Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фермерның җан авазы: «Авылда эшләүчеләр хезмәтен ничек шулай күралмаска мөмкин?!»

Авыл хуҗалыгын «рисклы өлкә» дип әйтәләр. Быел бу күренеш тулы көченә күренә. Былтыр ашлыкка бәя күтәрелгәч, игенчеләр әзрәк рухланып киткән иде. Быел бәяләр тагы аска тәгәрәде, ни буласын белмичә, төпсез коега караган кебек яшиләр. Акча амбарда бикләнеп ята. Фермерлар ашлыкны сата алмый. «Интертат» фермерның хәлен белеште.

news_top_970_100
Фермерның җан авазы: «Авылда эшләүчеләр хезмәтен ничек шулай күралмаска мөмкин?!»
Салават Камалетдинов

Кояшта таплар күбрәк булган саен, ашлыкка бәя түбәнрәк була икән. Бу фаразны 1801 елда Вильям Гершель дигән галим ачыклаган. Кояш активрак булган саен, үсемлекләр өчен һава шартлары әйбәтрәк була, шуңа уңыш та мулдан килә ди. Табигать законнарыннан соң икътисад законы эшкә алына да, барысын сызып ата – бәяләр аска тәгәри.

Ашлык бәясе 2 тапкыр төшсен өчен кояшта таплар күпмегә артты икән ул?

Узган ел Татарстан игенчеләре 5,2 миллион тонна бөртекле культура җыеп алды. Быел игенчеләр аны сата алмый. Апрель башында Татарстанда 2,1 миллион тонна ашлык булган, шуның 1 миллион тоннасы – элеваторларда. Урып-җыю эшләре башланганчы 1,3 млн тонна тотылып бетәчәк, 1 миллионы запас кала, дип фаразлаган иде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Көзен уңышны әле сатмый торырга, язга бәя күтәрелә, дигән киңәш-фаразлар да ишетергә туры килгән иде. Көздән дә булмаган бәя язын да күтәрелмәде. Иртә килгән яз кыр эшләрен тагын да тизләтте, аграрийлар эшне 2 атнага иртәрәк башлады. Ул эшләрне башкарырга акча кирәк, ә ул акча амбарда ята. Шуңа хуҗалык җитәкчеләре ашлыкны 7 сумнан да сатарга риза була. Интернеттагы сату мәйданнарында 6-10 сумнан тәкъдимнәр очрый. 1 тонна ашлыкка бер генә урынлы сан күрү дә күзгә ят тоела. Мондый бәяләр кайчан булган иде соңгы тапкыр?

«Авыл хуҗалыгы өчен бик авыр чор башланды»

«Эшләргә дәрт калмады...» – дип каршы алды мине авыл хуҗалыгында 30 елдан артык стажы булган Азат Әхмәтов. Мине очыртып китәрдәй җил булган бер көнне фермер янына Биектау районы Ямаширмә авылына барган идем. Авыл хуҗалыгы «җилләр» турында сөйләштек.

Азат әфәнде авылдашы Габделәхмәт Котдусов белән 90нчы еллар башында ук җир эшенә тотынган булган. Берсе – агроном, берсе – зоотехник. Бергә җир алганнар, чәчкәннәр, урганнар. 5 ел хезмәттәшлек иткәннән соң, аерым-аерым эшләргә булганнар. Шулай да, икесе дә авыл хуҗалыгында калган.

Хәзер фермерның 700 гектар җире бар, 400-450 гектарына бөртекле культуралар чәчә.

Ничек буласын аңлый торган түгел, авыл хуҗалыгы өчен бик авыр чор башланды. Ел саен үзгәреш, ул да яхшы якка түгел, гел киртәләр барлыкка килә. Киләсе ел әйбәтрәк булыр, дип өметләнеп эшлибез. Алай булмый. Без җитештергән продукция һәм ашлама, ягулык кебек кирәк әйберләрнең бәясе пропорциональ үсми. Былтыр ашлыкны 17-18 сумнан саттык. Ул ашлык быел да шул ук бит, анда да шул ук хезмәт кергән, тик 7 сумнан саттым. Элеваторда 100 тонна ашлык бар иде, шуны 7 сумнан җибәрдем. Кабул иткән, чистарткан, саклаган өчен, 100 меңнән артык акча күчерергә туры килде.

Бөтен нечкәлекләрен исәпкә алмыйча гына санаганда да, ашлыкның үзкыйммәте 7 сум 50 тиен тирәсе чыга. Мин үзкыйммәтеннән дә түбәнгә, үземә зыянга саттым. Бу хәлләрне исәпкә алганда, авыл хуҗалыгында нинди алга китеш булсын?! – ди ул.

Фермер инде хәзердән үк «Булачак уңышны кая куярмын», дигән сорау белән баш вата, чөнки склад тулы ашлык.

Ашлыкны сату белән бер елны да проблема булмады. Мин әле сату процессын үзем әкренәйтә идем. Хәзер үк сатып бетерсәм, акчасын тотып бетерермен, дип уйлап, әкрен генә сата идем. Быел склад тулы әле. Улымның 50 баш хайваны да аның кадәр ашамый бит инде. Җәйгә чыккач, кортлар чыгачак. Ул ашлыкны беркем дә алмый. Басуны ничек эшләп чыгарга, чәчәргә, дип уйлый алмыйм, башка сораулар белән баш ката. Башка елларда басуга чыгуга, бөтен күңелне, уйларны биреп эшли идек. Быел басудагы эшләрне менеп карарга вакыт юк. Бер сорау: ашлыкны кая куярга? Төрле җиргә шалтыратып карыйм – бөтенесенә дә бушка кирәк. 5 сумнан алабыз, диләр. Бу – адәм көлкесе бит инде, – ди хуҗалык җитәкчесе.

Амбарда яткан ашлыкка өметләр дә зурдан булган, тик яңа трактор быелга хыял гына булып калыр кебек. Фермер, язгы культураларны бөтенләй чәчми торыргамы, дип тә уйлаган булган. Былтыр эшкәртеп калдырган басуларны, анда кергән хезмәтне кызганган.

«Тирес астына да бетон җәяргә кушкач, бу хөкүмәтне бөтенләй аңлый алмыйм»

Фермерның улы әтисе юлын сайлаган. Ул 60лап үгез тота. Анда да бер авырлык өстенә икенчесе өстәлеп кенә тора.

Ул кечкенәдән минем эшләгәнне күрде, эшләп үсте. Башта: «Улым, эшлибез, әйбәт була, күрсәткечләр дә яхшы булачак, күрерсең», – дип дәртләндергән идем. Үзе дә янып тора иде. Хәзер сизәм: «Әти, без нәрсәгә дип эшлибез икән соң?» – дигән сүзләрне әйтеп куя. Без «холостойга» эшлибез. Бер урында йөгереп торган кеше кебек. Эшлибез, эшлибез, эшлибез, әмма бер урында таптанабыз, – ди ул.

Март аенда гына «тирес законы» кабул ителде. Аның буенча, тиресне җитештерүче аны үзенең милке дип саный ала, шул ук вакытта тиресне кырга чыгаруда чикләүләр дә каралган. Тиресне саклар өчен махсус урын булдыру мәсьәләсе дә фермерларның күңелен тырнап тора.

Хәзер инде басуга тиресне дә чыгарырга ярамый! Тирес саклый торган урыннар ясарга кирәк, диделәр бит инде. Без, басуны бетонлап, тирес саклар өчен урын әзерләргә мәҗбүр. Авылга иң якын дигән басу да 3 километр ераклыкта урнашкан. Тиресне анда кадәр чыгарыр өчен техникасы да, ягулыгы да кирәк бит. Шуның кадәр мәйданга бетон салырга хәлемнән килсә, мин склад яки техникага гараж ясаган булыр идем. Тирес астына да бетон җәяргә кушкач, бу хөкүмәтне бөтенләй аңлый алмыйм. Кая бара авыл хуҗалыгы?! Бу – бик авыр хәл. 200-300 баш терлек асраган фермерларга нишләргә кирәк? Шул мәсьәләләр белән баш каткан. Әлбәттә, тикшерерләр, штрафлар да булыр. Барысы да эшләгән кеше җилкәсенә ятачак. Бер елдан соң ул тиресне анализга бирергә кирәк булачак, аның өчен дә акча кирәк. Минем вакытым да, көчем җитми. Бу инде – терлекчелекне бетерү дигән сүз, – ди фермер.

