Фәүзия Бәйрәмова тормышында сөенечле вакыйга: «Мин аны үземнең тиңем дип таптым»
Бүген язучы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә никах укытуы хакында хәбәр итте. Язмасында тормыш иптәше белән дә кыскача таныштырып үтте. Фәүзия ханымны тормышындагы сөенечле вакыйга белән котлап, кыска гына әңгәмә корып алдык.
Фәүзия апа, сезне чын күңелдән котлыйбыз. Үзегезнең тормыш иптәшегез Хәсәен әфәнде Аймалетдинов белән таныштырып үтегез әле.
Иптәшем Нижгар якларыннан. Ул чынлап та Түбән Новгород өлкәсенең тарихын бик яхшы белә, моның белән күптән шөгыльләнә. Ул – белеме буенча төзүче, Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районында баш архитектор булып эшләгән. Хәзер ул лаеклы ялда булса да, татар тарихы, мишәр, авыллар тарихы, Нижгар тарихы белән дә шөгыльләнгән, материаллар җыйган. Аның бик зур китапханәсе, архивы бар.
Аның белән ничек, кая танышкан идегез? Шул хакта да сөйләгез әле.
Танышуыбыз 2018 елның апрелендә, Казанда төбәк тарихчылары җыелышында булды. Мин анда аңа игътибар да итмәгәнмен, чөнки минем янга сораулар белән бик күп тарихчылар килә иде. Ул да шулай ук миңа мөрәҗәгать итте. Минем эшчәнлегемне, Сахалин һәм башка төбәкләргә йөрүемне күзәтеп барган.
Миндә – милләт кайгысы, ир хатыны мин. Җәмил 2021 елның октябрендә үлеп китте, мин шуннан бирле ялгыз идем. Яңадан тормышка чыгармын, дигән уй башымда да булмады. Соңрак, миңа Җәмил кебек терәк, таяныч кирәк, дигән фикергә килдем. Милли рухлы, милли идеологияле, тарихны белгән, динле кеше кирәк иде миңа. Менә мин аны таптым, һәм без узган елның 28 ноябрендә никах укыттык. Тәвәккәлләдек.
Фәүзия апа, кабат ничек очраштыгыз соң?
Аңа Мәскәүдән репрессияләнгән, атылган муллаларның архивын кайтарганнар. Ул Кызыл Октябрь районы Әтәр авылында музей, мәдрәсә ачу идеяләре белән йөри. Авыл район үзәгеннән 2 км ераклыкта гына урнашкан. Архив кайткач, ул миңа мөрәҗәгать итте. Мин, килеп, архив белән таныштым, 13 авылда булдык, тарихны өйрәндек. Бер-беребезне якыннанрак белдек, шунда аның минем фикердәге кеше икәнен аңладым, миңа тиң кеше икән, дигән фикергә килдем. Шуннан никахка тәвәккәлләдек.
Архив бик бай. Аны өйрәнергә улым да ярдәм итте. Анда күбесе гарәп хәрефләрендә язылган иде. Шулай итеп, архивны тәртипкә салганда, үзебезнең тормыш та яңа юлга кереп китте.
Икегез дә бер юнәлештә эшләгәч, уртак проектларыгыз да бардыр?
Әйе, уртак проектларыбыз бар. Уртак эшләребез булмаса, гаилә тормышы да күңелсез булыр иде. Алар безне бер-беребезгә бәйләгәндер. Иптәшем музей, мәдрәсә ачарга җыена. Миңа да анда укытырга туры киләчәк. Тарих, әдәбият та укыта алам, бераз дин дәресләрен дә бирә алам.
Монда Түбән Новгород өлкәсендә мишәр авыллары бит. Барысы 34 авыл. Бик борынгы, бик тарихи авыллар бар. Дөрес, аларның һәрберсенең аерым-аерым тарихы язылган, әмма да ләкин гомумиләштерү юк. Алар Казан татарларыннан нәрсәсе белән аерыла, бу халыкның менталитеты нинди, мишәрләр нинди холыклы, руслар арасында ничек сакланып калганнар һәм башка сорауларга җавап табарга кирәк. Алар бик шәп торалар, бик гайрәтле халык, телләре сакланган. Шушы халыкның идеологиясен, фәлсәфәсен, менталитетын, милли холык һәм генофондын өйрәнү – безнең максат. Күчемхан нәселе яшәгән авылны да таптык монда. Мин зур мәкалә яздым. Ул «Туган як» Түбән Новгород татарлары газетасында чыга барды. Халык минем белән танышты. Шушы 3 ай эчендә мәктәп балалары әсәрләремнән өзекләр куйдылар, интервьюлар бирдем.
Бу хәбәрне интернетта чыгарганчы, халык белән танышу дәвам итте. Монда бу яңалыкны әйбәт, матур гына кабул иттеләр.
Фәүзия апа, сез хәзер кайда торасыз?
Мин хәзер Кызыл Октябрь районы Әтәр авылында. Бу әле 100 процент яңа урынга күчү булмас. Менә шул ике арада йөрербез: ул килер, мин барырмын. Хәзер юллар яхшы, Казан бик якынайды. Минем бит өйдә торганым юк. Сахалиннан башлап Котыпка хәтле, бөтен Себердә – мин бит гел юлда, шуңа күрә миңа өйдән чыгып китү һич проблема түгел. Мин бервакытта да өйгә ябышып ята торган кеше булмадым.
Хөсәен әфәнденең дә балалары бардыр. Бу яңалыкны балаларыгыз ничек кабул итте соң?
Хәсәеннең дә, минем дә балаларыбыз бар. Алар зур, аларның үз тормышлары. Улым миңа: «Әни, синең бәхетле булырга хакың бар», – ди. Алар да шундыйрак фикергә килерләр. Балалар башта андый әйберне бик яклап бетерә алмасалар да, аннан соң ризалашалар. Әле тискәре фикерләр ишетмәдек. Алар да риза булырлар, дип уйлыйм, әтиләренең дә бәхетле булырга хакы бар. Икебез бер юлда без, икебез дә диндә, намазлы. Икебездә татар тарихы өчен җанатып яшибез. Аллаһы Тәгалә тынычлык, гомер бирсен безгә эшләргә.
Сезнең никах укытуыгызны белүчеләр бар идеме соң?
Яңалыкны җәмәгатьчелеккә бүген чыгардым. Аны бик якын 5-6 кешем генә белде. Безне, эшләребез уртак булгач, бик еш бергә күргәлиләр инде, шуңа халыкка чыгарырга хәл иттек.
Миңа ышанычлы терәк, яклаучым кирәк. Ир-ат бөтенләй башка бит ул, шуңа күрә сайлап алынган юлдаш, үземнең тиңем дип таптым мин аны. Икебезнең көчне бергә кушып, шушы төбәкнең тарихын өйрәнеп, аны гомумиләштереп, яңа хезмәтләр язарга, дигән фикергә килдек. Шәхесләре, авыллары турында да. Аерым-аерым хезмәтләр бар, ә менә гомумиләштереп язылганнары юк.
Уртак якларыбыз бик күп. Табам, дип эзләсәң дә, мондый уртаклык булган кешене табып булмый. Бу – тәкъдир бит инде. Аллаһы Тәгаләдән язылган тәкъдир, язмыш дип кабул иттек тә, аңа каршы килмәдек.
Фәүзия апа, бик зур рәхмәт! Бәхетле озын гомер сезгә!