Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Фатир алып кую — акча эшләү ысулы түгел» - күчемсез милек базарын ни көтә?

Төзелеш материалларына бәяләр арту яңа йортларның кыйммәтләнүенә китерә. Икенчел базарда ипотека ставкалары арткач, фатирлар күпчелек халык өчен түли алмаслык дәрәҗәгә җитте. Торак бәяләре төшәрме? Аларны хәзер алып калыргамы, бераз көтәргәме? «Интертат» хәбәрчесе күчемсез милек базарын өйрәнде.

news_top_970_100
«Фатир алып кую — акча эшләү ысулы түгел» - күчемсез милек базарын ни көтә?

Төзелеш материалларына бәяләр артуга карамастан, Татарстан быел торак тапшыру планын үтәргә планлаштыра. Санкцияләрне урап узу өчен төзелеш компанияләре көнбатыш илләрнең җиһазларын Азия җиһазларына алыштыра һәм башка чаралар кулланачак. Бу турыда республиканың төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин бу атнада Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләде.

— Минемчә, быел хәтта ниндидер яңа проектларга тотынмасак та, без төзелеш тармагын тартып чыгарырбыз. Ләкин бу аңлаешсыз вәзгыять 2023 елда чагылыш табачак. 2023 елга безнең планнар зур иде — 2,8 млн квадрат метр диярлек. Аларны башкарырга кирәк булачак, — диде Марат Айзатуллин.

Быелгы планны төзүчеләр алдагы елларда башлаган проектлар хисабына тартырга ниятли. Быел яңа проектлар башланмаса, киләсе елларда тапшырыласы йортлар азрак булачак, ә планнар елдан-ел зурдан иде.

Министр сүзләренчә, бәяләр артуга карамастан, төзелә алмыйча калган йортлар, алданган пайчылар проблемасы килеп туарга тиеш түгел. Гамәлдәге эскроу-счетлар системасы гражданнарның төзелешкә керткән акчаларын 10 млн сумга кадәр иминиятләштергән. Төзүче оешма банкротка чыккан очракта да эскроу-счетка күчерелгән акча пайчыга кайтарыла.

«Фатирга бәяләр якынча 5 процентка төште»

«Интертат» хәбәрчесе төзелеш тармагы белән хәбәрдар торган белгечләр белән сөйләшеп, бүгенге вәзгыятьне өйрәнде.

Ильяс Әскәров, «Биш йолдыз» күчемсез милек агентлыгы җитәкчесе:

— Күчемсез милек алучылар саны узган ел белән чагыштырганда кимеде. 2021 ел - ипотека алучылар саны буенча рекордлы ел булды. Кайбер кешеләрнең фатирга җитәрлек акчалары булса да, алар барыбер ипотека белән файдаланды, чөнки процент ставкасы реаль инфляциядән түбән иде. Хәзер 22 процент белән әҗәт алырга теләүчеләр аз. Бездә әлегә андый бер генә сатып алучы бар. Ул шактый хәлле кеше — ел дәвамында өч миллион сумны кайтарып бетерә ала. 200 мең сум арттырып түләү дә, 400 мең сум да аны әллә ни борчымый.

Хәзер икенчел базар белән кулында акчасы булган кешеләр идарә итә. Әгәр элек бер яхшы объектка ике сатып алучы булса, хәзер барысы да киресенчә булачак, шуңа күрә икенчел базарда торак бәяләре төшәр дип уйлыйм. Әлегә бәяләр якынча 5 процентка төште. Базар әлегә исән, чөнки хәзер иске килешүләрне ябабыз һәм бүген кешеләрнең кулында акча бар. Әгәр шушындый вәзгыять тагын ике ай дәвам итсә, минемчә, икенчел базарда бәяләр 15-20 процентка төшәчәк.

Хәзер фатир акча эшләү түгел, ә булганын саклау чарасы булып тора. Әгәр 2-3 фатирыгыз булса, тагын берне алырга киңәш итмим. Аларның берсен сатып калу кулайрак. Хәзер эре инвесторлар сатасы фатирларын сатып, акчаны кулда тотарга тырыша. Бәяләр бераз төшкәч, тагын фатир җыячаклар. 2008 һәм 2014 елларда да нәкъ шулай булды. Хәзерге моментта квадрат метрлар алып, акча эшләп булмый. Моны мин төгәл әйтәм.

«Фатир алып кую — акча эшләү ысулы түгел»

Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко да бүгенге көндә фатир алып куюны акча эшләү ысулы түгел дип саный. Акча эшләп булмаса да, булганын саклау өчен квадрат метрлар иң куркынычсыз вариант, диде галим.

