Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фатыйма Дәүләткилдееваның фаҗигале язмышы: «Монда кадеребез бетте, читтә кирәк идек»

Татар халкының гыйлем-мәгърифәт тарихына күз салсак, күпме талантлы шәхесләребезне, аларның милләтебез хакына кылган гамәлләрен белмичә инде онытыла язган шәхесләребез бик күп әле.

news_top_970_100
Фатыйма Дәүләткилдееваның фаҗигале язмышы: «Монда кадеребез бетте, читтә кирәк идек»

Әмма хәзерге буыннарның ул зыялыларыбызның азмы-күпме билгеле булганнарыннан да һаман ераклаша баруы, аларның гыйбрәтле язмышлары белән кызыксынмауларын белү тагын да аянычрак хәл икән.

Мин, ХIX йөз ахыры — ХХ йөз башында яшәгән һәм милләтебезгә игелекле гамәлләр күрсәткән хатын-кызларыбыз хакында уйлап, искә төшергәндә шундый фикергә киләм: нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәк тә, без алар янында бик кечкенә икәнбез, аларга безнең кул җитәрлек түгел икән. Намус, әхлак, сафлык, вөҗдан мәсьәләләрендә бигрәк тә.

Шундый бөек затларыбызның берсе — Фатыйма Дәүләткилдеева хакында язасым килде. Мәгариф өлкәсендә гел югары үрләргә омтылган, татар кызлары арасында беренчеләрдән булып фән дөньясына аяк баскан кыз ул.

1911 елда Казан университеты каршында ачылган Хатын-кызлар югары курсларына кабул ителгән документында аның хакында «Девлеткильдеева Фатыйма Сеид-Оскаровна — дочь князя, магометанского вероисповедания, родилась 18 апреля 1886 года» дип язылган. Алар Уфа өязенең (Башкортстанның хәзерге Благовар районы) Күгел (Марьино) авылында яшәгәннәр.

Дәүләткилдеевларның тарихта ХVI йөздән билгеле булуларын, Касыйм, Темников, Кадом өязләрендәге зур җирбиләүчеләрдән саналганлыкларын әйтеп үтсәк тә артык булмас төсле. Балаларын өйләндергәндә, кияүгә биргәндә күбрәк Еникеевлар, Кугушевлар белән аралашырга тырышканнар икән.

Фатыймага 8 яшь тулганда әтисе үлеп китә. Ни сәбәптәндер, әниләре Фатыйма белән бергә олы кызын да Уфада Хәйрия җәмгыяте оештырган приютка (ятим балалар йортына) бирә. Укуда искиткеч сәләтле тырыш кыз Уфада ачылган Мариинск (2 еллык), Казандагы Ряхина гимназияләрендә белем ала. Гимназияне тәмамлагач Уфа ир балалар гимназиясендә имтихан биреп, «Рус булмаган мәктәпләрдә укытучы булып эшли ала» дигән шаһәдәтнамә ала. Октябрьгә кадәр Рус милләтеннән булмаган укытучыларга рус мәктәпләрендә укытырга рөхсәт ителмәгән. Мондый рөхсәтне татар кызы Сара Шакулова 1913 елда Парижда Сорбонна университетын тәмамлап кайткач та ала алмаганы мәгълүм инде.

Гимназияләрдә иң яхшы укучылардан саналган Фатыйма шулай «дипломлы мөгаллимә» була. 1903 елда ул, кардәше Суфия Җантурина ачкан Килем авылындагы кызлар мәктәбендә рус теле һәм дөньяви фәннәр укыта башлый. Мәгарифне иман эше итеп санаган мөгәллимә биредә кызларга рус теле белән беррәттән татар, гарәп телләреннән дә, география, тарих, математика, табигать фәннәреннән дә укыта. Кызларга әдәплелек, кул эшләре, бакчачылык, йортны алып бару кебек иң кирәкле мәгълүматларны да бирә. Көнкүрештә йомшак мөгамәләле, тиз аралашучан, киң һәм кече күңелле Фатыйма бик тиз кыз балаларның иң сөекле укытучысына әйләнә. Бу вакытта аңа халыкның авыр тормыш-көнкүрешенең социаль һәм иҗтимагый сәбәпләре аңлауга байтак мөмкинлекләр ачыла. 1905 елдан соң сизелерлек җанланып киткән татар хатын-кызлар хәрәкәтенә нык якыная. Ул газета-журналларда Көнбатыш һәм рус хатын-кызларының тигез хокук өчен көрәшләре хакында язылган хәбәрләрне укый. Милләттәшләре арасында да шундый хәрәкәтне киңрәк җәелдерергә хыяллана. Үзенең дә тагын да зуррак белем аласы, хәтта фән өлкәсендә сынап карыйсы килә.

Ниһаять, ул — югарыда күрсәтеп үткәнчә, Казандагы Хатын-кызлар югары курслары студенткасы. Бу курсларның институт программасы буенча эшләгәне, укытучыларның да барысы да диярлек университет галимнәре булганы мәгълүм инде. Фатыйма тарих һәм иҗтимагый фәннәр төркеменә (факультетына) керә.

Уку түләүле. Уку өчен дә, яшәү өчен дә акча кирәк. Кечкенәдән үз көнен үзе күрергә өйрәнгән кыз Казанда кыз балалар өчен ачылган рус-татар башлангыч училищесында, Ләбибә Хөсәениянең кызлар мәктәбендә рус теле укыта. Тырышлыгына ис китәрлек. Эшли-эшли укуына карамастан, 1917 елда бик яхшы билгеләр белән тәмамлый ул югары уку йортын. Болар өстәвенә укыган елларда татар матбугатына мәкаләләр дә язып тора, җәмәгать эшләрендә, яшьләр түгәрәкләрендә ихластан катнаша. Февраль революциясеннән соң, татар тормышын айкап чыгарган вакыйгаларда ул инде сәяси өлгергән, иҗтимагый-социаль хәрәкәтне яхшы ук төшенгән кеше буларак катнаша.

Татар хатын-кызлар хәрәкәте тагын да киңрәк колач ала. Хәрәкәтнең иң актив эшлеклеләре (алар арасында Фатыйма да бар) киләчәктә үсеш, хәрәкәт юлларын билгеләү өчен корылтай уздыру хакында киңәшләшәләр. Корылтайны оешкан төстә үткәрү өчен «Мәркәз бюро» төзелә.

Бу эшчәнлек матур нәтиҗәгә китерә. 1917 елның 20 апрелендә тантаналы шартларда Казандагы «Новый клуб» бинасында Бөтенроссия мөслимәләренең беренче корылтае ачыла. Коралтайны «Мәркәз бюро» рәисе Хәдичә Ямашева-Таначева ачып җибәрә. Чиксез дулкынланган залга карап, ул үзе дә шул хисләрне зал белән бергә кичерә. Дулкынланмаслык та түгел бит. Тарихта беренче тапкыр татар хатын-кызлары ирекле рәвештә үзләренең киләчәк тормышлары хакында сөйләшергә җыелалар. Бу мәртәбәле корылтайга Россия, Кавказ, Кырым, Төркестан, Польша хатын-кызларыннан 71 делегат килә. "300дән артык хатын-кыз дөньяда күрелмәгән хәлне күрү, ишетү өчен килеп, баштан ахырга кадәр чын ихлас белән утырдылар», — дип яза «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Якуб Хәлили. Корылтайда хатын-кызларга кагылышлы күп кенә докладлар тыңланып, карарлар кабул ителгәч, алдагы көннәрдә эшне оешкан төстә алып бару өчен «Мөслимәләр җәмгыяте» төзелә. Фатыйма, әйткәнемчә, корылтайны оештыру эшендә, докладлар буенча фикер алышуларда катнаша.

