 елда алар өч көнлек 105 каз бәбкәсе сатып алалар. «Мин аларны өф-өф итеп кенә үстердем, күл дә ясаган идек алар өчен. Соңыннан, ыслаган казларны сатып, ул акчага сөттән әле генә аерылган унбиш бозау сатып алдык. Аларның барысы да тана булган. Үстердек, сыерларны саудык, өйдәге бозауларны да алып килдек. Аннан тагын 15 бозау сатып алдык, алары да үсте. Сыерлар саны арта торды, хәзер инде йөз башка җиткердек.
Без техникасы, терлеге булган әзер ферманы сатып алган кешеләр түгел. Казык кагып, юктан башланган эш ул. Беренче ферма бинасын үз көчебез белән торгыздык. Башта сыерларны үзем сава идем.
Безнең инде хәзер 2007 елдан бирле кредит түләмичә торган юк. Берничәсе бергә чагышкан вакытлар да була, тик үзебезнең эшебез булгач рәхәт. Дүртенче яртыда торып эшкә киләбез. Без — кечкенәдән эш белән тәрбияләнеп үскән авыл балалары, эшебезнең нәтиҗәсе булгач, эшләве дә күңелле», — дип сөйләде Нурзилә Шакирҗанова.
Нурзилә ханым үзе укытучылыкка укыган булган, ә Дамир әфәнде белгечлеге буенча — телемастер. Алар инде 31 ел бергә гомер итәләр, ике бала үстергәннәр, оныклары бар. «Егерме бер еллык укыту стажын ташлап, Дамир абыегыз янына басып, аның белән бергә эшне тартып барам», — диде Нурзилә апа, ә Дамир абый: «Ике югары белеме булган сыер савучы ул», — дип елмаеп куйды.
2010 елда гаилә фермаларына ярдәм күрсәтү буенча программа чыккач, район башлыгы Шакирҗановларны шул программада катнашырга өндәгән. «Ул вакытта Алмас Әминович район башлыгы иде. Мин сыер савып утырганда, ул үзе килеп керде, шул программага керергә кушты. Шунда без гаилә фермасы буларак ярдәм алдык. 2008 елда беренче сыерларны сауган идек инде, үзлектән эшләп киткәнбез дияргә мөмкин. Ул программа чыгуга минем ничек сөенгәнне белсәгез! Без тагын да алга бара алабыз дигән сүз иде ул.
Арча районында фермерларга ярдәм көчле, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән һәрвакыт булышалар», — дип сөйләде Нурзилә ханым.
«Механика ягын белмәсәң, фермер була алмыйсың»
Эшли торгач, хуҗалыкта хайваннар саны арта. Хайваннарга яшәү урыннары кысан була башлагач, 2018 елда Шакирҗановлар, яңа сыерлар торагы төзү өчен, грантта катнашырга булалар.
«Грант алу өчен ел саен хайван башы саны, сөт, җирләр артырга тиеш, шул күрсәткечләрне карыйлар. Барысы да әйбәт булып, җиңеп чыктык. Безнең проект буенча 9 млн сум акча кирәк иде, аның 40 процентын, ягъни дүрт миллионын үзебез күтәрәбез, ә 60 процентын дәүләт бирде. Дүрт миллионны үзебезнең счетка җибәргәч кенә эш башлана. Ул вакытка инде проект әзер булырга тиеш, һәм шуннан баскычлап эш башлана. Йөз баш сыерны яңа бинага кертеп, дәүләткә мул сөт тапшырасы килде», — дип сөйләде Нурзилә ханым.
Грантка төзелгән бинага 2019 елда хайваннарны керткәннәр инде, хәзер сыер саву залларын җиһазландыру өстендә эшлиләр, аның өчен акча җитеп бетмәгән. Дамир Шакирҗанов сүзләренчә, сыер саву залы, суыткыч бүлмәсе булган ферманы төзү өчен унбиш миллион сум акча кирәк.
«Башта планлаштырылган әйбер әзрәк заманчарак эшләнелде. Иске аппаратлар белән генә эшләп була иде. Сыер саву залы, суыткыч бүлмәсе, персонал, ветеринар өчен бүлмә безнең проектта каралмаган иде. Алынган акча җитеп бетмәсә дә, бирелгәненә рәхмәт. Без грантны вакытында алып калдык. Хәзер 140 кешенең кырыгы алды, ә калганнары юк, чөнки финанслау юк», — дип сөйләде Дамир Шакирҗанов.
Фермерлар гаиләсе сыер саву залы булган заманча ферма төзү хыялын әкрен генә тормышка ашыралар. Унике аппарат бер үк вакытта сыерны савып торачак һәм ул сөт торба буйлап кына суыткыч бүлмәсенә агып китәчәк.
Шакирҗановларның уллары Надир да үз хуҗалыкларында эшли. Чәчү, урып-җыю эшләре аның карамагында. Фермадагы барлык хисап эшен Нурзилә ханым алып бара. Үзләре эшчән авыл кешеләре булгач, балаларын хезмәт сөючән итеп тәрбияли белгәннәр.
