news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Федерация Советындагы Татарстан депутатлары Президент атамасын яклап тавыш бирде

Тавыш биргән 150 депутатның дүртесе документка каршы чыккан.

news_top
Федерация Советындагы Татарстан депутатлары Президент атамасын яклап тавыш бирде
"Татар-информ" архивы

Федерация Советындагы Татарстан депутатлары Геннадий Емельянов һәм Ленар Сафин Клишас-Крашенинниковның «Ачык хакимиятнең гомуми принциплары турында» закон проектына каршы тавыш биргән.

Тавыш бирүнең нәтиҗәләре Россия парламентының Югары палатасы сайтында эленде.

Тавыш биргән 150 депутатның дүртесе «Президент» атамасын бетерүгә каршы чыккан. Геннадий Емельянов һәм Ленар Сафиннан кала, Хабаровск өлкәсеннән Сергей Безнадежных һәм Ксения Собчакның әнисе, Тыва республикасы депутаты Людмила Нарусова да документны кабул итүгә ризалык бирмәгән.

Югары палата документны бүген, 15 декабрьдә карады. Закон проектын хупладылар, аны имзага Россия Президенты Владимир Путинга тапшырачаклар.

Документ 2022 елның 1 июненнән үз көченә керергә тиеш.

  • Сигезе каршы, җидәү яклый: «Президент» атамасы өчен көрәш. Чиратта республикалармы?
  • «Президент»&«башлык»: Татарстан кайсы атамага лаек?
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар