Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фатирында 4 метрлы елан асраучы: «Питон өчен хуҗа юк, ул безне агач дип кабул итә»

Әлмәт шәһәрендә яшәүче Евгений һәм Виктория Макитрук гаиләсе фатирларында 4,5 метрлы питон асрый. Икесе дә артист Евгений белән Викториягә питон бәйрәмнәрдә шоу ясарга да ярдәм итә. «Шоуларда куллансак та, питон безнең өчен инде «гаилә әгъзасы», – ди Евгений. Гаилә башлыгы безгә әлеге «йорт хайванын» асрау үзенчәлекләрен сөйләде.

news_top_970_100
Фатирында 4 метрлы елан асраучы: «Питон өчен хуҗа юк, ул безне агач дип кабул итә»

«Питон ашатуга һәм террариумның зурлыгына карап үсә»

Евгений, питонны күптән асрыйсызмы? Ул чыгышлар ясау өчен махсус сатып алындымы, әллә инде питоннарга сезнең аерым «мәхәббәт»ме?

Питоныбызны 6 ел элек сатып алдык. Аңа кадәр бер буар еланыбыз бар иде инде. Аны без рептилияләр яратканга, өйдә тотар өчен асрадык.

Күпмедер вакыттан соң тормыш иптәшем биюләр белән мавыга башлады, һәм без елан белән бию номерын уйлап таптык. Башта Виктория буар елан белән биеп йөрде. Әмма буар елан үскәч тә артык зур булмый. Шуңа күрә без тагын да үзенчәлеклерәк җан иясе – сары юлбарыс питоны («тигровый питон») алдык. 

Питонның исеме ничек һәм ул хәзер нинди зурлыкта?

Безнең питоныбыз – ана, исеме Элеонора. Сатып алган вакытта ул 30 сантиметр тирәсе генә иде. 2 ел эчендә шундый кечкенә питоннан 2 метрлы питонга әверелде. Хәзер аның озынлыгы 4 метрга җитәдер. Авырлыгы 17 килограмм, һәм бу әле чик түгел. Питон ашатуга һәм террариумның зурлыгына карап үсә.

Мин Элеонораны инде хәзер үк бик зур размерда дип саныйм. Өстәвенә, ул әле авыр да. Тормыш иптәшем аны көчкә-көчкә генә күтәрә, тагын да үссә, Виктория Элеонора белән чыгышлар ясый алмаячак. Ир кеше буларак, миңа аны күтәрүе җиңелрәк, шуңа Элеонора белән тамашаларны мин дә күрсәтәм.

Артык тазарып китмәсен өчен, Элеонораның авырлыгын контрольдә тотабыз. Шулай ук ул махсус режим һәм рацион белән туклана.

Питон кайда яши?

Безнең питон – ясалма рәвештә үрчетелгән питон. Ягъни ул тумыштан террариумда яшәгән һәм табигатьтә инде яши алмаячак. Элеонора залдагы зур террариумда гомер итә.

  • Питоннар табигатьтә тропик урманнарда, саваннада, сазлыклы урыннарда, бик аз төрләре генә чүлләрдә яши. Еш кына су буйларына оялыйлар яхшы йөзәләр һәм чумалар. Күпчелек төрләре агачта яши.

Питонны асрауда төп таләпләр нинди? Мәсәлән, террариумда температура ничә градус булырга тиеш?

Террариумның бер өлешендәге температура һәрвакыт 25-30 градус тирәсе булырга тиеш. Аны кайвакыт 35 градуска да җиткерергә рөхсәт ителә. Ә икенче өлешендә инде елан өчен салкын почмак булдырасың. Анда уртача температура 20 градус була. Яки питон өчен террариумда берничә комфортлы урын булдыру зарур. Үзенә кайда уңайлы, ул шул өлешкә таба шуышачак.

Шулай ук террариумга җылытыла торган махсус келәм куела. Питон, ашап алганнан соң, тәгәрмәч сыман бөгәрләнеп, әлеге келәмдә җылынып ятарга ярата. Шул рәвешле, кымшанмыйча, 3 көн буе ятарга да мөмкин.

Йөзә белсәләр дә, питоннарның суга артык исләре китми. Без Элеонораны үзе кабыгын тулысынча сала алмаган вакытларда гына су кертәбез. 


Нинди төстәге питоннар була?

Күпчелек питоннар лимон кебек сары була. Гадәттә, үсеш чорында алар бик матур сары төстә була. Кабыгын салган вакытта, аларның тиресе агара, күзләре төссезләнә, болганчык су кебеккә әйләнә. Кабыгын салганнан соң, еланнар кире ачык сары төскә керә. 

Питоннарның коңгырт, кара төстәгеләре дә була. Шулай ук бик матур яшел, неон кебек экзотик төрләрен дә очратырга мөмкин. Алар, әлбәттә инде, ясалма үрчетелгән экзотик питоннар булып санала һәм бик кыйммәт тора. Еланнар белән кызыксынучыларның күпчелеге безнеке кебек «тигровый» питоннар асрый.

Питон кабыгын еш саламы?

Питон никадәр яшьрәк булган саен, кабыгын шулкадәр ешрак алыштыра. Элеонора кечкенә вакытында атнага бер тапкыр сала иде, хәзер айга бер сала.

 

Фото: © Евгенийның шәхси архивыннан

Куян, күсе, тавык – питон нәрсә ярата?

Питон нәрсә белән туклана? Ерткыч буларак, аңа «тере» азык ашатырга кирәк, дип ишеткәнем бар.

Питон башка буар еланнар кебек үк туклана. Гадәттә бу – махсус азык (кормовой) күселәр, йорт куяннары, сирәк кенә – тавык. Ит куяннарын табуы җиңел түгел, аларны каядыр барып, сатып алырга кирәк. Өстәвенә, минем куяннарга аллергия. Куян яки күсе табу мөмкинлеге булмаганда, кибеттән тавык сатып алабыз.

Менә шундый гадәти булмаган азык белән туклана питоннар. Шуңа күрә, питон асрарга уйласагыз, иң беренче чиратта бу үзенчәлекне истә тотыгыз. Күп кешедә күсе, куяннарны кызгану хисе уянырга мөмкин. Ләкин питонга «тере» азык ашатырга кирәк, югыйсә аның табигатьтән бирелгән аучылык инстинкты югалачак. 

Ул «азык» террариумга тере килеш җибәреләме? Күселәрне, куяннарны кызганмыйсызмы? 

Без питон өчен күп вакытта инде суелган, ләкин тиресе салдырылмаган куяннар алабыз (андый ит тә «тере» азык дип атала икән). Фермерларга куянның еланга ашату өчен алынуын әйтәбез. 

Катырылган азыкны яратмыймы? Мәсәлән, катырылган куян яки күселәрне?

Питонга катырылган азык бирергә ярамый. Биргән очракта да, җебетеп, гадәти халәткә китереп бирелә. 

«Тере» азык сорап, катырылган азыктан баш тартканы бармы? 

Питонның азыктан баш тартуы – начар билге. Димәк, аның сәламәтлеге белән проблемалар бар, дигән сүз. Безнең еланның биргән азыкны ашамыйча калганы юк. 

Еланны нинди ешлыкта ашатырга кирәк?

Питоннар, нәрсә бирүеңә карап, айга 1 тапкыр да ашый ала. Куянны, мәсәлән, ул 1 ай буе эшкәртә. Күсе белән атна саен сыйларга да ярый. 

Артык зур күләмле азык бирү дә куркынычтыр?

Әлбәттә. Ялгышмас өчен, без еланның иң юан урынын визуаль рәвештә үлчәп карыйбыз да, шуны икегә тапкырлыйбыз. Питон йота алырлык азыкның зурлыгы менә шуннан артмаска тиеш. Гадәттә, бу 2-3 айлык ит куяны була инде. Шуннан да зуррак азык бирү куркыныч. Дөрес, питон авызын бик киң итеп ачарга сәләтле. Ул резинка кебек сузыла, башы кечкенә булып күренсә дә, аның өчен тулы бер аш тавыгын кабып йоту да берни тормый.

Питоннар бик тиз симерә икән. Сенең андый проблема белән очрашкан булмадымы?

Мондый хәл питонны артык еш ашатканда күзәтелә. Алар – аучылар, биреп торсаң, симергәннәрен аңламыйча, ашаячаклар да ашаячаклар. Бик симез питоннарны контактлы зоопаркларда очратып була. Кыяфәте матур булсын, елан сәламәт булып күренсен һәм халык игътибарын җәлеп итсен өчен, андагы сөйрәлүчеләрне күп ашаталар. Чынлыкта исә бу еланның сәламәтлегенә бик зур зыян сала. Артык симергән питон үлеп китәргә дә мөмкин.

Безнең мондый проблема белән очрашкан юк. Чөнки, алда әйткәнемчә, питон махсус режим белән яши. Без аңа кайчан, нәрсә, күпме ашатканыбызны язып барабыз.

Өйдә питон тотуга хатыныгыз да тыныч карый, әйеме? 

Ул аның белән бик дус. Питон белән чыгышларны да күбрәк Виктория ясый. Ә инде ашату, тәрбияләү кебек вазифалар тулысынча минем өстә. 

«Йокы артериясен туры китереп буса, үтерергә мөмкин»

Питоннарны дрессировкалап буламы? Сез аны үзен тыныч тотарга өйрәтәсезме?

Питоннарны дрессировкалау мөмкин түгел. Ул синең командаң буенча, сиңа кирәкле якка шуышмаячак. Алар өчен хуҗалар юк. Питон безне ниндидер бер агач яки ботак дип кенә кабул итә.

Питон асрау куркыныч, дип әйтәләр. Террариумнан чыгып качып, хуҗасын буын үтергән очраулар турында ишетергә туры килә...

Әгәр дә сез аны борчымасагыз, ул тыныч кына террариумында ятачак һәм беркемгә дә зыян китермәячәк. Ә инде саклык кагыйдәләрен үтәмәсәгез, әйе, питонның куркыныч булу ихтималы бар. Мәсәлән, ул террариумның биген җиңел генә ачып чыгарга мөмкин. Безнең террариумга махсус ышанычлы бик куелган. Иске террариумны ачып чыккан вакытлары булды. Ләкин, чыккан очракта да, питон фатир буйлап шуышып йөрми. Ул тиз арада үзенә качу урыны эзләп таба.

Буып үтерү турындагы сүзләр йөри, әйе. Тик бу, минемчә, бик сирәк күренеш. Питон кешене берничә тапкыр уратып алып буа башласа гына, яки йокы артериясен туры китереп буса гына үтерергә мөмкин. Йокы артериясенә баскач, кеше аңын югата башлый һәм үзенең дә, еланның да хәрәкәтләрен контрольдә тота алмый. Шуңа күрә бу сорауга җавап итеп мин: «Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәсәң, питон асрау хәтәр түгел», – дип әйтер идем.

 

Фото: © Евгенийның шәхси архивыннан

Питоннар тешлиме?

Тешли. Аеруча, әгәр дә кулдан ул туклана торган ризык (тавык, күсе) исе килсә. Элеонораның мине берничә тапкыр тешләгәне булды. Кечкенә чагында авырту артык сизелми иде. Хәзер исә, тешләре кечкенә булса да, ул бик авырттырып тешли һәм кулны, тиресе ертылып, кан чыкканчы җибәрмәскә дә мөмкин.

