Фәүзия Әхмәтшина: «Чигү, театр белән онытылырга тырышам, тормыш дәвам итә бит...»

Якутиядә Сабантуйда йөргәндә, Татарстан ишегалдындагы бер «өйдә» чигеп утыручы яшел күлмәкле апага күзем төште. Ул «йорт» эче дә тулысынча чигүле әйберләр белән бизәлгән: сөлгеләр, өстәл җәймәсе, мендәр тышы, карават җәймәсе, алъяпкычлар – һәммәсенә күңел җылысы салынган. Шулай итеп, Түбән Кама районы Каенлы авылыннан Фәүзия апа Әхмәтшина белән танышып киттем.
Фәүзия апа – Каенлы мәдәният йортында «Тамаша» халык театрының режиссеры. Буш вакыты булганда, ап-ак тукымага төсле бизәкләр чигә.
Татар бизәкләрен чигәргә яратам, – дип сүзен башлады Фәүзия апа елмаеп. – Яшь чакта күп чиктек. Аннары бу эш яңадан күңелемә кайтты. 2015 елдан тагын ныклап чигә башладым.
Кайда нинди бизәк күрәм – төшереп алам. Кайвакыт китап тышына күз төшә, кайвакыт берәр плакатта күрәм. Аннан соң, ул бизәкне ясыйм. Чигүле эшләрнең барысы да бәйрәмнәрдә кулланыла. Безне күргәзмәләргә чакыралар: Сабантуйларга, шәһәр көннәренә, башка чараларга. Үзебезнең мәдәният йортында да күргәзмәләр ясыйбыз, балаларга күрсәтәбез, аңлатабыз, сөйлибез.
Элек туйларда, егетләрне армиягә озатканда чигүле әйберләр гел кулланылды. Егетләрне озатканда кулъяулык чигә идек. Кызлар чиккән кулъяулыкларны бер-берсенә бәйләп, егетләрнең муеннарына салгач, ике яклап җиргә кадәр төшә. Шундый матур мизгелләр. Авыл егетләрен армиягә озатканнар әле дә истә. Ул вакытта һәр кыз чигә иде бит. Бу, үзенә күрә, бер милли йола булган. Ул кулъяулыклар егет белән армиядән кире әйләнеп кайта.
Бу йоланы кире кайтара алсак иде. Егетләр өчен армиягә барып кайту ул – горурлык. Ир бала Ватан сакчысы булып тәрбияләнергә тиеш, без аңа ышанабыз, өметләнәбез бит инде. Алдагы көннәрдә дә яшьләр шундый булсын, йолалар кайтсын, – дип искә алды ул яшьлек елларын.
Фәүзия апа үзе эштән соң, кичен чигәргә ярата. Шундый матур итеп, тәмләп сөйли ул бу шөгыле турында.
Кич тәрәзә төбенә утырам да әкрен генә чигеп утырам. Бер көнне әз генә, икенче көнне тагын әзрәк чигәм. Ул шундый рәхәт! Шундый тынычлык бирә, белсәгез иде. Төсләрен сайлап йөргәндә дә канатланып китәсең, тагын да чигәсе килә! Ә тукымага килгәндә, мин габардинга чигәм, ул 100 ел торса да бернишләми, ул саргаймый да, – ди оста ханым.
Фәүзия апа үзе 40 елдан артык Каенлы авылы мәдәният йорты директоры булып эшләгән. Ул – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Хәзер инде «рульне яшьләргә тапшырдым» дип елмая, ә үзе халык театрында режиссер булып эшли, белгечлеге буенча да халык театры режиссеры, Казан мәдәният институтында белем алган.
«2013 елда «халык театры» булдык. Аңа кадәр дә спектакльләр куйдык, хәзер инде елына 1 спектакль чыгарып торабыз, Аллаһка шөкер. Гадәттә март айларында чыгара идек, быел, чаралар шулай туры килеп, көзгә калды. Кешеләребез бар, Аллаһка шөкер. 7-8 кеше уйный торган спектакльләр куябыз. Күбрәк хатын-кыз рольләре булганны сайлыйбыз, ирләр белән авыррак, үзегез беләсез.
Спектакльләр белән Казанга барган да бар. Спектакльләребезне бик ошаталар, дипломнарыбыз да бар. Шулай бик актив эшләдек. Әле соңгы елларда бераз... картаеп киттекме шунда (көлә). Шундый хәлләр бездә, сеңлем», – ди ул.
Әңгәмәдәшем җырларга да ярата икән. «Авылыбызның сандугачы» дип әйтә торган кешеләр бар бит әле, Фәүзия апа да – шундый сандугач.
Көләч йөзле, ачык күңелле, шундый ягымлы Фәүзия апа белән яңа гына танышкан булсам да, мин аны көнкүрештә, сәхнәдә күз алдына китердем. Җитез, өлгер, тәвәккәл, тормышка гашыйк, гаилә җанлы, шул ук вакытта гөр китереп яши торган кеше кебек. Һәм сабыр, көчле рухлы. Әйе… Чөнки аның өлешенә бик ачы сынаулар туры килгән.
Үзем дә сизмәстән: «Тормыш иптәшегез белән хуҗалык алып барасыздыр, Фәүзия апа», – дим.
И үскәнем, бабайның үлгәненә 2 ел… Узган елда олы улым үлеп китте. 47 яшендә... Ирем дә, улым Салават та кисәк кенә үлеп киттеләр. Улым атасыннан соң 1 ел да яшәмәде. Баласы калды, киленем белән бергә эшлибез менә. Уйламаган җирдән, кисәк кенә… Чигүләр, театр белән онытылырга тырышам инде. Уйнаган буласың, көлгән буласың, тик... Яшәргә кирәк, нишлисең, тормыш дәвам итә бит.
Икенче улым Самат гаиләсе белән атна саен кайта. Алар белән мәш килеп яшим, – ди ул.
Фәүзия апа Әхмәтшинаның бу чигелгән эшләре бик күп еллар дәвамында бик күп кешене сокландырып торыр әле. Фәүзия апага бары тик шатлык-куанычлы хәбәрләр генә килеп торсын.