news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фатыйх Сибагатуллинны искә алу кичәсендә: «Ул мәңге яшәр төсле тоелды...»

Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Сибагатуллинга быел 75 яшь тулган булыр иде. Үз гомерендә аның күңел биреп башкарган эшләрен, кылган яхшылыкларын һәм күрсәткән изгелекләрен онытырлык түгел. Аны юксыналар һәм сагынып искә алалар. Олпат шәхеснең хәтер кичәсендә журналист Юлай Низаев булды.

news_top
Фатыйх Сибагатуллинны искә алу кичәсендә: «Ул мәңге яшәр төсле тоелды...»
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Күренекле сәясәт эшлеклесе, олпат шәхес Фатыйх Сибагатуллинның якты истәлегенә багышланган хәтер кичәсе Камал театрының Көнчыгыш залында үтте. Чара популяр сәхнә «йолдызлары» чыгышлары һәм Фатыйх абый хакында хатирәләр белән үрелеп барды. Хәтер һәм кадер кичәсе «Мин тормыштан мәгънә эзләдем» дип аталды.

  • Фатыйх Сибагатуллин – 1950 елда ТАССРның Арча районы Апаз авылында туа. 1996-2007 елларда Нурлат районы җитәкчесе булып эшли, 2007 елның декабрендә V чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлана. Ул VI (2011 елдан) һәм VII чакырылыш (2016 елдан) РФ Дәүләт Думасы составына керә. Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Халыклар Дуслыгы, «Почет билгесе», «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» орденнары кавалеры.

«Фатыйх белән гомер итү – үзе бер зур тормыш мәктәбен үтү»

Фатыйх Сәүбән улының хатыны Рәдифә Габдулла кызы:

Безнең гаиләбезне хөрмәт итеп, Фатыйх Сәүбәновичны искә алып килүегез өчен бик зур рәхмәт! Кызганычка, сөекле тормыш иптәшем 75 яшенә кадәр яши алмады. Фатыйх белән гомер итү – үзе бер зур тормыш мәктәбен үтү иде. Аның белән яшәү кыен да, рәхәт тә булды! Ул вулкан иде. Ул торнадо кебек дулап ала да, тиз арада кояштай ялт та итә иде. Дулап, бөтен дөньяны астын өскә китереп ала, шул ук вакытта назлы җил булып назлый торган иде.

Ирем тирән фикерле, бик акыллы кеше иде. Киңәшләшергә дип, аның янына кайлардан гына, кемнәр генә килми иде. Һәркемгә аның акылы, киңәше кирәк булды. Кешеләргә карата һәрвакыт киң һәм шат күңелле, кунакчыл була белде, матур итеп каршылады. Һәр мисалында – яшәргә өйрәтте. Эшендә нинди генә авыр вакытлары булса да, эше бик тыгыз булганда да – гаиләсе йөрәгенең түрендә булды. Андый катлаулы чакларда да, көненә 2 тапкыр шалтыратып: «Балалар нихәл, Рәдифә?» – дип сорый торган иде. Без 24 ел ел бергә яшәү дәверендә 5 бала тәрбияләп үстердек, – диде ул һәм балаларын зал уртасына, үзе янына дәште.

Менә безнең мәхәббәт җимешләребез. Ул балаларга үрнәк һәм яхшы әти булды. Без беркайчан да ул безнең яннан китәр, югалтырбыз дип, күз алдына да китерә алмый идек. Ул мәңге яшәр төсле тоелды. Гайрәтле, бик тә гайрәтле иде шул. Фатыйх Сәүбәнович – искиткеч шәхес иде, минем ирем, минем Фатыйхым…

Могҗиза булып, кире яшьлегемә кайта алсам, мин яңадан аны сайлар идем. Ул минем өчен иң чибәр, аның кебек кеше дөньяда юк. Ул – минем бердәнберем. Шушы матур кичә кадерле ирем, әтиебез рухына изге дога булып ирешсен. Без Фатыйх Сәүбәновичны һәрчак яратып, сагынып искә алабыз, – дип йомгаклады ул сүзен һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улына, Хөкүмәт җитәкчеләренә, Фатыйх Сибагатуллинның тормыш юлын бер җепкә тезеп китап язган Гөлназ Шәйхигә, кичәнең сценарий авторы Резеда Гобәевага, режиссер Лилия Әхмәтовага рәхмәтләрен белдерде.

