Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Фәхрине үтереп ташладылар»: Туксанынчы елгы яшьләр сәламе, яки Әлмәт театры кино төшерә

Хәбәрчебез татар театры тарихындагы беренче киноспектакль төшерү барышын күзәтте.

news_top_970_100
«Фәхрине үтереп ташладылар»: Туксанынчы елгы яшьләр сәламе, яки Әлмәт театры кино төшерә
фото: Рузилә Мөхәммәтова, Салават Камалетдинов

Әлмәт театры Казанда 4 көн буе кино төшерде. Әйе, театр. Әйе, кино. «Фәхрине үтереп ташладылар» – беренче татар киноспектакле. Киноспектакль – экрандагы видеорәтнең сәхнәдәге күренешләргә ярдәмгә килүе. Видеорәт дигәнебез видеоролик/клип кына түгел, кыска метражлы фильм дияргә була. Ягъни, 20 елдан соң очрашкан дусларның яшьлек хатирәләрен кино итеп карыйбыз.

Киноспектакль Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» романы буенча эшләнә. Режиссеры – Александр Далматов. Кинооператор – Казан дәүләт мәдәният институтында Салават Юзеев остаханәсендә белем алучы Ангола егете Карлос Оливейра. Рәссам – Сәлимә Аскарова (кино өлешендә).

Әсәр турында белешмә: Равил Сабыр 2021 елда «Интертат»ка биргән интервьюсында «...Минем сүзләрем, бәлки, шапырыну булып яңгырар, ләкин ул романга пиар өчен бер тиен дә кирәкми. Ул бөтен татар дөньясына болай да таралачак, мин аны «бомба» дип саныйм. Ул – дөньядагы иң шәп әсәр! Моңарчы беркемнең дә андый шәп әсәр язганы юк. Ул – гениаль әсәр. Мин аны шулай дип саныйм... Анда мәхәббәте дә, фәлсәфәсе дә бар. Үз бәясен алыр дип өметләнеп йөргән чагым», – дигән иде. Сүз «Фәхрине үтереп ташладылар» романы турында барган булып чыкты. Әлеге гениаль роман өчен 2022 елда Равил Сабыр Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының «Роман» номинациясендә III урын алды. Әсәр «Казан утлары»нда басылды, татар һәм рус телләрендә китап булып чыкты.

Әлмәт театрының бу спектакльгә алыну сәбәбен театр директоры Фәридә Исмәгыйлева аңлаткан иде: «Романның Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелгән ябык конкурста III урын алуы, әдәбият галимнәрендә, җәмәгатьчелектә һәм бездә яңалыгы, интригасы белән кызыксыну уятты. Әлбәттә, капма-каршы фикерләр дә юк түгел иде. Инде 8 ел Әлмәттә яшәүче драматургның юбилее якынлашу да безнең бу әсәргә алыну сәбәбе булды».

Шулай итеп, театр әлеге әсәргә алына. Режиссер сайлау – үзе бер тарих, һәм ул күпмедер дәрәҗәдә «Интертат»ка барып тоташа. Журналист һәм кинорежиссер Александр Далматов интервьюсында: «Күптән трилогия язу теләге бар. Беренче өлеше – минем студент елларына туры килгән, үзем белгән мохит турында. Татфак гөрли, журфак гөрли, университет тулы татар галимнәре... лифтларда татарча гына сөйләшәләр. «Студвесна»ларда татфак беренче урыннар ала. Бу – 2007-2012 еллар. Бервакыт, мәгарифтә милли компонент бетерелгәч, Искәндәр Гыйләҗевка ияреп, митингка чыктык. Бөтен татфак, журфак шунда иде. Кызыклы дөнья!.. Шуларны язасы килә. Аннары – шуннан соңгы еллар һәм хәзерге көн. Әсәр «Суверенитет балалары» дип аталачак. Мин хәзер шуның белән җенләнәм», – дигән иде.

Билгеле булганча, Равил Сабыр әсәрендә сүз «суверенитет яшьләре», ягъни, 90нчы елгы студентлар турында бара. Вакытлар төрле булса да, тематика бер. Шулай итеп, театр, тәвәккәлләп, экспериментка алына – яңа жанр, яңа режиссер, яңа рәссам, яңа оператор. Яшь команда бүген ир уртасы булып очрашкан кешеләрнең яшьлеген кино итеп төшерә.

Киноспектакльнең аннотациясе: «Әнигә әйтмәгез, үтерә ул мине!» Өч сабакташ – Галимҗан, Хамис, Илгизәр – чакыру хаты алу белән, шул сүзләрне искә төшерәләр. Университетны тәмамлап 20 ел узгач, алар иң яхшы кунакханәләрнең берсендә, люкс-номерда җыелалар. Тиздән бирегә Диләрә дә килә. Бу кызга яшь чакта барысы гашыйк булып йөргәннәр. Дүртесен дә «Шаяннар һәм тапкырлар клубы»нда уйнау гына түгел, фаҗигале хәл дә берләштерә. Берсендә студентларга урам шпанасы бәйләнә, сугыш китә, һөҗүм итүчеләрнең берсен, «Кипиш» кушаматлы яшүсмерне, пычак белән кадап үтерәләр. Тикшерү эше нигезендә КВН командасы капитаны Кадыйр гаепле дип табыла, гәрчә дуслар моның алай түгел икәнен бик яхшы белсә дә. Судтан соң болар очрашмый һәм менә, 20 ел узгач, элеккеге дусларны кемдер яңадан җыя.