Тешләгән очракта, кулны җибәрсен өчен, аның авызына берәр нәрсә тыгарга кирәк. Беренче тапкыр тешләгәндә, кулымны елан авызыннан хатынымның иннеге ярдәмендә коткарырга туры килде. Болай эшләгәндә, питон теш казналарын бушата. Аның тешләре, корбанын ашказанына этеп төшерү өчен, кармак кебек эчкә бөгелгән.

Питон кечкенә баланы потенциаль азык итеп кабул итә аламы?

Юк, бала аның өчен артык зур булыр иде. Питон – акыллы хайван. Ул, корбанын күрү белән үк, моны йота аламмы, юкмы, дип уйлый. Әгәр йота алмаячагын аңласа, ул аңа һөҗүм итеп тә тормый. Тик бер нюанс бар – чит территориядә булса гына. Террариум – аның йорты, территориясе. Һәм ул анда теләсә нәрсәгә һөҗүм оештыра ала. Хәтта террариум эченә сузылган кулны да табышы итеп күрергә мөмкин.

Сезнең балагыз бармы?

Әлегә юк.

Гаиләгез арткач, питонны үзегездә калдырачаксызмы?

Балабыз булган очракта, без питонны кая да булса куярга җыенмыйбыз. Башка йорт хайваннары кебек үк, ул да – безнең гаилә әгъзасы. Элеонорадан тыш, лабрадор токымлы этебез һәм песиебез дә бар әле.

Без барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен беләбез, һәм балабызга куркыныч янамаячагын мин тәгаен ышанып әйтә алам. Бары тик питон янында баланың үзен генә калдырмаска кирәк. Террариумның ишеге дә бала ача алырлык булырга тиеш түгел. 

«Аллергия бирми, игътибар сорап аптыратмый»

Йорт хайваны буларак питон тотуның нинди уңай һәм тискәре яклары бар?

Иң беренче чиратта, питон кешегә аллергия бирми. Аларның йоны юк, бу исә, үз чиратында, үзе артыннан карауны бермә-бер җиңеләйтә. Питон, ашаган кебек үк, бәдрәфкә дә атнага бер тапкыр гына йөри. Еланнар үзләрен бик тыныч тота, тавыш чыгармый. Эт яки мәче кебек игътибар сорап та аптыратмый ул сине. Ә менә йортның декоры буларак, бик тә кызыклы һәм матур. Террариумы да матур итеп бизәлгән булса, аеруча шәп. Безнең питон өчен террариум яшел ясалма үлән белән эшләнде. Ул фатирда ниндидер бер табигый почмакны хәтерләтеп тора.

Тискәре якларыннан – аны бөтен кеше дә асрый алмый. 

Сез питон белән чыгышлар ясыйсыз. Ул сезне тыңлыймы?

Тыңламый, әлбәттә. Әйтүемчә, аны бернинди командаларга да өйрәтеп булмый.

Кеше сыйпаганда питонга рәхәтме?

Юк (көлә). Бу аңа бернинди кәнәгатьләнү хисе дә китерми. Питон, киресенчә, сыйпаулар ошамаганын күрсәтә, ысылдый башлый.

Питонны шоуларга еш аласызмы?

Чыгышларыбыз һәр ялларда диярлек була. Әлбәттә, еланның кабыгын салган яки бәйрәмнәр тыныбрак торган вакытларда искәрмәләр була. Үзенең күп вакытын ул тыныч кына «өендә» уздыра.

 

Фото: © Евгенийның шәхси архивыннан

Питон белән шоу караганнан соң кешеләрдә нинди хисләр кала? Аны кызганалармы?

Киресенчә, моңа кадәр еланнардан курыккан кешеләр дә аны якыннан килеп карый. «Бигрәк матур, юкка курыкканым икән», – дип әйтүчеләр дә очрый. Күп кешедә еланны күрү уңай кичерешләр калдыра. Тик еланнардан бик нык курыккан бер 20 процент кешене үзгәртеп булмый, әлбәттә. Кайберәүләрдә еланнардан курку гына түгел, ә ниндидер җирәнү хисе дә бар.

Ясалма шартларда питоннар ничә ел яши ала?

Ничек тәрбияләвеңә карап, 20-30 ел.

Хайваннарны саклаучылар тарафыннан тәнкыйть ишетәсездер.

«Сез аны интектерәсез», «хайванны мыскыл итәсез» дип язган, килеп әйткән кешеләр дә бар. Без андыйларга игътибар итмибез, кәефебезне төшермәскә тырышабыз. Элеонораны ничек итеп тәрбияләгәнебезне беркем дә белми. Ул – читлектә туган елан, гомер буе читлектә яшәгән. Аны хәзер иреккә җибәрсәң дә, ул анда яши алмас иде. Шуңа күрә аны бары тик тәрбияләргә һәм яратырга гына кирәк.

Безнең чыгышларны күреп туадыр инде андый фикерләр. Тик әлеге питонның бездә инде 6 ел яшәве, сау-сәламәт булуы күп нәрсә турында сөйли. Аннан без бит аны чыгыш ясау өчен генә кулланмыйбыз. Ул – этебез, песиебез кебек үк йорт хайваны.

Питонны кайдан сатып алырга була? Алар кыйммәт торамы?

Гадәттә, питон үрчетүчеләрдән алалар. Питоннарны зур шәһәрләрдәге зоокибетләрдә дә очратырга мөмкин. Тик махсус шуның белән шөгыльләнүчеләрдән алу күпкә ышанычлырак.

Без Элеонораны 12 меңгә Октябрьск шәһәрендәге елан үрчетүчедән алган идек. Ул вакытта кечкенә генә иде әле. Гап-гади азык-төлек сала торган контейнер белән алып кайттык.

Питон нинди авырулар белән авырырга мөмкин?

Начар стадиягә барып җитүче стоматиттан башлап, салкын тиюгә кадәр. Шуңа күрә питонның террариумындагы температураны, дымлылыкны даими контрольдә тотарга кирәк.

Артык эссе булса да, хайван пешәргә мөмкин. Кызганычка, үзебезнең дә андый күңелсез очрак белән очрашкан булды. Җылыта торган келәмдә артык озак утырган булса кирәк, питонның корсак өлеше тулысынча пешкән иде. Мин Элеонораны сатып алыр алдыннан питоннар турында бик күп укыдым. Шул белемнәремнең файдасы булды – без аның пешкән урынын бик тиз дәваладык. 

Әлмәттә рептилияләр буенча махсуслашкан ветеринарлар юк. Шуңа күрә питонның сәламәтлеге өчен мөһим булган кайбер манипуляцияләрне минем үземә башкарырга туры килә. Мәсәлән, иммунитеты өчен уколларны һәм С витаминын мин аңа үзем кадыйм. Питонга укол ясау – авыр процесс. Аңа уколлар бер дә ошамый, ул бөтерелә башлый. Мускуллары бик көчле, яхшылап тотып тормасаң, ясатмаска да мөмкин.

Ә инде авыруларына килгәндә, вакытында ярдәм күрсәтмәсәң, салкын тию – катлаулы авыруга (кешеләрдәге пневмония кебек) әверелә ала. Яраларының үлекли башлау куркыныч бар. Ә яраларны питонга шул ук «ризык» ясый. Мәсәлән, күсе аның тиресен еш җәрәхәтли. Ашатканнан соң, питонны төрле яклап карап чыгарга кирәк.

Янәшәләрендә питон яшәгәнгә күршеләрегез канәгатьсезлек белдермиме?

Күршеләребезнең барысы да безнең артистлар булуыбызны да, йорт хайваннары, шул исәптән питон  асравыбызны яхшы белә. Бөтенесе дә моңа адекват карый.

Питон тотуга бернинди тыюлар да юк. Моннан берничә ел элек экзотик хайваннарны тоту буенча чикләүләр кертелгән иде. Тик питон ул исемлеккә керми.

 

Фото: © Евгенийның шәхси архивыннан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100