Әмма ул бит укытучы. Мөгаллимнәрнең төрле оешмалары да корылтайларын уздыруны максат итеп куялар һәм үз араларыннан иң булдыклы, сәләтләре белән танылган мөгаллимнәрне корылтайга делегат итеп сайлыйлар да. Корылтайны оештыру, уздыру өчен зур тырышлыкларын куйган алдынгы фикер ияләре Әхмәтҗан Мостафин, Газиз Гөбәйдуллин, Исхак Рәхмәтуллин, Фатыйма Дәүләткилдеева, Гыйльмнур Нугайларны олы хөрмәт һәм зур рәхмәт сүзләре белән искә алыйк.

Бу корылтай шулай ук тарихта беренче мәртәбә, зур күтәренкелек шартларында, Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасында ачыла. (Әйтеп үтим, мәдрәсә бинасына бу хакта истәлек тактасы куелса, фидакарь мөгаллимнәребез рухына нинди матур хөрмәт билгесе булыр иде). Аңа Россиянең төрле почмакларыннан 100дән артык делегат килә, алардан тыш төрле газета-журналлардан тагын шулкадәр хәбәрчеләр җыела.

Корылтайны Казан мөгаллимнәре исеменнән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең уку-укыту бүлеге мөдире Әхмәтҗан Мостафин үзе ачып җибәрә, шунда ук үзе рәис итеп тә сайлана. Аның ярдәмчеләре һәм сәркатипләр итеп Исхак Рәхмәтуллин, Габдулла Ибраһимов (Шнаси), Сәлах Камал, Гыйльминур Нугай, Фатыйма Дәүләткилдеевалар күрсәтелә.

Корылтайның нинди матур, эшлекле шартларда үтүе хакында язып чыккан идем инде. Тик Бөтенроссия укытучыларының Газиз Гөбәйдуллин җитәкчелегендә «Мәркәз бюросы» сайлануын һәм анда да Фатыймабыз сайлануын күрсәтеп үтәсем килә. Нинди атаклы мөгаллимнәр — Габдулла Шнаси, Әхмәтҗан Мостафин, Мөхетдин Корбангалиевләр белән бергә бит (!)

Съезд (мөгаллимнәр үзләре шулай съезд дип атыйлар) 27 апрельгә кадәр дәвам итә һәм Мәскәүдә 1 майда ачылачак «гомуми мөселман» съездына вәкилләр сайлый. Алар арасында мөгаллимәләрдән дүрт кеше: Фатыйма Дәүләткилдеева, Мәрьям Мөштәриева, Мәрьям Морадимова һәм Гыйльминур Нугайлар бертавыштан күрсәтелә. Биредә һәм моннан соң үткәрелгән мөселманнарның барлык съездларында да катнаша Фатыйма. «Мәркәз бюро» әгъзасы буларак, мөгаллимнәрнең эш, тормыш шартларын үзгәртү эшенә кушыла. Алар тырышлыгы белән күп кенә төбәкләрдә мөгаллим-мөгаллимәләр өчен җәйге курслар ачыла. Укытучыларның икенче съездын үткәрүгә хәзерлек эшләре башлана. Анда да Фатыйма башлап йөрүчеләрдән. II съезд 1917 елның август аенда Казанда, хәзерге Ратуша бинасында үтә. Өченче съезд Октябрьдән соң 1918 елның маенда эшли. Аларда катнашучылар мөселман халыкларының мәгарифен яхшырту хакында мөһим карарлар кабул итеп, дәртләнеп эшкә тотынсалар да, Совет власте урнашуга өметләре дә, тормышлары да чәлпәрәмә килә.

1918 елның июнендә Фатыйма Уфага кайта һәм Зыя Камали (икетуган апасы Гайшәнең ире) җитәкләгән «Галия» мәдрәсәсендә ир балаларга рус теле, тарих, педагогика укыта башлый. Уфаны кызыллар алгач, мәдрәсә ир балалар мәктәбе итеп үзгәртелә, анда инде Фатыймага директор вазыйфалары йөкләтелә.