— Икътисадта закончалык бар: гамәлнең рискы азрак булган саен, керем дә шулкадәр азрак була. Зур керем — ул риск өчен түләү. Хәзер барысы да иң куркынычсыз кертем эзли. Күчемсез милек - булган акчаны саклау өчен иң куркынычсыз инструмент булып тора. Сүз яхшы керем алу турында түгел, ә акчаны саклау турында бара.

Икенче кулай вариант — акчаны белем алуга, ягъни баланы укытуга тыгу. Яхшы баш теләсә нинди ситуациядә ярдәм итәчәк. Балаңа вакытында белем биреп калсаң, бу иң оттырышсыз вариант булачак. Калган бөтен әйбер — валюта, акцияләр кризис вакытында тотрыксыз була. Без алар белән нәрсә буласын белмибез, чөнки базар хәзер икътисад законнарына түгел, ә сәясәткә буйсына. Югары сәяси даирәгә якын торган кешеләр төгәлрәк фаразлар бирә ала, ләкин без берни дә фаразлый алмыйбыз. Халык якын тарихта нәтиҗәлелеген берничә тапкыр исбатлаган әйберләргә йөз тота. Әлбәттә, бу күчемсез милек һәм үз балаларыңа белем бирү, — дип аңлатты «Интертат» хәбәрчесенә Вадим Хоменко.

«Төзелеш материалларына бәяләр көн саен диярлек арта»

Ильяс Гыймадов, «Ханский дом» төзелеш компаниясе җитәкчесе:

Бүгенге көндә күчемсез милек алырга мөмкинлеге булган кешеләр ике төркемгә бүленде: берәүләр бәя төшкәнен көтә, икенчеләр — объект булганда алып калырга яки йортын җиткереп бетерергә тырыша. Мин дәүләт программалары белән бирелә торган ипотека булганда, әйбәт йортлар, фатирлар сатылып беткәнче, алып калу яклы. Бүгенге көндә яңа төзелгән йортны ташламалы ипотека белән алырга була әле. Акчалы кешегә йорт алу да, җир алып төзү дә отышлы булачак. Бер арткан бәянең шактый төшүен үз гомеремдә күргәнем булмады. Кыска вакыт эчендә әз генә төшеп торса да, бераздан ул кире өскә үрмәли.

Без төзи башлаган объектларны төзеп бетерәчәкбез, ләкин әлегә яңа проектларга тотынмыйбыз. 24 февральдән бирле төзелеш материалларына бәяләр көн саен диярлек арта бара. Валюта бәясенең ничек үзгәрүен үзегез күреп торасыздыр. Төзелештә күп материаллар, җиһазлар чит илләрнеке кулланылгач, әзер йортларның да бәясе артачак. Без әлегә бәяләрне арттырмадык. Бүгенге көндә 130-140 квадрат метрлы әзер йортлар җир кишәрлеге белән 9-10 млн сум тирәсе тора.

Киләчәктә йорт җиткерү өчен җир сатып алсаң да отышлы булыр иде, ләкин бүгенге көндә күпләр сатуны туктатып тора. Күп кенә танышларым хәтта төзегән йортларын сатарга курка.

«Яңа проектлар башламыйбыз»

Төзелештәге хәлләрне белешү өчен Казанның билгеле бер төзелеш оешмасында прораб булып эшләүче Сергей исемле яхшы танышым белән хәбәрләштем.

— Бүгенге көндә без егермеләп күп фатирлы йорт җиткерәбез. Материалларга бәяләр артты, шуңа күрә яңа проектлар башламыйбыз. Башлаганнарын төзеп бетерәчәкбез. Төзелеш бер көнгә дә туктамады, чөнки һәр объектны тапшыру вакыты билгеләнгән. Төзелешкә пайчылар акчасы җәлеп ителгәч, йортны кулланышка тапшыру вакытыннан әз генә калышкан очракта зур штрафлар каралган. Бәяләр никадәр генә артса да, башлаган эшне азагына кадәр үз вакытында җиткереп чыгачакбыз, — диде Сергей.

5 мартта «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның Төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан төзелеш компанияләренең яңа проектларга вакытлыча алынмыйча торуларын хәбәр иттеләр. Министрлыкта узган киңәшмәдә Татарстан төзүчеләре шундый фикергә килгән. Социаль ипотека программасы, киресенчә, быел тулысынча гамәлгә ашырылачак, дип ышандыра министрлык.

«Яңа төзелгән йортлардан өч миллион сумга кадәр ташламалы ипотека алырга мөмкин»

Миләүшә Слепуха, шәхси риелтор:

— Күчемсез милек базары бер урында катып калды. Фатир алырга теләүчеләр бар, ләкин сатучылар минем күзаллавым буенча, 80 процентка кимегәндер. Хәзер милекне күбесенчә кулында акча булган кешеләр ала. Процент ставкалары түбән вакытта фатир алып өлгермәгән ике кешем бар. Берсе — 18,5 процент, икенчесе — 23 процент белән алырга җыена. Киләчәктә алар булырмы, юкмы, белмим.