«Аллага шөкер, ир-атларыбызның механика ягыннан башлары бик әйбәт эшли. Механика ягын белмәсәң, фермер булу мөмкин түгел, чөнки фермерлыкта техника эшләтмәсәң, хайван белән генә беркая да бара алмыйсың. Хайванны яратмасаң, күзенә карап, нәрсәсе авыртканны белмәсәң, хайван янында эшләп тә торма. Эшне сөяргә кирәк, хайван асрауның бер кыенлыгы да юк», — ди Нурзилә Шакирҗанова.
«Без дәүләткә ышандык»
Сөт җитештерүчеләр Арчада сөт продукциясе сатыла торган нокта да ачып караганнар. Халыкка сөттән ясалган унсигез төрле продукция тәкъдим иткәннәр. Дамир Шакирҗанов фикеренчә, фермада эшли торып, сату эшен алып бару мөмкин түгел. «Мин я җитештерүче, я сатучы, тик миннән сатучы чыкмый, чөнки бер кешедән бер тиен акча ала алмыйм. Сөтне «Идел» хуҗалыгына алып китәләр. Майлылыгы 3,9 процент булган сөтнең бер килосын 25 сум 33 тиеннән алалар. Ул әйбәт бәя, тик ягулык та бер урында торса иде. Иң күп чыгым ягулыкка китә.
2012-2013 елларда бик иркен иде, анда ягулык белән сөт бәясе якынайган булгандыр. Ул елларда бик күп эш эшләнде. Без эшли башлаган вакытта ягулыкны 11 сумга алып була иде, сөт — 8 сум, ашлык бәясе 6 сум 50 тиен иде. Шул вакыттан ашлык тугыз сумга кадәр күтәрелде, ә ягулык 45 сумга җитте. Биш ел элек авыл хуҗалыгы бик көчле барды, хәзер әкрен генә кимеп бара.
Мин бүген баеп китмәдем, тик хәерче дә түгел. Складта ике елга җитәрлек ашлык бар, ул — минем байлык. Без дәүләткә ышандык, ярдәм күрсәтерләр, дигән өмет белән яшибез. Миңа эшләү проблема түгел. Без колхозчы булуыбыз белән горурланып йөрибез. Нигә горурланмаска? Минем бөтен әйберем дә бар. Шәһәрдә фатир бар, тик мин анда бер төн йоклый алмыйм. Нәрсәгә миңа шәһәр? Монда минем өем», — дип кулын җәеп күрсәтте Дамир Шакирҗанов.
Улллары Надир да әтисе белән бер фикердә. «Шәһәр кешесенең капка төбендә ул кадәр техника да юк, ишегалды да юк. Казанда фатир булса да, мин анда яши алмыйм, авылдагысы өчен борчылам. Авыл хуҗалыгында эшләгәндә иртәгесе көнне бүген планлаштыру авыр, иртүк планнар үзгәреп куя. Авылдан китәргә уйларым юк, гаиләм, балам белән авылда төпләнеп калдык», — ди ул.
«Эх, яңгыр яусын иде дип теләп утырабыз кайвакыт», — дип елмаеп куйды Дамир Шакирҗанов.
«Авыл халкының 80 проценты шабашка белән акча эшләргә тырыша»
Ферма җитәкчесе сүзләренчә, кадрлар белән проблема бар, эшчеләрне читтән эзләргә туры килә икән. «Якында гына аграр училище бар. Бүгенге көндә анда нинди белгечләрне әзерлиләрдер?! Анда теләп укыган кеше юк бугай, кешенең җирдә эшлисе килмидер. Балалар бакчасы белән бер алар», — дип сөйләде Дамир Шакирҗанов.
Нурзилә апа да анда укып чыккан студентларның хәзер икенчерәк, йомшаграк булуларын раслады. «Элек безгә практикага кайткан студентлар икенчерәк иде. Улым белән 5-6 егет кайткан иде безгә. Үзем көллияткә барып, кул куеп алып кайттым, җаваплылыкны үз өстебезгә алып. Барлык кәгазьләргә кул куйдырдык, тиешле эш киемнәрен бирдек, җидегә эшкә киләләр иде. Каты тоттык без аларны. Хәзер студентлар йомшаграк», — ди ул.
Эшче көчләр булмагач, хуҗалыкта кеше хезмәтеннән башка эшли торган техника кулланырга тырышалар, ягъни автоматлаштыралар. Биш кеше башкарган хезмәтне хәзер бер кеше дә башкара ала.
«Бүгенге көндә авыл халкының 80 проценты шабашка белән акча эшләргә тырыша. Ул җиңел эш: салым түлисе, җавап бирәсе юк. Барысы бергә чыгып китәләр, кесәгә биш йөз сум акча тыгып кайталар һәм шуңа канәгать булып яшиләр. Ул — авылда яшәгән файдасыз кешеләр. Ул беркем өчен дә җавап бирми, аңа авыл юлы, зират кирәк түгел. Без халык өчен эшләргә тырышабыз, ә халык читтә эшли», — ди Дамир әфәнде.
Галерея: Арча районындагы Дамир Закиҗан улы Шакирҗанов хуҗалыгыннан репортаж