«Авылда эшләүчеләр хезмәтен ничек шулай күралмаска мөмкин?»

Азат әфәнде бер ярсып, бер ачуланып, бер уфтанып сөйләде.

Мин хәзер перспектива күрмим. Бу система эшли торган кеше өчен ясалмаган. Моны ничек булса да туктатырга кирәк. Дәүләт бу чараларны контрольдә тоту максатыннан эшлидер. Әмма моның авыл хуҗалыгына файдасы юк, зыян гына килә, – ди.

Ул, быел эшен туктатучы фермерлар да күп булыр, дип фаразлады. Үзенең улын шулай ук мисал итеп китерде. Таяныч булырдай хуҗалык булмаганда, яшь фермер үзе генә ничек эшләсен? Аның фикеренчә, фермер «мин биреләм» дип, кулларын күтәрер хәлгә җитә.

Азат Әхмәтов сыерлар да тоткан булган. «Ярый бетергәнмен әле, дип, шатланып туя алмыйм», – ди. Аның сүзләренчә, сөт бәясе 18 сум булганда, терлек башы саны кимү – көтелмәгән хәл түгел.

Улыгыз: «Әти, мин эшне туктатам», дисә, каршы килмисезме?

Юк, каршы килмим. Мондый система белән авыл хуҗалыгының киләчәге юк. Аларга: «Эшләгез инде», – дип әйтергә телем әйләнми. Алар бит дусларының башка җирдә акча эшләгәнен күрә. Авыл хуҗалыгын кискен генә бетереп атып булмый, шуңа кеше үзе, кулын күтәреп, мин эшли алмыйм дип, ташларлык дәрәҗәгә китерергә телиләрме? Авылда эшләүчеләр хезмәтен ничек шулай күралмаска мөмкин? – дип аптырый фермер.

Бу хәлләрдән чыгу юлына килгәндә, бу хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш, дип саный фермер. «Кемдер: «Туктагыз әле, без нишлибез соң?!» – дип әйтеп туктамасалар... Бу дөрес түгел. Авыл хуҗалыгы алга китсен, дисәләр, мондый киртәләр булырга тиеш түгел, – ди ул.

Азат әфәнде сүзләренчә, уңыш гектарыннан 20 центнердан артмаса, ашлыкның кадере була. Ул 2 елны чагыштырып күрсәтте. Былтыр гектардан 36шар центнер алганнар, нәтиҗәдә – бәя юк. Аннан алда ашлыкның уңдырышлылыгы 16 центнер тирәсе булган, әмма ул әйбәт сатылган.

Министрлык тарафыннан бирелә торган субсидияләрне дә читтә калдырмадык. Биреләме соң, дим.

Субсидияләр безнең өчен юк диярлек, анда да бик күп бәхәсле сораулар туа. 10 ел элек система башка иде. Менә минем 400 гектар җир бар, ди, шул 400 гектарга ашлама бирделәр. Хәзер ашламаны алай бирмиләр. Бер өлешен үзең сатып алырга тиеш, өстәвенә, чәчүлек орлыклар да элиталы булырга тиеш. Мин үземнең орлык белән субсидия ала алмыйм, чөнки документы юк. Мин үзем өчен һәрхәлдә начар орлык чәчмим бит инде. Минем орлык уңышны күбрәк бирсә дә, алып кайтканны чәчәм, чөнки документлы ашлык кирәк, – ди фермер.

Ашлыкка бәя төшү аграрийлар өчен рәхәткә булмаса да, кулланучыга начар түгел. Бәя арзан булу халык өчен бик начар да түгел үзе. «Хәзер хайван тотучы да калмады, тавык кына инде. Халык сатып алган әйбер безнең өчен сизелми дә. Ул ике-өч капчыктан берни үзгәрми», – ди әңгәмәдәшем.