Бүгенге көндә бөтен дәүләт программалары да эшли, яңа төзелгән йортлардан өч миллион сумга кадәр ташламалы ипотека алырга мөмкин, ләкин ташламалы ипотекага кулдан милек алып булмый.

Шәхси йортка күченәсе килгән кешеләр, бәяләр тагын да артканчы, алып куйсалар була. Бәяләрне арттырмаган төзүчеләр әлегә бар. Төзелеш материаллары кыйммәтләнде, шуңа күрә хәзер төзелә торган йортлар, кулланышка тапшырган вакытта, һичшиксез, кыйммәтрәк булачак. Җир дә алып куярга мөмкин, ләкин бүгенге көндә тәкъдимнәр бик аз. Иртәгә нәрсә буласын беркем дә белми, шуңа күрә күпләр күчемсез милекне сатарга курка. Мөмкинлегегез булса һәм күңелегезгә ошаган яңа йорт яки фатир тапсагыз, ташламалы ипотека белән аны алып калырга киңәш итәм. Яңа күчемсез милекнең бәясе киләчәктә төшмәячәк. Икенчел базарда нәрсә буласын әйтә алмыйм. Анда бәяләр бераз төшәр дигән фаразлар бар, ләкин мин артык төшүенә шикләнәм. Күчемсез милекнең хәзер дә акчаны саклау ысулы булып калуына ышанам.

«Бу айда озак вакыт сатылмыйча йөргән объектлар сатылды»

Альбина Моратова, «Квартет» күчемсез милек агентлыгында эшләүче риелтор:

Бу атнада бер клиент өчен банкка ике объект буенча заявка җибәргән идем, төзелеп килә торган йорттагы фатирга рөхсәт килде, ә икенчел базардагысына — юк. Элегрәк хупланган заявкалар буенча түбәнрәк процент белән милекне март аенда алырга мөмкин әле. Мәсәлән, Сбербанк мартның егермеләренә кадәр килешүгә чыгарга рөхсәт итә. Без хәзер алдарак башлаган эшләребезне төгәлләп киләбез. Шулай ук кулында акчасы булган кешеләргә фатирлар сайлыйбыз. Фатир алуны соңга кадәр сузып йөргәннәр икенчел базардан 20 проценттан югары ставкага алырга мәҗбүр инде. Берничә генә шундый кешем бар.

Мартта фатир сатучылар саны кимеде. Бу бигрәк тә үтемле вариантларга кагыла. Күпләр яхшы урында урнашкан фатирын сатарга курка. Аның каравы, озак вакыт сатылмыйча йөргән объектлар китте. «Жилплощадка» тирәсендә, үзәктән ерактагы иске йортларда, ремонты бик начар булган фатирлар бар иде. Алар шушы берничә көн эчендә сатылды.

Якын киләчәктә икенчел базарда фатир бәяләре 200-300 мең сумга төшәр дип уйлыйм. Милкен сатарга нияте булганнарга хәзер сатып калырга тәкъдим итәм, чөнки әлегә халыкның акчасы да, фатир алырга теләге дә бар. Күпмедер вакыттан акчалы кешеләр саны кимиячәк. 2014 елда да халык шулай котырып әйбер җыйды да, аннары берничә ел торгынлык күзәтелде. Кеше акча яна дип ватык телевизорларга кадәр алды.

Дәүләт программалары һәм элегрәк рөхсәт алынган заявкалар буенча фатир яки йортны алып калырга тәкъдим итәм. Алардан баш тартырга кирәкми. Икенчел базардан югары процент белән ипотеканы әлегә алмыйча торсагыз да була, чөнки якын киләчәктә яхшырак вариантларның килеп чыгуы бар. Соңгы арада шулай ук шәһәр читендәге коттеджларга игътибар артты, фатирын шәхси йортка алыштырырга теләүчеләр күбәйде. Коттеджлар сезоны майда башланыр дип торам.

«Бакча ширкәтендә 600-700 мең сумга җир кишәрлеге алырга мөмкин»

Күчемсез милек базарындагы бүгенге вәзгыятькә тулырак күзәтү ясар өчен, Казанның иң эре күчемсез милек агентлыкларының берсенә — «ФЛЭТ» оешмасына мөрәҗәгать иттек. Сорауларга җавапны агентлыкның «Победа» офисы җитәкчесе Ләйсән Хәсәнова бирде.

— Хәзер 2015 елдагы вәзгыять кабатлана. Сатучыларның бер өлеше алыш-бирештән баш тарта һәм пауза ала башлады, чөнки акча бәясе төшүеннән куркып, кулда акча калдырырга теләмиләр. Әгәр фатирны сату икенчесен алу белән бер көнгә туры килсә, сатучылар алыш-бирешкә чыгарга әзер.

Хәзер без күчемсез милек сатып алырга теләүчеләр артуын күзәтәбез. Февральдә килешүләрнең 80 проценты ипотекага үткәрелгән булса, хәзер вәзгыять капма-каршы — күпчелек килешүләр кулда булган акчага төзелә. Кешеләр үзләренең җыйган акчаларын банктан алып, тизрәк күчемсез милеккә кертергә тырыша — бу хәзер акча саклауның иң ышанычлы ысулы.

Әгәр дә сезнең беренчел кертем минималь күләмдә генә булып, мәсәлән, 500-600 мең сум, ә калганын ипотекага алырга планлаштырсагыз — хәзер бу, әлбәттә, әйбәт вариант түгел. Зур процент ставкалары һәм кечкенә беренчел кертем — түләп булмаслык әҗәткә китерәчәк. Әмма торак шартларын яхшыртырга теләгән булсагыз, мәсәлән, ике бүлмәлене өч бүлмәлегә алыштырырга, моны нәкъ менә хәзер эшләргә кирәк. Җитмәгән сумманы ипотекага алу куркыныч булмаячак. Озын дистанциядә бу отышлы алыш-биреш булып калачак.

Шулай ук җир кишәрлекләренә ихтыяҗ кискен артты. Хәзер бакча ширкәтендә 600-700 мең сумга җир кишәрлеге алырга мөмкин. Бу инде акча саклауны гарантияли. Җир кишәрлекләренә ихтыяҗ арту сезон белән дә бәйле. Гадәттә, яз башлану белән аларга ихтыяҗ арта, — диде Ләйсән Хәсәнова.

«ФЛЭТ» күчемсез милек агентлыгының ипотека бүлеге җитәкчесе Анна Смирнова югары процентка ипотека алучылар саны бармак белән генә санарлык, диде.

— Андый алыш-бирешкә кешеләр чарасызлыктан гына бара. Яңа йортларга якынча җиде процент күләмендәге ташламалы ипотека әлегә гамәлдә. Ипотеканы күбесенчә әлеге программага эләгә алучылар ала, - диде Анна Смирнова.

 «Бер-ике атнага пауза алып торырга кирәк»

Татарстан Республикасы риелторлар гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев әлегә базар истерикада һәм паникада, дип белдерде.

— Әгәр дә үзегезгә ошаган вариантны тапкансыз һәм килешү төзү этабына килеп җиткәнсез икән, һичшиксез, күчемсез милекне алырга кирәк. Әгәр дә торак сатып алырга икеләнеп торасыз икән, базардагы тенденция азмы-күпме ачыкланганчы, тагын бер-ике атна көтәргә мөмкин. Әлегә базар истерикада һәм паникада. Квадрат метрларны тизрәк сатып калырга тырышучылар да, тизрәк алып калырга тырышучылар да бар. Шуңа күрә хәзер паникага бирелмәскә, вәзгыять фаразлый алырлык дәрәҗәгә җиткәнче, бер-ике атнага пауза алып торырга кирәк. Әлегә берни дә фаразлап булмый, — диде Андрей Савельев.

Икътисадчылар акчаны саклык белән тотарга киңәш итә

КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институтының финанс базарлары һәм финанс институтлары кафедрасы профессоры Игорь Кох бурычка керергә киңәш итми.

— Гади кешеләргә бу вәзгыятьтә финанс базарында импульсив гамәлләр кылмаска, хәзер кирәк булмаган әйберләрне алмыйча торырга кирәк, чөнки алга таба алардан котылырга һәм акчаны кире кайтарырга кыен булачак. Әлбәттә, бурычка керергә киңәш итмим. Өстәвенә, кредитлар буенча ставкалар хәзер бик югары. Икътисадый хәл тотрыклы түгел, шуңа күрә бурычны кайтару никадәр җиңел булачагын алдан әйтеп булмый.

Мондый вәзгыятьтә һәрвакыт мошенниклар активлаша. Югары керемле вәгъдәләргә, тикшерелмәгән чыганакларга ышанмаска кирәк. Каядыр акча тыкканчы, мәгълүматны берничә кат тикшерегез. Акчагызны югалтмас өчен нык сак булыгыз, — диде Игорь Кох.

Икътисад фәннәре докторы, элек Россиянең икътисадый үсеш министры урынбасары булып эшләгән Алексей Ведев акчаны саклык белән тоту моделенә күчәргә тәкъдим итә. «ТАСС» агентлыгына ул кредитлар алмаска, акчаны саклап тотарга кирәк дигән. Аның сүзләренчә, бу вәзгыятьтә хезмәт хаклары үсмәячәк, ә инфляция сизелерлек булачак. Нинди генә хәлләр булса да, мәҗбүри түләүләрдән соң акчаны мөһим кирәк-яракларга җитәрлек калдырырга кирәк.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100