Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәүзия Бәйрәмова Хөсәен әфәнде белән никах укыткан

news_top_970_100
Фәүзия Бәйрәмова Хөсәен әфәнде белән никах укыткан
Фото: Фәүзия Бәйрәмованың фейсбуктагы сәхифәсеннән

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова никах укыткан. Ул бу хакта үзенең фейсбук сәхифәсендә хәбәр итеп, никахлы ире белән таныштырган.

«Кадерле дусларым! Минем тормышымда зур үзгәрешләр бар. Узган елның 28 ноябрендә без Хөсәен әфәнде Аймалетдинов белән никах укыттык. Никахыбызны Казанның Печән Базары мәчетендә Габдулла хәзрәт Галиуллин укыды. Аллаһ разый булсын!» – дип уртаклашкан Фәүзия Бәйрәмова.

Шулай ук иренең Нижгар ягыннан булуын да язган.

«Никахлы ирем Хөсәен Мансур улы Нижгардан, намазлы, төбәк тарихчысы. Тоткан юлыбыз, максатларыбыз уртак – милләтебезгә хезмәт итү. Халкыбыз өчен бергә-бергә зур эшләр башкарырга насыйп итсен!» – дигән Фәүзия Бәйрәмова.

Дуслары аларны бу сөенечле вакыйга белән котлаган. «Котлы булсын, Фәүзия апа! Шатмын сезнең өчен», «Тәбрик итәбез, Фәүзия ханым. Аллаһның рәхмәтендә булыгыз», «СөбхәнАллаһ, Фәүзия апа, котлы булсын. Бер-берегезгә таяныч булып, милләткә хезмәттә хәерле гомерләр насыйп булсын», – дигән матур теләкләр калдырганнар. Парны чит илләрдән дә котлап язучылар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100