Кинода шушы «Шаяннар һәм тапкырлар клубы»нда уйнау һәм яшьләрне берләштергән фаҗигале хәл» төшерелә.

Әсәрнең төп геройлары – 4 студент һәм 1 студентка: Кадыйр, Галимҗан, Хамис, Илгизәр һәм Диләрә. Егетләр хәтта мәңге дус калырга һәм милләт өчен хезмәт итәргә ант бирешәләр. Әмма хыяллар шулай булса да, тормыш башка юнәлештән китә: һәрберсенең үз юлы. Элеккеге дусларның бүгенгесе Әлмәт театры сәхнәсендә спектакль буларак күрсәтелсә, студентлар тормышын тамашачы сәхнәдәге экраннан караячак.

Кадыйр ролендә – Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт театрының йолдызы Динар Хөснетдинов. Киноспектакльдә ул төп герой булса да, без аны бары тик кинода гына күрәбез – әйе, монысы да «спойлер». Сүз уңаеннан, Динар Хөснетдинов – спектакльдә Александр Далматов белән бергә режиссер. Чөнки Динарның бу мәсьәләдә тәҗрибәсе шактый – быел гына «Киңәш кирәк» дип аталган спектакль чыгарды.

90нчы еллар студент тормышы атмосферасының кинога керүен миңа да күзәтергә туры килде. Фильм эпизодларын Казанда – Мәрҗани мәчете бүлмәләрендә, Кызыл Позиция урамында урнашкан КФУ тулай тораклары янында, Казанның Товарищеская урамындагы КНИТУ-КХТИ тулай торакларында, «Время» кафесында, Казанның әле дә совет чоры күренешләрен югалтмаган урамнарында төшерделәр.

Фильмның символик тәлинкәсе КФУ тулай тораклары артында автор Равил Сабыр катнашында ватылды. Дөрес, ул көнне 2 генә актер – Динар Хөснетдинов белән Фаил Сафиуллин гына катнашты. Аның каравы, Равил хәләл җефете Римма ханым белән килгән иде. Равилнең машинасы артистларга һәм команданың башка әгъзаларына кереп җылынырга да уңайлы булды. Бик салкын көн иде – юка кара пальто һәм юка кара эшләпә кигән Динар Хөснетдинов әле дә түзде.

«Без башладык! Без татар театры тарихында беренче фильм-спектакль ясыйбыз. Безнең 8 көн бергә эшлисе бар. Эш процессында арылган вакытлар да, хәтта, аңлашып бетмичә, үпкәләшеп алган моментлар да булырга мөмкин. Бернигә карамастан, иң мөһиме – без тамашачыга яхшы продукт тапшырырга тиеш», – диде проектның режиссеры Александр Далматов киноның беренче кадрлары алдыннан символик тәлкинкәне ватканда.

«Әсәрне язганда кемнедер күз алдында тотсаң да, персонажлар – әдәби геройлар. Аларның һәрберсендә күпмедер дәрәҗәдә мин үзем дә бардыр, бәлки. Кайчагында усал, кайчагында лидер буласың, кайчагында буйсынган булып кыланансың. Артистлар кинода һәм сәхнәдә уйнаган кебек, язучы, язганда, күңеленнән уйный», – диде, беренче кадрлар төшерелгәч, язучы Равил Сабыр.

Кадрга керерме-юкмы – язучыга үтеп баручы булып уйнарга да туры килгән, ди. Кадыйр белән Зөлмәт (Динар Хөснетдинов белән Фаил Сафиуллин) сөйләшеп торганда үтеп киткән, ди.

Аннары команда, җыелышып, Мәрҗани мәчетенә юл тотты. Мәчетнең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Кадыйрның студентлык чорыннан соңгы тормышын мәчет бинасындагы кабинетларда төшерергә рөхсәт иткән. Игътибар, «спойлер» – кинода без бары тик Кадыйрның гына алдагы тормышын гына күрә алабыз, башкаларның тормышы спектакльдә генә ачыкланачак.

Съемканың икенче һәм өченче көннәрендә команда көне буе КХТИ тулай торакларында эшләде. Командага тулай торакта 90нчы еллар атмосферасын торгызырга туры килде.

