Фердинанд Сәлахов 70 яшьлеген каршылаган кичә: «Хушыгыз, диясе килми, очрашыйк, дим»
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында 2026 елның беренче юбилей кичәсе – Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлаховка 70 яшь тулуга багышланган, «70 һөнәр иясе» дип исемләнгән концерт гөрләде. «Интертат» бәйрәм тамашасыннан репортаж тәкъдим итә.
Бәйрәм яллары, буранлы көн булуга карамастан, дәүләт филармониясе концертлар залы шыгрым тулган. Залга матур-матур чәчкәләр, бүләкләр тоткан ханымнар һәм түбәтәй, костюм кигән ир-атлар агыла. Моның сәбәбе бер генә – халык яраткан җырчысын тыңларга, моңланырга, зәвыклы концерт карарга килгән. Без бәйрәм концертын кичен – инде икенчесен карадык, көндез исә Фердинанд Сәлахов бер тапкыр тугры тамашачысы каршында имтихан тотарга өлгергән иде.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бәйрәм кичәсен Айзилә Батырханова һәм Татарстанның халык артисты Фәнис Кәлимуллин алып барды. Алар, тамашачылар белән бергәләп, Фердинанд абыйның тормыш юлын барлады, аның төрле һөнәрләре белән таныштырды, концерт бит юкка гына «70 һөнәр иясе» дип исемләнмәгән! Фердинанд абыйның һөнәрләре дөрестән дә бик күп икән, моңа концертка килгән һәрбер тамашачы да инангандыр.
Татар эстрада сәнгатенә ярты гасырдан артык хезмәт итүче Фердинанд Сәлахов дигән феноменны саннар һәм фактлар белән аңлатып карыйк әле: СССР заманында телевидениедә легендар дикторлар гына хөкемлек иткән чорда – җырчылардан беренче алып баручы! «Татарстан – Яңа гасыр» каналындагы «Башваткыч» тапшыруының бүгенге көндә беренче һәм бердәнбер җиңүчесе! «Әйтәсе сүзем бар» китабы һәм 7 CD диск авторы, 37 илдә гастрольдә булып, татар җырын дөньяга танытучы! Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров белән 30 ел бергә эшләгән бердәнбер җырчы. Аның репертуарында 500дән артык җыр бар! Аларның күбесе – татар классик композиторлары әсәрләре һәм онытылып барган катлаулы халык җырлары, – дип тезеп китте алып баручылар. Искиткеч бит!
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Концертка килгән тамашачылар Фердинанд абыйның «Башваткыч» тапшыруында автомобиль отуын да белде. Бу факт миңа аеруча да кызык тоелды. Мин кечкенә чакта әлеге тапшыруны караганда, катнашучыларга һәрвакыт: «Әйдәгез инде, «суперуенны» да уйнап карагыз, курыкмагыз», – дип теләп тора идем, һәм әлеге дәрәҗәдә берәү дә уйнарга җөрьәт итмәгәч, ул автомобильне отып булмыйдыр инде, дип уйлый идем. Талантлы кеше бар яктан да талантлы була, дип юкка гына әйтмиләр, Фердинанд абыйга әлеге әйтем дә 100 процент туры килә!
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Һөнәр иясе дигәндә, Фердинанд абыйның бик зәвыклы стилист булуын да әйтеп үтәсе килә. Концертта аның һәрбер костюмы җырларга, сәхнәгә туры китереп сайланган иде – зәвыклы, гармонияле, затлы. Һәрбер образга туры китереп, аерым аксессуарлар да сайланган, алар кабатланмый. Яшь җырчыларга чит ил башкаручыларыннан түгел, ә менә нәкъ Фердинанд абый кебек затлы җырчылардан үрнәк алырга кирәктер. Кайбер яшьләргә «күз салыгыз, бер генә дә үкенмәссез» диясе килә.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Моны кичәне алып баручылар да билгеләп үтте:
Мин аны Париж, Милан, Нью-Йорк подиумнарын яулаучы беренче татар модельеры итеп тә күрәм. Үзенең һәр чыгышына берсеннән-берсе затлы матур костюмнар тегеп, татар җырчысының йөзен, өлгесен булдырган бердәнбер җырчы ул! – дип искәртте Айзилә Батырханова.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Җитез генә 70кә килеп җиткән. 80не дә шулай сикереп кенә узарга насыйп булсын»
Кичәне тере музыка белән «Мирас» инструменталь ансамбле тәэмин итте, Фердинанд Сәлахов яшь җырчылар белән дуэтлар башкарды, бик күп популяр җырлар, халык көйләре, онытылып барган җырлар яңгырады. Юбилей кичәсен Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов, җырчы Сиринә Зәйнетдинова, Алинә Кәримова, Зәринә Хәсәншина һәм Алмаз Хөсәенов бизәде. Аларның барысының да иҗат юллары Фердинанд Сәлахов белән бәйле икән.
Фердинанд абый сәхнәдә тәүге адымнарымны ясаганда янымда булды, мин аңа бик рәхмәтле. Шушы матур бинада, филармониядә беренче концертларымда кунак буларак катнашкан иде. Үзенең моңлы җырлары белән генә түгел, миңа карата ихтирамы, җылылыгы белән күңелемне күтәрде. Матур теләкләр теләп зур юлга озаткан иде. Ул – искиткеч шәхес, киң күңелле, киң йөрәкле кеше. Сәхнәдә күреп торасыз, ул яши, алга таба да шулай булсын, – дип котлау сүзләрен җиткерде җырчы Сиринә Зәйнетдинова.
Фердинанд абый белән кичә генә беренче чирканчык алган кебек. Инде ул да җитез генә 70кә килеп җиткән. 80не дә шулай сикереп кенә узарга насыйп булсын. Безне сөендереп, бергә-бергә иҗат итәргә, сөенеп яшәргә язсын, – дип теләде Рәсим Низамов.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Кичә барышында Фердинанад абыйга бихисап котлаулар яңгырады. Аны якташлары, иҗатташ дуслары, җитәкчелек һәм коллегалары котлады. Беренче булып сәхнәгә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин күтәрелде. Сәламләүдән соң ул Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның котлау хатын укыды.
Фото: © Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте, Ольга Акимичева
«Апаслылар өчен халык артисты Фердинанд Сәлахов гомер буе Фердинанд абый булды»
Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты, Апас районы якташлык җәмгыяте рәисе Марат Нуриев:
Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов гомер буе безнең өчен Фердинанд абый булды. Фердинанд абый, сезнең белән Апас районы, Татарстаныбыз халкы, бөтен Россия буенча сибелеп яшәүче барлык татарлар горурлана, алар сезне көтеп яши. Чөнки сез татар моңын, җырын Россиянең барлык ерак төбәкләренә, анда гына түгел, чит илгә дә алып барасыз. Якташлык җәмгыятенә килгәндә, берлегебез инде 30 ел ныклап эшли, сез – әйдәп баручы, абруйлы шәхесебез, без – Фердинанд абыйны тыңлап, ул кушканны эшләп кенә йөрүчеләр. Без шуны күреп, үрнәк алып үстек. Хәзер әлеге эшебезне дәвам итәбез. Фердинанд абый – бик оста оештыручы да, ул барлык эшне җиренә җиткереп башкара, берәр хәл килеп чыкса, һәрвакыт аңа мөрәҗәгать итәбез, – диде ул.
Апас муниципаль районы Мәдәният идарәсе җитәкчесе Рөстәм Минһаҗиев район башлыгының котлау сүзләрен ирештерде, ул Фердинанд Сәлаховка «Апас районының мактаулы гражданины» исеме бирелүен әйтте һәм таныклык тапшырды.
Апас сезне һәрчак көтә. Әлеге концертны да без Апаста көтәбез, – диде ул.
Фото: © Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте, Ольга Акимичева
«Без бүген көне буе концерт куябыз, ул көне буе – шул бер Фердинанд абый концерты
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе исеменнән җырчыны филармония директоры Кадим Нуруллин котлады, ул Фердинанд Сәлаховка «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены тапшырылачагы турында хәбәр итте.
Без бүген көне буе концерт куябыз, ул көне буе – шул бер Фердинанд абый концерты. Бу – безнең икенче концертыбыз, көндез әлеге сәхнәдә бер тапкыр Фердинанд абый имтиханын тотты инде. Күз алдыгызга китерегез әле: 70 яшьтә тере тавышка шуның хәтле җырларга мөмкинме?! Монда бер генә сүз дә «плюс»ка түгел, бары тик тере тавыш.
2026 елда, Аллаһы теләсә, аны Казан Кремлендә Рәисебездән «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены – Татарстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге көтеп ята һәм филармониядән – саллы премия! Фердинанд абый, исән-сау, озын гомерле булыгыз! – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Татарстанның халык артисты, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов исә котлавында яшьлек елларын искә алды, алар Фердинанд абый белән балачактан таныш икән.
Фердинанд энекәш! Без танышканда, Фердинандка 11, миңа 12 яшь иде. Без кечкенәдән иҗатта булдык, бергә җырлар яздыра идек. Шул көннән нинди генә авырлыклар очраса да, ни генә булса да, барлык килгән сынауларны җиңеп, ул бүген сезнең каршыгызда басып тора. Аллаһы Тәгалә бит сынап кына тора, төрле чаклар булды, Фердинанд һәрвакыт үзе булып кала белде, алга таба да шулай булсын, – дип теләде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Хушыгыз, диясе килми, очрашыйк, дим»
Концерт Фердинанд Сәлахов башкаруында «Яшисе дә әле яшисе» җыры белән тәмамланды. Котлаулар белән бергә үрелеп барган җырлы кичә 3 сәгатьтән артык дәвам итсә дә, бер мизгелдә үтеп киткән кебек булды. Концерт ахырында төп сүзне бәйрәм хуҗасы үзе – Фердинанд абый алды:
Чиксез зур рәхмәт. Сезнең һәрберегез – минем йөрәгемдә. Хушыгыз, диясе килми, очрашыйк, дим. Булганыгыз өчен рәхмәт, без – тамашачы булганда гына бәхетле! Тамашачының бәхете булганда, тамашачы елмайганда. Сез – безгә иҗатта, сәхнәдә, гомумән Җир йөзендә яшәргә ярдәм итә торган һәм шифа булган затлар. Һәрвакыт бергә булыйк, – диде ул, барлык килүчеләргә рәхмәт белдереп.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов