Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гыйлем бирү – бездән»: Алсу Фазлыева ураза төркемендә челтәрле бизнес товары рекламалый

news_top_970_100
«Гыйлем бирү – бездән»: Алсу Фазлыева ураза төркемендә челтәрле бизнес товары рекламалый
социаль челтәрләр

Рамазан ае башланыр алдыннан ватсаптагы төрле төркемнәрдә челтәрле бизнес белән шөгыльләнүчеләр ачкан уразага әзерләнү һәм аны җиңел үткәрергә өйрәтә торган чатларга чакырулар таралган иде.

Мондый төркемнәр, гадәттә, халыкны тагын да ныграк дингә тарту, ураза тотканда бер-береңә ярдәм итү максатыннан, ягъни изге нияттән ясала. Ләкин кайберәүләр фикеренчә, мондый төркемнәр булдыруның башка сәбәпләре дә бар. Чакыру сылтамалары килгән төркемнәрдә уразада барлыкка килгән мондый чатларны «сетевиклар» соңыннан башка максатларда, ягъни үз товарларын сату өчен кулланалар, дигән фикерләр дә укырга туры килде.

Ураза тотарга өйрәткән вакытта челтәрле бизнес товарларын тәкъдим итү яки дини мәгълүмат алу нияте белән төркемгә килгән кешеләргә үз продукцияңне сату дөресме? «Интертат» дин әһелләренең һәм шушындый күренешләр белән очрашкан журналист Гөлназ Мөхәммәднең бу турыда нәрсә уйлавын белеште.

Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Әнсар хәзрәт Мифтахов сүзләренчә, дини максатларда ачылган төркемнәрдә бизнес ясый башлаулары – кешенең нияте башка булган дигән сүз. «Кеше төркемне дөрес туклану, авызны дөрес ачу, дин буенча килеп туган сорауларны чишү өчен төзи икән – бу хәерле. «Бу төркемне төзим дә, кабат аны бизнесымны алга җибәрү өчен тотам» дип төзесә, дөрес булмый», – диде ул.

Туган авылым мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин әйтүенчә, кешегә савабы ниятенә карап бирелә. «Әгәр дә нияте изге икән, төркем төзегән кешегә савабы була. Әгәр дә нияте акча эшләү, сату-алу итү икән – ул кешене Аллаһы Тәгалә савапсыз калдырыр».

Бу турыда нәрсә уйлавын белергә теләп, ураза тотуга кагылышлы төркемнәр алып баруда катнашкан Азат Фазлыевка да шалтыраткан идек. Моңа кадәр «Интертат» та челтәрле бизнес турында язмалар чыгуны ошатмау сәбәпле, ул безгә телефон аша комментарий бирмәячәген һәм бары тик шәхсән очрашып һәм адвокат белән генә җавап бирәчәген әйтте. Җырчының тәкъдиме белән ризалаштык – ул әйткән урынга киләчәгебезне әйттек, соравыбызны алдан язмача да юлладык. Әмма ул сорауларыбызга да җавап бирмәде, очрашу урынын да билгеләмәде. Соңрак моның сәбәбен ачыкладык – алар үзләре шушындый эш белән мәшгуль, ахры.

Алсу һәм Азат Фазлыевларның уразага кагылышлы 3 төркеме булуы билгеле. Без администраторлары Алсу белән Азат һәм дин вәкиле булган «Рамазан-2024» дигәнен күзәтеп барабыз. Моңа кадәр, чыннан да, әлеге чат уразага кагылышлы мөһим мәгълүмат, килгән сорауларга дин белгече – абыстай биргән җаваплардан гына тора иде. Кичә исә, тагын да «тулылана төште» – уразаны дөрес тотарга өйрәтү нияте белән ачылган төркемдә Алсу үз компанияләре продукциясен дә рекламалый башлады.

Алсу, иң башта, чатта тәртип урнаштырырга омтылды, анда утыручыларны бер-берсенә карата яхшы мөгамәләдә булырга өндәде. Чөнки кемнеңдер БАДларның «файдасы» хакында язган сүзләрен икенче берәү реклама дип кабул иткән һәм бу хакта чатта канәгатьсезлек белдергән.

«Дуслар, бу чатның тәртибен язган идем. Биредә бары тик позитив кәеф булырга тиеш. Матур сүзләр генә сөйләп, матур мөгамәләдә булып, изге эшләр генә эшлик. Кирәкмәгән картинкалар җибәреп, «хәерле иртә» сүзләрен барыбыз да яза башласак, күз алдына китерегез, монда нәрсә булачак? Шулай ук начар сүзләр әйтергә һич кенә дә ярамый. Ураза аенда сабыр булып, бер-беребезне аңлап, кирәкле материалны укып (кирәкмәгәнен укымасагыз да була, барысын да укырга дигән канун юк) матур итеп үткәрик. Бер-беребезгә каршы әйтмик, бу – уразаны боза, гаеп кенә бирә», – дип сөйли җырчы.

Алга таба Алсу БАДлар темасына күчә.

«Әгәр дә кемдер «Ом... -3», «Био...» (челтәрле сату продукцияләренең атамалары) эчәм, дип язган икән, димәк, нәтиҗә ала дигән сүз. Гомумән, минем үземнең дә био...га һәйкәл куясым килә. Аңа мин генә түгел, миллионлаган кеше һәйкәл куяр. Чөнки аңлыйсыз, беләсез, «Био...» – ковид чорында миллионлаган кешегә ярдәме тигән продукт. Ковидтан соң хәлсезләнеп, нык чирләгән кешеләргә көч бирде. Чөнки ул – җирнең «недр»ыннан, җирнең үзеннән алынган продукт һәм җир йөзендә аның аналогы да юк.

Һәм «Оме...» эчәм, дигәнне реклама итеп кабул итәсез икән, бу – бер дә дөрес әйбер түгел. Әгәр дә кеше бүлешә икән «Оме...» кулланганын, бу кеше сезгә дөньяга башка яктан карарга ярдәм итә. «Оме...» һәр кеше эчәргә тиеш, кечкенә чакта сез дә эчкәнсездер балык маен. Кемдер эчә дә аннары туктый. Балык мае кан тамырларын киңәйтә, ул кан басымнары булган кешеләр өчен нык файдалы. Ул баш эшчәнлеген арттыра. 70 яшьтә дә башыгыз эшләсен, кан басымыгыз тәртиптә булсын, дисәгез, «Оме...» эчәргә кирәк. Һәм, иң мөһиме – ул холестеринны төшерә. Кешедә яхшы холестерин бар, бар начар холестерин. «Оме...» начар холестеринны эретеп, кан аша чыгара. Шуңа да, әгәр сез дөньяви белем бирүне реклама дип кабул итеп утырасыз икән, бик нык ялгышасыз. Монда бирелгәннәрне өйрәнеп, үзегезгә белем өстәгез.

Ураза тоту – ул әле рухи яктан гына түгел, тышкы яктан да белем алу, сафлану һәм бер баскычка үсү, дигән сүз. Шуңа күрә «Оме...» да эчегез, җәмәгать. НЛныкын мин дә мактап үтәм. Чөнки ул океандагы, диңгездәге иң чиста районнардан алынган балыктан ясалган. Бар очсызрак, аптекадагы витаминнар. Аларның күбесен үлгән балыклардан ясыйлар. Ә безнең компаниянеке, точно әйтәм, суның иң чиста районыннан алынган балыклардан ясалган. Шуңа да ул уртача бәядә, кыйбат дип әйтмәс идем. Бу – реклама түгел, мин сезгә аз гына белем бирдем.

Кан басымы ул кан тамырлары тар булган, холестерин югары булган аркасында күтәрелә. Холестерин югары икән, кан басымы нык уйный. Шуңа да сезгә, аеруча да, «Оме...» эчәргә кирәк. Кемнәрнең кан басымы юк – ныгыту өчен. Балык маеның зыян китергәне юк. Реклама дип кабул итеп утырмагыз, өйрәнегез. Шулай файдалырак булыр. Минем үземнең дә элек игътибарга алганым юк иде, хәзер өйрәнәм, белем алам дип сөенеп, шатланып утырам. Шуңа күрә барыгызга да «добра». Матур итеп уразаларыгызны тотыгыз, витаминнар эчегез. «Оме...», «Магний» тыныч булыр өчен. Ураза ул – шулай ук стресс. Тыныч йоклар өчен магний кирәк. Шулай ук витамин Д3. Ул суставлар, чәч, тырнаклар, тән тиресе өчен кирәк.

Тагын бер кат әйтәм, реклама итеп кабул итмәгез. Яхшы, файдалы киңәш бирде Алсу, дип әйтәсе. Кулланасызмы, кулланмыйсызмы – анысы сезнең үзегезнең мәсьәлә. Гыйлем бирү бездән, кабул итәсезме, итмисезме – сездән», – дигән җырчы.

Ә сезнең, ураза тотарга өйрәнәм дип, мондый чатларга кереп, челтәрле бизнес продукциясенә тап булганыгыз бармы?

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 21 март 2024
    Исемсез
    Алсу белэн Азат куптэннэн НЛ продуктларын кеше алдап рекламалап сатып акча эшлилэр бит.Без диндэ дип,дингэ каршы тискэре монэсэбэт тудыралар.Динне АКЧА ЭШЛЭУ максатында,оятсыз рэвештэ куллану ЗУР ГОНАХ.Алсу ДОКТОР МЕДИЦИНСКИХ НАУК мэллэ.Курыкмыйча,ничек .рекламалый.БАДлары бик файдалы булгач,ни очен эти-энилэрен дэваламадылар.Теге доньяга китеп бардылар.АКЧАавыруы кагылган аларга,намус,вождан югалган.
  • 17 март 2024
    Исемсез
    Биосызда Аллама мен шокер уразамны ничэ еллар бик рэхэтлэнеп шатланып, жинел тотам. Дингэ ни катнашы бар боларнын биолары?Бисмилланны эйтеп ният чын кунеленнэн ният итсэн уразаны тоту куаныч кына бит ул, Аллакаем акча эшлэу максатында дин, ураза нын ни катнашы бар сон. Эшлэгез акчагызны динне кыстырмагыз зинхар. Курка курка тота алмам диеп уразага беркемдэ керми, тота алганчы тотар, безнен динебездэ ирексезлэу юк бит, Инша Аллах килэсе уразада тагын буддыра алганча тотар, ниткэн биолар эчеп ураза тоту ул? Булмаганны, экият, акча эшлэу максаты бу боларнын.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100