Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Федераль эзләүдәге Илнар Фәттахов Лондонда Яңа ел күренешләре белән хозурлана

news_top_970_100
Федераль эзләүдәге Илнар Фәттахов Лондонда Яңа ел күренешләре белән хозурлана

Актаныш районының элеккеге башлыгы, элеккеге мәгариф министры Энгель Фәттаховның улы Илнар Фәттаховны федераль эзләүгә бирүләрен хәбәр иткән идек. Илнар Фәттаховны Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгәндә зур күләмдә акча үзләштерүдә гаеплиләр. Ул бу вазифада чакта район башлыгы Фаил Камаев булган. Камаев бер төркем җитәкчеләргә каршы күрсәтмә биргән иде.

Энгель Фәттаховны май аенда кулга алдылар. Көч структуралары версиясе буенча, ул бер төзелеш оешмасыннан 20 миллион алган, йортын төзекләндергән. Алмашка төзелеш оешмасын контрактлар белән тәэмин иткән. Илнарны октябрь-ноябрьдә тикшерә башладылар – ул җир кишәрлекләре белән бәйле эшләрдә карала.

Хәзер ул хатыны Лилия (блогер, стилист) һәм баласы белән Лондонда матур фотоларга төшә, бүләкләр сатып ала, матурлыкка хозурланып йөри. Боларның барысын да социаль челтәрдә күрсәтеп баралар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100