Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Федераль эзләүдәге Илүсә Фәлахова бергә турлар саткан дус кызлары турында: «Аралашмыйбыз»

news_top_970_100
Федераль эзләүдәге Илүсә Фәлахова бергә турлар саткан дус кызлары турында: «Аралашмыйбыз»
Фото: социаль челтәрдән

Дубайга арзан бәядән юлламалар сатып туристларны алдаган, хәзер федераль эзләүдә булган блогер Илүсә Фәлахова-Миңнегалиева чит илдә бергә яшәгән дус кызлары турындагы сорауга җавап биргән.

«Сезнең дус кызларыгыз кая? Сез аерым яшисезме? Без нәрсәнедер белми калдыкмы?» – дип сораган блогерны карап баручыларның берсе.

«Без аерылып чыгып киткәнгә дүртенче ай китте. Алар белән аралашмыйбыз», – дип җавап биргән ул.

Илүсә ире Рушан һәм улы Алим белән аерым бер фатирда яшәве турында алдан да хәбәр иткән иде.

«Утка-суга керерлек дусларым бар. Шуңа күрә минем бер тамчы шигем дә юк, борчылмыйм да. Дубайга безнең белән 20 кеше күченә», – дип саубуллашып киткән иде алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100