
Аренда срогы 90 көннән артып киткән очракта, анда яшәүчеләр өчен вакытлыча теркәлүне рәсмиләштерүдән баш тарткан фатир хуҗаларына 5 мең сумга кадәр штраф яный. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Александр Якубовский сөйләгән.
«Әгәр аренда срогы 90 көннән артып китсә, фатирда яшәүчегә вакытлыча теркәлүне рәсмиләштерүдән баш тарту милекче өчен административ җаваплылыкка китерергә мөмкин. Мәскәү һәм Санкт-Петербургта штраф 5000 сумнан 7000 сумга кадәр тәшкил итә, башка төбәкләрдә – 2000 сумнан 5000 сумга кадәр. Бу санкцияләр РФ Административ хокук бозулар кодексының (КоАП)19.15.2 нче маддәсендә каралган», – ди Якубовский.
Парламентарий сүзләренчә, кайбер очракларда штраф булмаска мөмкин: әгәр арендатор милекченең якын туганы һәм ул башка адрес буенча теркәлгән; торак кыска вакытка – 90 көнгә кадәр бирелгән; теркәлүне рәсмиләштерүдән азат итә торган башка законлы нигезләр, мәсәлән, хезмәт командировкасы.
«Вакытлыча теркәлү миграцияне контрольдә тоту өчен генә түгел, ә торакта яшәүчеләрнең үз хокукларын яклау өчен дә кирәк – ул медицина ярдәме рәсмиләштерергә, баланы мәктәпкә яки балалар бакчасына урнаштырырга, социаль хезмәтләр алырга мөмкинлек бирә. Милекчеләр өчен бу торакны арендага бирүне закон кысаларында башкару һәм тикшерүче органнарда дәгъваларга юл куймау өчен кирәк», – дип йомгаклады ул.