Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фатих Сибагатуллинны соңгы юлга озату: «Аның белән тулы бер чор китте»

24 июнь көнне 72 яшендә җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, элеккеге Нурлат районы башлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек экс-министры, Россия Дәүләт Думасы экс-депутаты Фатих Сибагатуллин вафат булды. Бүген министрлык бинасында мәрхүм белән хушлашу мәрасиме узды.

news_top_970_100
Фатих Сибагатуллинны соңгы юлга озату: «Аның белән тулы бер чор китте»

Иртәнге сигез тулганчы ук министрлык залы шыплап кеше белән тулды. Мәрхүмнең җәсәде янында туганнары, балалары утырган иде.

Хушлашу мәрасимен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров алып барды. Кайгы уртаклашырга килүчеләр арасында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев тә бар иде.

«Кайда һәм нинди вазифаларда булса да, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, үз Ватанын, туган җирен яратып эшләде һәм яшәде ул. Һәрвакыт халыкка хезмәт итте. Барлык кылган гамәлләре үз халкының тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән иде. Ул туры сүзле, гадел, кирәк чакта кырыс та, принципиаль дә, әмма һәрвакыт дөреслек яклы булды.

Татарстанның авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән аграрий да ул. 1990 елда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифасын алгач, аннары Нурлат районы башлыгы булганда игенчелеккә инновацион алымнар кертеп җибәрде. Фатих Сәүбәновичның катнашы белән республиканың терлекчелек үсеше концепциясе төзелде. Туганнары, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Безнең арадан китүе якыннары өчен генә түгел, ә республика күләмендә, аның халкы өчен дә бик зур югалту», – дип сүз башлады Марат Җәббаров.

  • Фатих Сәүбән улы «Халыклар дуслыгы ордены», «Дан ордены», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары ордены», «Ватан алдындагы казанышлары өчен дүртенче дәрәҗә ордены» иясе. Ул – Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстанның атказанган экологы.
  • 30 яшендә партия эшенә керә. Балтач районының икенче секретаре, Арча район башкарма комитет рәисе, Мамадыш районының беренче секретаре була.
  • 1990-1996 елларда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
  • 1996 елдан 11 ел дәвамында Нурлат районы башлыгы.
  • 2007-2021 елларда өч созывта Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Аның белән тулы чор китте»

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Фатих Сибагатуллин белән тулы бер чор китә» дип белдерде һәм Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә кайгы уртаклашты.

Бүген авыр кайгы көне. Үлемне көтеп алмыйлардыр инде, ләкин 72 яшьтә Фатих Сәүбәнович кебек көчле, дәртле егетебез вафат булыр дип күз алдына китерүе авыр булды.

Зур шәхси тәҗрибәгә ия буларак, илебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен иң төпле һәм эзлекле яклаучыларның берсе булды. Ул экологик иминлеккә һәм табигатьтән нәтиҗәле файдалануга зур игътибар бирде, Татарстан сайлаучыларының мәнфәгатьләрен оста яклады һәм республика икътисадына федераль акча җәлеп итү буенча эшләде.

Аның белән тулы чор китте. Республиканың иң авыр, аякка баса торган елларында ул бик нәтиҗәле эшләде. Советлар Союзы таркалгач, кыйбласын табып, сәләтен, белемен, көчен куеп, халыкка таянып, президентына ышанып, ярдәм алып, бергәләп эшләргә туры килде. Шундый тарихи кешебез бүген безнең арадан китте.

Кызык кеше иде, төрле яктан алсаң да. Энергияле, максатчан, туган ягын яратучы кеше иде. Республиканың һәм аның халкының алга таба үсешенә һәр яклап ярдәм итте, якташларының тормыш сыйфатын яхшырту өчен күп нәрсә эшләде. Татарстанлылар күңелендә аның истәлеге, аның игелекле эшләре мәңгегә сакланачагына ышанам. Хуш, Фатих Сәүбәнович, авыр туфрагың җиңел булсын, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Минтимер Шәймиев: «Ул башкалардан яхшырак эшләмичә туктый алмый иде»

Фатих Сибагатуллинның эшчәнлеге беренче президент Минтимер Шәймиев кул астында була. 90нчы елларда республиканы аякка бастыру өчен тырышкан хезмәткәре белән хушлашырга Минтимер Шәрип улы үзе дә килгән иде. Машинасыннан төшү белән министрлык каршында басып торган һәммә кеше белән исәнләшеп чыкты. Сәхнәгә менгәч тә, башта халыкка баш иеп, исәнләште.

Минтимер Шәймиев мәрхүмнең гаиләсенә рәхмәтен белдерде. «Аллаһ Тәгалә биргән гомердә үз урыныңны табып эшләү гаять зур тырышлык та, булганлык та. Фатих Сәүбәновичка, дусларына, гаиләсенә, балаларына бик зур рәхмәт. Безнең беребезгә дә җиңел түгел. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә бигрәк тә. Түземлелек, тырыш хезмәт белән, Аллага шөкер, рәхмәт сүзләре әйтергә нигез бар», – диде беренче президент.

Фатих Сибагатуллинның төньяк районнарда эшләве аның тырышлыгын күрсәтә дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Аллаһы Тәгалә биргән дә, алган да. Иң мөһиме, Ходай биргән тормышны матур итеп, үзең, гаиләң, хезмәттәшләрең канәгать булырлык итеп, уртак тел табып эшләргә тиешбез.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә булган җитәкчеләребез күбесе төньяк районнардан чыгалар. Алар үз тирәсендә генә эшләп калмыйлар, бөтен республика күләмендә күренекле, бигрәк тә икмәккә хезмәт итә торган егетләр булалар. Хатын-кызлар да шулай. Бу төбәкләрдә икмәкнең кадерен беләләр, куя торган хезмәт акыл да, эшчәнлек тә таләп итә. Бирелеп, тырышып эшләмәсәң, эшеңне белмәсәң, монда икмәк алуы авыр. Үзебез кара туфраклы яклардан булганлыктан да чыгып әйтәм моны.

Халкыбыз булган. Фатих Сәүбәнович булганның булганы, шундый егетләрнең берсе иде. Ул Арчада да, Балтачта да, Мамадышта да эшләгән. Алар берсе дә җиңел районнар түгел. Шуңа күрә җитәкчеләрне сайлаганда күбрәк шушы районнардан карыйбыз.

Барысына да җитешә иде. Әле ул галим дә. Фәннәр кандидатлары, докторлар әзерләде, үзенә дә җитеште. Истә калырлык, бик үзенчәлекле, тормышта тирән әз калдырган шәхесләребезнең берсе. Без аңа җиңел эш бирмәдек. Ул авыр эшкә тотынып, эшли ала торган шәхес иде. Ул авырны җиңел итә ала иде. Нәрсәгә генә тотынмасын, башкалардан яхшырак эшләмичә туктый алмый иде. Көрәш булса бәреп егар иде, ат чабышы булса беренче килергә кирәк аңа. Туфрагы нинди булуга карамастан, икмәк буенча башкалардан калышмаска кирәк. Безнең халкыбызның улы. Без шундыйлар. Без булдырабыз.

Ул күбебездән аерылып тора иде. Аллаһ аңа егәрлеген дә биргән. Әле малайларыннан бүген сорадым: «Көрәштегезме бу Сабантуйда?» – дим. Кайсы әйтә көрәштем, ди, кайсы әйтә көрәшәчәкбез, ди. Шушындый тәрбия, шундый гаилә менә. Ул безнең халкыбызның байлыгы. Язмыштан узмыш юк. Урының оҗмахта булсын. Тыныч йокла, – дип саубуллашты Минтимер Шәрипович.

Илдар Гыйльметдинов: «Дәүләт Думасында коллегаларны татарга әйләндереп бетергән иде»

Фатих Сәүбән улы 2007-2021 елларда өч чакырылышта Татарстаннан Россиянең Дәүләт Думасы депутаты булып эшләде. Хезмәттәше, Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов та Фатих Сәүбәнович белән хушлашырга килгән иде. «Гел балалары турында сөйләде. Туган җирен, гаиләсен яраткан, булган кеше», – диде депутат.

90нчы еллардан ук Фатих Сәүбәнович белән аралаштык. Ул вакытта да, министр булганда да, хәтта яшьләр сәясәтенә дә аның йогынтысы бар иде. Бергә кулга-кул тотынып эшләп, бик күп ярдәм итте. Соңгы ундүрт-унбиш елда бергә янәшә утырып, аралашып эшләдек. Аның Дәүләт думасында авторитеты бик зур иде. Кичә дә бик күп кеше ышанмыйча шалтыратып сорады. Аның юклыгына ышанмыйлар. Дәүләт Думасыннан киткәч тә, күп кеше килеп: «Кайда соң ул? Нишли соң ул?» – дип сорашты. Аны яраталар, аны юксындылар.

Әлбәттә, җитәкче характерлы, таләпчән булырга тиеш. Аннан безнең кайбер коллегалар шүрлиләр дә иде, кайберләре зур хөрмәт белән аралаштылар. Гомумән, ул аралашмаган кеше юк иде анда. Коллегаларның күбесен татарга әйләндереп бетергән иде инде.

Экологиягә багышланган мәсьәләләрне дә нык төпченеп, белешеп эшли иде. Һәрбер министрга барып керә, Татарстанга кирәк булган мәсьәләрне хәл итә иде. Үзенең юнәлешен ныклап өйрәнгән һәм Татарстан өчен кайгырган кешеләрнең берсе иде.
Гел балаларын сөйләп торды. «Менә көрәшәләр, менә шунда киттеләр, шунда булалар», – дип. Кем туган ягын, гаиләсен ярата – ул булган кеше, – диде Илдар Гыйльметдинов.

Габделәхәт Хәкимов: «Фатих күп нәрсәне җиңде, үлемне генә җиңеп булмый шул»

Фатих Сибагатуллин халык күңелендә туры сүзле, үз фикерен ярып әйтә торган шәхес, җитәкче буларак кереп калды. Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов та: «Аның туры сүзлелеге бөтен кешегә дә ошап бетми иде», - дип сөйләде.

Арабыздан легендар шәхес китте. Фатих Сәүбәнович нинди эшкә генә тотынса да, аны җиренә җиткереп башкарды. Миңа аның белән озак еллар бергә эшләргә туры килде. Турысын әйткән – туганына ярамаган дигән мәкаль бар. Ул туры сүзле иде, дөреслекне яратты. Аның туры сүзлелеге бөтен кешегә дә ошап та бетми иде. Үз эшенә фанат буларак, дөреслеген һәрвакытта исбатлап чыкты.

«Фатих» дигән исем гарәпчәдән «җиңүче» дигәнне аңлата. Күп нәрсәне Фатих җиңде, тик үлемне генә җиңеп булмый шул. Урыны оҗмахта булсын, – диде ул.

Мәгъзүм Сәләхов: «Без аның белән бергә хастаханәдә яттык"

Ул Көнчыгыш, Европа илләре, Американың фәнни учреждениеләре белән хезмәттәшлек итә. Атчылык һәм эре терлекчелек буенча фәнни эшләре бик күп. Фатих Сәүбән улы ТР Фәннәр академиясе әгъзасы, Россиянең язучылар берлеге әгъзасы. Ветеринария буенча унбиштән артык монографияләр авторы һәм соавторы булып тора. Татар халкының тарихы һәм этнографиясе буенча кырыктан эш авторы. Ветеринария фәннәре докторы, профессорны соңгы юлга озатырга фәнни эшчәнлек буенча хезмәттәше, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәләхов та килгән иде. Ул Фатих Сибагатуллин белән бергә хастаханәдә ятуларын искә төшерде.

Мин Фатих Сәүбәновичны егерме ел тирәсе беләм. Бергә Мәскәү хастаханәсендә ятканда тагын да ныграк якынайдык. Ике атна бергә яттык. Сәгатьләр буе әңгәмә кора иде. Шунда мин аның төрле яклап эрудицияле кеше булуын аңладым. Аның гаиләсе, балалары белән таныштым. Шуннан соң без бер-беребезгә «брат» дип эндәшә башладык.

Берничә ел дәвамында Татарстанның авыл хуҗалыгы буенча актуаль проблемалары белән шөгыльләнде. Аның 150 тирәсе фәнни эше бар. Төп эшләре ветеринария өлкәсе белән бәйле. Ул терлекчелек концепциясен төзүнең инициаторы һәм катнашучысы да. Терлекчелек отходларын утилизацияләү проблемалына зур игътибар бирде. Биологик активатор кулланып, бу өлкәдә дә уңышка иреште.

Соңгы елларда экология мәсьәләре белән шөгыльләнде. Белгечләр тарафыннан югары билге алган ике монография чыгарды. Без сине онытмаячакбыз, Фатих Сәүбәнович, – диде Мәгъзүм Сәләхов.

«Әти, урының оҗмахта булсын»

Фатих Сибагатуллин - җиде бала атасы. Аның биш улы һәм ике кызы бар. Кечкенә уллары – игезәкләр. Егетләр барысы да кара костюм, түбәтәй киеп утыралар иде. Гаилә һәм балалары исеменнән рәхмәтне улы Рәшит Сибагатуллин җиткерде.

Хөрмәтле президентыбыз Рөстәм Нургалиевич, Минтимер Шәрипович, Фәрит Хәйруллович һәм бүгенге хушлашу чарасында катнашучылар. Барыгызга да безнең әтине шулай зурлап, аның хезмәтләрен хөрмәтләп, соңгы юлга озатырга җыелганыгыз өчен гаиләбез, туганнарыбыз исеменнән чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Барыгызга да исәнлек-саулык, җан тынычлыгы белән озын гомер итүегезне, хезмәтегездә уңышлар телибез. Зур кайгы-хәсрәтләр берегезгә дә килмәсен. Рәхмәт сезгә, – диде Рәшит Сибагатуллин.

Шушы сүзләрдән соң әтисенә карап: «Әти, урының оҗмахта булсын», – диде.

Җеназа намазын Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев укыды. Ул Фатих Сибагатуллиннан бөтен кеше куркып торуын да әйтеп үтте. «Фатих Сәүбән улы күбебез өчен үрнәк. Аннан бөтен кеше курка иде. Ул усал булса да, явыз түгел иде. Эшләсәң, аның янында бернидән курыкмыйча йөреп була иде. Туры сүзле иде», – дип искә алды аны Җәлил хәзрәт һәм мәрхүмнең рухына багышлап бөтен зал белән дога укыды.

Фатих Сибагатуллинны туган ягы – Арча районы Апаз авылында җирләделәр. Мәрхүмнең караңгы гүрләре якты, урыны оҗмахта булсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100