1919 елда Кече Башкортстан автономиясе төзелгәч, Фатыйма Дәүләткилдееваны аның башкаласы Эстәрлетамакка эшкә чакыралар. Ул Халык Мәгариф Комиссариатының фән бүлеген җитәкли. Әйтергә кирәк, Фатыйманың тырышлыгы белән тиз араларда архив идарәсе, этнография музее, тарихи һәйкәлләрне саклау идарәләре төзелә. Башкорт балалары өчен милли мәктәпләр төзү, уку әсбаплары булдыру да аның булышлыгы белән эшләнә. Моннан тыш, 1920 елның маенда ук Башкортстанның көньяк районнарында яшәүчеләрнең тормышын, тарихи үткәнен өйрәнү өчен иҗади экспедиция оештырыла. Ул да Фатыйма җитәкчелегендә үткәрелә. Борынгы курганнар ачыла, милли кием үрнәкләре җыела, җырлар, бәетләр язып алына.

1926 елдан Фатыйма — Казандагы СССРда яшәүче Көнчыгыш халыкларының этник һәм милли мәдәниятләре фәнни-тикшеренү институты аспиранты. Ул күптәнге хыялы — фән белән шөгыльләнүгә, фәнни ачышлар ясауга ирешкән дә кебек. Тик инде илдә вәзгыять үзгәргән. Илне индустрияләштерү, коллективлаштыру кебек үзгәрешләр башланган һәм зыялыларга һөҗүм башланган чор бит. 1930 елда ул Мәскәүдәге дәүләт үзәк этнография музее фәнни хезмәткәре булып эшли башлый. Төрки халыклар мәктәпләре өчен дәреслекләр, методик кулланмалар төзеп чыгаруда, милли кадрлар хәзерләүдә зур тырышлык күрсәтә. Хаклы рәвештә Мәскәүдә чыгарылган «Научные работники Москвы» исемле китапка исеме дә кертелә.

Ни кызганыч, милләтебезнең гүзәл энҗесе булырлык бу кадәр зур талантлы кызыбызның гомеренең соңгы елларындагы эшчәнлеген белә алмадым. Афәтле елларда ничек исән кала алды икән? Тик шунысы үкенечле, өлкән яшьләрдә ул үзенең милләтен башкорт дип күрсәтергә мәҗбүр була. Моның объектив сәбәпләре ачык инде. Шулай да, мондый хәл белән килешү авыр.

1920 елларда Татарстанда хатын-кызлар хәрәкәтенең күренекле җитәкчесе булган Зөһрә апа Баимбетова белән Мәскәүдә очрашкач, аның да үзен «башкорт» дип күрсәтүенең сәбәбен сораган идем. Ул болай дип әйтте: «И кызым, үз теләгебез белән язылдылар дип уйлама. Совет власте ныгыгач, Татарстаннан булдыклы, талантлы кешеләрне чит җирләргә күчерү башланды. Безнең кадер бетте. Ә Башкортстанга без кирәк идек әле. Әнә бит онытмыйлар. Бәйрәм саен тәбрикләп, кунакка чакырып торалар. Күпләр исемнәр, орден-медальләр алды. Дөнья бу, кызым. Исән калганыбызга Аллага рәхмәт әйтәбез бит әле».

Дөнья бу, туганнар, бик дөрес. Күпме талантлы шәхесләребезнең әнә шундый фаҗигаләре белән дә тулган дөньябыз бу. Әмма алар безнеке, аларга догаларыбыз барсын, рухлары шатлансын.

Уфадан Фатыйма Дәүләткилдееваның рәсемен һәм истәлеген җибәргән Флюра Римовна Адаменко-Дашкинага рәхмәтемне белдерәм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100