Менә бер эпизод: «Кадыйр, бер язучы белән очрашу оештыра идек. Әмирхан Еникиме, Аяз Гыйләҗевмы… оныттым. Мөхәммәт Мәһдиев бугай. Бер җырчы да килә. Вафирә Гыйззәтуллина», – ди комендант Кадыйрга. «Ә-ә-ә, ул «Ай былбылым»ны гениально җырлый», – ди студент. «Студентларның барысын да җыештырып алып килергә иде», – ди комендант. «Мин татфакта укымыйм бит». «Укымасаң соң?! Син әйтсәң, урыс философлары да кереп утырачак. Сөйләштекме?» Сезгә каршы килеп булмый инде. Вахтерга әйтегез – төннәрен мине кертә торган булсын», – ди Кадыйр.

Тарихи әсәргә тотынганда, галим-голәмә арасыннан консультант сорала, ә моннан 30 еллар элек булган тормышны күрсәткәнд, шул чорны күргән һәр кеше – консультант, әлбәттә. Ә инде 90нчы еллар студентларын уйнаган артистларны киендерү өчен режиссер белән рәссамның күпме кеше белән аралашканын һәм шул чор киемнәрен ничек җыюларын алар үзләре генә белә. Чөнки театрда булган киемнәр генә җитмәгән. Рәссам Сәлимә Аскарова киемнәр табыштыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерә.

Казанның бер кызыклы урыны – якшәмбе көнне Тинчурин скверында җәелгән базар да нык ярдәм иткән. Анда нумизматлар, китап сатучылар һәм гомумән иске-москы сатучылар җыела. Әйтик, иске акчаларны, 90нчы еллардагы катык шешәләрен, кырлы стаканнарны шуннан алып кайтканнар. Әйтик, буш кефир һәм сөт шешәсен 300 сумга сатып алганнар. «Пшеничная» һәм «Русская» аракы шешәләре – 600 сум. Буш шешәләр турында сүз бара. Кырлы стаканнар 70-100 сум. 3 сумлык 2 купюра – 30 сум. Кыскасы, 2 пыяла шешә алырлык акчага 3 сумлык 20 акча сатып алып була.

Киноспектакль режиссеры Александр Далматовның КНИТУ-КХТИга рәхмәте чиксез. Аның әйтүенчә, узган гасыр ахырыннан бирле КНИТУ-КХТИ татар телен үстерүгә һәм студентларны татарча укытуга уңай карый, шуңа күрә уку йортының, партнер буларак, уникаль милли проектка ярдәм итәргә алынуы гаҗәп түгел.

Кинокадрлар төшерү – шактый вакыт һәм урын сорый торган процесс. Аппаратура, чемодан-чемодан кием, кием үтүкләү, грим салу, чәч ясау, киенү-чишенү почмаклары булдырырга кирәк. Студентлар тормышы гөрләгән тулай торакта дубльләрне төшергән моментта тынычлыкны саклау да кирәк бит әле. Көне буе яңгырап торган «Тишина. Мотор!» сүзенә түзгән студентларга рәхмәт.

Кинода Кадыйрның һәм Илгизәрнең туган көннәре күренешләре дә бар. Кадыйрныкы тулай торакта үтсә, Илгизәрнекен үткәрергә егетләр кафега киләләр. Казанның Мәскәү районында урнашкан «Время» кафесында төрле чор торгызылган икән. Кафе көне буена бер бүлмәсен съемка командасына тапшырды. Ул чор студентының бәйрәм табыны – винегрет, колбаса, сыр инде. Шулай итеп егетләр 2 көн дәвамында өзлексез винегрет ашады да ашады. «Башка винегрет ашамам инде», – диде ярты көн тормыйча диярлек өстәл артында утырган Айрат Мифтахов. Ул Галимҗан ролендә.

Бүгенге студент бүлмәсен шул чорга яраклаштыру өчен дә шактый тырышылган. Студент егетләр бүлмәсендә ул вакытта стеналарга нинди постерлар эленгән, киштәләр нинди булган – барысын да шул вакыттагыча итәсе. «Егетләр бүлмәсендә бер нәрсә дә эленмәгән, буш стена иде. Чөнки общагада шәхси пространство юк. Бушлык. Үз өеңдә генә тегене-моны эләсең. Агач киштәләр, аларда сирәк-мирәк кенә китап әсәре, берничә дәфтәр. Сөлге ята. Эскәтерсез өстәлдә буш савытлар. Урындыкларның төрлесе төрлечә. Шкафның һичшиксез бер ишеге ватылган булырга тиеш», – дип аңлатты шул чор студентлары. Ишекне ватмасалар да эскәтерсез өстәлле тулай торак бүлмәсен тудырганнар – тагын бер кат институт һәм тулай торак җитәкчелегенә рәхмәт!

Әле кино күренешләрен тагын 3-4 көн төшерәсе калган. Команда ул өлешен Әлмәттә – урамда һәм театр эчендә төшерергә җыена. Болары массовкалы күренешләр – мәдәният йортында КВН һәм студентларга һөҗүм.

«Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектакленең премьерасы 22-23 мартта көтелә. Спектакль апрель аенда Равил Сабырның юбилей кичәсендә дә күрсәтеләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100