Фото: Артистлар Фатыйх абый белән Рәдифә апаның танышу мизгелләрен сәхнәләштерде.

«Ул тәнкыйтьне дә дөрес итеп кабул итә белде»

Кичә барышында Фатыйх абыйның туган авылы зиратын таштан ясалган койма белән уратуы да, мәдрәсә салуда булышлык күрсәтүләре дә искә алынды. Бу изгелекле хезмәтләре аның, зур вазифаларда булып та, авыл җанлы, туган җанлы булуы турында сөйли.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев:

Фатыйх Сәүбәновичның мин соклана торган бер бик әйбәт сыйфаты бар иде. Ул теләсә нинди аудитория алдында, батырып, курыкмыйча, үз фикерен әйтә торганнардан булды. Ул язган китапларны да укып барырга тырыштым. Ул тәнкыйтьне дә дөрес итеп кабул итә белде, лаеклы итеп яшәде дә. Туган авылында халыкны җыеп Коръән ашлары да уздырды. Сүзләребез дога булып ирешсен, искә алуларыбыздан разый булып ятсын. Барыбызга да гомерләребезне Фатыйх Сәүбәнович кебек үтүләр насыйп булсын! – диде Җәлил хәзрәт.

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин:

Ул – барыбыз өчен онытылмаслык тарихи вакыйгалар үзәгендә кайнаган шәхес. Фатыйх Сәүбәнович республикада гына түгел, ил күләмендә дә авторитетлы җитәкче булып танылды, – диде ул.

«Һәр ир-атка яннарында ирнең кадерен белгән хатын-кыз булуын телим»

Сибагатуллинга багышланган китап авторы – журналист, язучы, Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи:

Шушы кичәгә килгәнегез өчен барыгызга да рәхмәт! Минем кулымда – яңа гына «табадан төшкән» китап. Бу китапның дөнья күрүенең сәбәпчесе – әлбәттә, Рәдифә Габдулла кызы Сибагатуллина. Ул булмаса, бу китап нәшер ителмәс иде. Мин һәр ир-атка яннарында шундый таяныч, ирнең кадерен белгән, аның мирасын саклый торган хатын-кыз булуын телим. Китап язу – җиңел эш түгел. Ә әлеге басма – бигрәк тә олы хезмәт. Китап 2 телдә язылды. Русча сөйләүчеләр дә, истәлекләре белән татар телендә уртаклашучылар да булды, – дип ассызыклады Гөлназ Шәйхи.

Китапның тәрҗемәсен Нурия Садыйкова эшләгән, китапны редакцияләү эшен Фирдәвес Исмәгыйлева башкарган.

Китапның эчтәлеге бик кызыклы. Фатыйх Сәүбәновичның без белгән дә, без белмәгән дә яклары бар. Без белмәгәннәрен гаиләсе яхшы белә. Һәм якыннары ачыктан-ачык аның төрле якларын матур итеп сурәтләде, – дип тәмамлады сүзен Гөлназ Шәйхи.

Китапта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башка күренекле дәүләт эшлеклеләре, танылган шәхесләр, Сибагатуллиның замандашлары хатирәләре урын алган. Басма истәлекле фотосурәтләр белән дә баетылган. Китап хәтер кичәсенә килүчеләргә таратылды.

Китап битләреннән

«Татмедиа»ның «Нурлат-информ» филиалы баш мөхәррире-җитәкчесе Резеда Гиняева:

Фатыйх Сәүбәновичны лаеклы рәвештә «Нурлат телевидениесенең атасы» дип атап була. 2000 елда республиканың Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән кебек эре шәһәрләрендә генә җирле ТВ бар, һәм алар иң гади телевизион җиһазлар белән генә эшли иделәр. Без дә шуннан артыгына өмет тотмадык, чөнки аппаратуралар бик кыйммәт иде… Ник алай? – кырт кисте Фатыйх Сәүбәнович. – Иң заманча аппаратура алабыз, эшегез республикада бәяләнерлек булсын...

***

Шәхесләр күтәрә заманны, диләр. Халкыбызны да аның шәхесләре, алар тарафыннан башкарылган хезмәтләр бизи. Фатыйх Сәүбән улы – заманның олуг шәхесе һәм милләтнең асыл улы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар