Фатих Әмирхан: «Үз милләтеннән аерылган кеше башкаларга да кирәк түгел»
Габдулла Тукай әдәби музеенда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать Институтының текстология бүлеге галимнәре тарафыннан әзерләнгән Фатих Әмирхан «Әсәрләр»енең алты томлы академик басмасын турында фикер алыштылар.
«Фатих Әмирхан – ХХ йөз башы татар әдәбиятын үзгәртеп коручыларның берсе»
Әдәбият галиме, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, алтынчы томның фәнни мөхәррире Әлфәт Закирҗанов:
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Алты томлык белән танышканда, татар әдәбиятының чын мәгънәсендә ХХ йөз башында яңарыш кичерүе һәм аның Европа-дөнья әдәбиятына кушылып китәргә лаек булган әдәбият икәнлегенә инанасың. Бу инану, кызганычка, безгә соңарып килә. Шуңа карамастан, ул татар әдәбиятының, мәдәниятенең шул вакытта ук нинди биеклеккә ирешүен күрсәтә. Аның белән бер яктан горурлансак, икенче яктан, аны өйрәнү, тирән тамырларын ачу өчен алга бурычлар да йөкләтә.
ХХ йөз башы һәм шул чорның әдәби-тарихи, иҗтимагый мохите һәрвакыт кызыксыну уята. Бу томлыкларда ХХ йөз башы һәм Совет чорының 20 нче елларындагы татар җәмгыяте турында гаҗәеп зур мәгълүмат алабыз.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Фатих Әмирханның әйләнә-тирәсе, ул укыган мәдрәсә, аның кызыксынулары, дөньяга карашы, шәхес буларак үсеш-үзгәреше, эволюциясе — болар барысы да кызыксыну уятып, бу шәхескә һәм, димәк, аның әйләнә-тирәсенә, шушы чорның башка шәхесләренә дә зур йогынты ясаганлыгын күрәбез, сизәбез.
Фатих Әмирхан бу чор татар әдәбиятын үзгәртеп коручыларның берсе булган. Ул аның прозасында да, публицистикасында да чагылыш тапса, тәнкыйте дә шушы ук рухта икән. Фатих Әмирхан — менә дигән тәнкыйтьче. Аның әлеге мәкаләләрендә әдәбиятны ни дәрәҗәдә тирән аңлавы, әдәби зәвыгы, белеме һәм әдәбиятның сүз сәнгате буларак үзенчәлекләрен оста тоемлавы чагылыш таба. Ул зәвыклы әдип булуы, гаҗәеп матур тел-стиль белән бергә башкалардан да моны таләп итә алу дәрәҗәсенә ирешкән шәхес.
«Язмаларында хатын-кызның эшмәкәрлеккә килүе, белем алуы, шәхес иреге, гаиләгә мөнәсәбәте мәсьәләләре күтәрелә»
Рус-Европа әдәбияты, мәдәнияте казанышы, алардагы әдәби-эстетик фикернең татар дөньясына керүе, аннан файдалану һәм әдәбиятыбызны үсеш-үзгәрешенә йогынты ясавы турында да әйтергә тиешбез. Аның «Хәят» повестенда яисә башка әсәрләрендә урын алган хатын-кыз азатлыгына, шәхес ирегенә бәйле мәсьәләләр драматургиясендә бәлки ачыграк һәм тулырак та чагылыш табадыр. Күрәсез, Фатих Әмирхан күңелендәге уй-фикерләрен проза-публицистика белән гене әйтеп бетерә алмаган һәм ул драма төре, пьесалар аша да моңа ирешүне максат итеп куйган.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Бу чорда язылган ике әсәрен беләбез: «Яшьләр» пьесасы һәм «Тигезсезләр» драмасы. Әлеге әсәрләрдә урын алган мәсьәлә-проблемалар — аларның прозада, пулицистикада чагылган уй-фикер, карашларының үстерелеше, яңа шартларда, яңа мәйданда сәхнә теле аша укучысына, тамашачысына җиткерүе. Тагын бер ягы бар бит — бу чорда татар театры ныклап аякка баса. Әмирхан театр аша үзенең карашларын укучыга-тамашачыга җиткерүнең бик үтемле юл икәнлеген аңлаган һәм ахыр читтә шуңа ирешкән дә.
«Яшьләр»дә тормышның үзгәрүен, үзгәрә башлавын үзәккә куйса, әсәрне икенче исеме итеп «Яңа кешеләр» дип атый. Күтәргән сорау-мәсьәләләре дә шушы чор рухында.
Ә «Тигезсезләр»е - Фатих Әмирханның бу өлкәдә 1911-1912 елларда татар драматургиясенең җитди бер яңа этапка керүен аңлаткан, күрсәткән пьесаларның берсе булып тора. Ул — минем сокланып укыганым һәм язуымның бер ягы — татар дөньясы, милли буржуазия вәкилләре тарафыннан башкарылачак яңарыш процессын тоемлаган. Милли буржуазия, аның дөньяга карашы, әлеге эшмәкәрлек эшчәнлеге, мәгариф системасына өлеш кертүе, меценатлык күренешләре аша аның үзгәрүе һәм шулар аша яңа эшмәкәрләр, татар җәмгыятенең яңа буын кешеләрен әзерләве тора.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Тигезсезләр»нең икенче исеме — «Яңа кешеләр». Бу кешеләрнең эшчәнлеге бүгенге көндә дә кызыксыну уята икән, бу аның әсәрләренең заманча булуын, классик дәрәҗәсенә ирешкәнлеген сөйли. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бу көннәрдә генә «Тигезсезләр» сәхнәгә менгән икән, димәк, режиссер Фатих Әмирханның әсәрендә бүгенге заман тамашачысы өчен, сезнең һәм безнең өчен дә кирәкле, мөһим булган фикерләрнең яңгыравын, саклануын һәм заман сынавын үтеп, бүгенгебезгә дә җавап бирүен күрсәтә. Бу ачык дәлилләнә.