«Барысы да авылдан чыккан кешеләр кебек, аңлыйлар да кебек. Юк инде...»

Азат әфәнде белән без цехта сөйләшеп утырдык. Яңа пешеп чыккан өчпочмак исе килеп тора. Авылда бәләкәй генә цех ачып җибәргәннәр. Башта ипи генә пешергәннәр, хәзер пилмәннәр ясыйлар, заказга пирог, тортлар ясыйлар, ә җомга көнне өчпочмаклар пешә. Җомга көнне очрашкан идек. Пешерүче ханым: «Өчпочмаклар суынмасын иде инде», – дип борчылып, берничә тапкыр бүлмә ишеге төбенә килеп китте. Өчпочмакларны авыл кибетенә илтергә кирәк иде. Бу ханым җитәкченең тормыш иптәше булып чыкты. Валентина ханым һәм тагын 2 апа 45 өчпочмак пешереп куйган. Көненә уртача 15 килограм пилмән ясыйлар.

Валентина һәм Азат Әхмәтовлар өч бала үстерә: Рузилә, Рүзәл һәм Адель. Ике олы баланың үскәнен күрмәдем дә, ди әти кеше, чөнки эшне башлап җибәргән вакытлар булган. Кече малайларына әти игътибары күбрәк эләккән.

Борчулы, киртәле авыл хуҗалыгы хезмәте сәламәтлеккә дә йогынты ясамый калмаган. «Соңгы 5 елда кеше янында булганда үз-үземне тотышта үзгәрешләр барын сизәм. Тиз кабынып китәм. Түрәләр «бу – ак түгел, кара» дип ышандырырга тырышканда, кабынып китәм. Ничек шулай инде? Барысы да авылдан чыккан кешеләр кебек, аңлыйлар да кебек. Юк инде...» – ди җитәкче.

Азат абый өчпочмакларны кибеткә илтергә ашыкты. Суынмасын иде.

«Авыл туризмы – тотрыклырак өлкә»

Тәвә кошлары тотучы Габделәхмәт Котдусов янына да кереп чыктык. Аның да мәш килеп хайваннарын урамга чыгарып йөргән чагы иде. Анда адым саен кызыклы җан ияләре. 2010 елда туризм тармагын сайлаганга, ул ашлыкны ничек сатыйм, дип баш ватмый. Аның улы да фермер. 200 гектарга якын җирләре бар. Ашлыкны үзләренең хайваннары «урнаштырып» тора. Фермер былтыр фацелия чәчкән булган, әле бер килограм да сатылмады, ди. Орлыгы 200 сум булган, хәзер 50 сумга калган, ди.

Мин 1979 елда әти белән комбайнда ярдәмче булып эшли башладым. Шул гомердән бирле авыл хуҗалыгы калкавыч кебек бер урында тора: чума, күтәрелә. Монда өелеп акча да керми, ач та калмыйсың. Авыл хуҗалыгы шулай бара инде безнең.

Быел бәяләр төшү бик начар инде. 2010 елда, авыл хуҗалыгыннан зур табыш алып булмаганга, туризм юлына бастым. Төп керем туризмнан керә. Бигрәк тә соңгы 3-4 елда сизелә. Туризм – тотрыклырак өлкә. Май – бөтен хуҗалыклар өчен чыгым ае, ә миңа кеше килә башлый, чөнки сезон ачыла, – дип сөйләде дә хайваннар янына ашыкты.

  • Былтыр Россиядә 153,8 миллион тонна уңыш җыелуын да искәртергә кирәктер. Бөтен үтүктән «бу – рекорд» дип кычкырдык. Россия чәчү сезонына якынча 30 миллион тонна запас белән керде, бу узган еллардан якынча 1,5 тапкырга күбрәк, дип билгеләнә. Киләсе елда Россиядә җыелган уңыш 123 миллион тонна булырга мөмкин, дип фаразлана. Монда Россиягә кушылган яңа территорияләр дә исәпкә алынган. Башта ук, яңа территорияләр кушылу нәтиҗәсендә уңыш 5 миллион тоннага арта ала, дигән фараз бар иде.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100