Бу яктан караганда, Фатих Әмирхан милли җанлы, милләтпәрвәр шәхес булган. Аның хикәяләрендә яисә повестьларында бүген дә бәхәс уяткан сораулар сурәтләнә: хатын-кызның эшмәкәрлеккә килүе, белем алуы, шәхес иреге, гаиләгә мөнәсәбәте күтәрелә. «Тигезсезләр»дә урын алган сорауларның берсе - башка милләт дөньясына мөкиббән киткән Габдулла Закир кебек кешеләргә Фатих Әмирханның караш-мөнәсәбәте. Татар җәмгыятендә дә Габдуллалар, Закирлар бар, булган. «Аларны кызганыч кешеләр дип карыйк», - ди. Чөнки алар үз милләтеннән аерылган, ләкин башка милләт кешесе булып китмәгән, башкаларга алар кирәк тә түгел, ди. Безгә исә үзебезнең татар милләтен, традицияләребезне яклап-саклап киләчәккә бару юлыбызны барларга кирәк, ди. Әлеге әсәрнең үз вакытындагы яңгырашы бүгенге көндә дә заманча яңгырый, - дип тәмамлады чыгышын Әлфәт Закирҗанов.
Рәмзия Шакирова: «Уфада Әмирхан томлыкларын бүләккә сатып алып киттеләр»
Татарстан китап нәшриятының фәнни-популяр басмалар һәм дәреслекләр бүлеге мөдире Рәмзия Шакирова:
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Татарстан китап нәшрияты күп еллар дәвамында институт галимнәре, хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек итә. Башта без шушы состав Аяз Гыйләҗев томнарын эшләгән булсак, аннан Галимҗан Ибраһимов томнарын халыкка чыгардык. Инде шатлыклы вакыйга: Фатих Әмирханның алты томын кулыбызда тотып басып торабыз. Томлыклар 2024 елда чыга башлаган иле. Аның бер томын Галимҗан абый Гыйльманов эшләгән булса, өч томын тәҗрибәле мөхәрриребез Венера Камалиева эшләп чыгарды. Ике томын миңа эшләргә насыйп булды.
Институт хезмәткәрләре - кызларның эшләре бәяләп бетергесез. Бөтен авырлыкны үзе эшләгән кеше генә белә ала. Алар көчкә-көчкә генә күренә торган гарәп графикасы язмаларын укып, безгә материал тапшыра. Ә бит аннары да күпме сорау туа, аңлашылмаган урыннар була... Кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә, алар безгә бернинди кыенсынусыз, авырсынмыйча тиз генә килеп җитәләр, кулъязмаларны күрсәтеп, күтәреп, безгә аңлашылмаган урыннарын аңлатып бирәләр.
Бергәләшеп эшләгәндә генә нәтиҗә була. Бу мөхәррир үзе генә башкарып чыга торган эш түгел. Ашыгыч мизгелләрдә, эшләрне тиз-тиз чыгарган вакытларда нәшриятыбыз, бөтен коллективыбыз бергә эшли.
Берничә көн Уфада китап бәйрәмендә булдык. Анда сату ноктабыз оештырылган иде. Килгән кешеләр шушы алты томны кулларына алып, сокланып карап тордылар. «Нинди бүләк бит бу!» — дип китапларны сатып алып киттеләр. Бу бик зур куаныч.
Шушы состав белән алга таба да башка классикларыбызның томнарын эшләргә насыйп булсын. Төрле чаклар була, төрле кыенлыклар килеп чыга. Андый вакытта да уртак тел табабыз, - диде ул.
Текстологлар: «Хезмәтебезгә югары бәя биргәнегез өчен рәхмәт»
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Хөснетдинова:
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Безнең хезмәтләр, Аллаһка шөкер, Фатих Әмирханның юбилеена өлгерде. Алар белән танышып, хезмәтебезгә югары бәя биргәнегез өчен рәхмәт, - диде ул.
Гөлназ Хөснетдинов бүлек текстологлары, һәр томның хуҗалары белән таныштырды.
Беренче томның авторлары, төзүчеләре, аңлатма, искәрмә язучылары — Фәния Фәйзуллина һәм Эльмира Галимҗанова. Икенче томның авторлары, төзүчеләре, шулай ук комментарий авторлары — Гөлнара Зәйниева һәм мин — Гөлназ Хөснетдинова. Драма, роман әсәрләре тупланган өченче томның авторлары, төзүчеләре, шулай ук комментарий, аңлатмалар язучы, зур кушымтаны төзүчеләр — Әнисә Алиева һәм Гөлчирә Ханнанова. Публицистика томнарының: дүртенче том авторы — Гөлнара Зәйниева, бишенче том авторы — мин, Гөлназ Хөснетдинова.
Алтынчы том – зур һәм кызыклы мәгълүматларга бай. Анда Фатих Әмирханның көндәлеге, Фатих Әмирхан шәхесе һәм иҗат биографиясенә караган документлар, Фатих Әмирханга язылган һәм Фатих Әмирхан үзе язган хатлар урнаштырылды. Бу томны без — Гөлнара Зәйниева, Эльмира Галимҗанова һәм мин — Гөлназ Хөснетдинова эшләдек.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Эшләү вакытында төрле кыенлыклар булды. Безне рухландырып, эш кушып, безне тагын да алда хезмәтләргә дәртләндереп торганнары өчен рәхмәт! - диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов