news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе итеп сайланды

news_top
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе итеп сайланды
Фото: © "Татар-информ"

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе итеп сайланды. Бүген әлеге исем җиденче чакырылыш парламентның 19нчы утырышында расланып, кабул ителде.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте билгеләп узганча, бу исем вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаткан Дәүләт Советы Рәисенең тәҗрибәсен һәм белемнәрен куллану максатларында гамәлгә кертелә.

Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе парламент һәм президиум эшендә, Дәүләт Советы утырышларында катнаша ала, тәкъдимнәрен кертә ала, дип яза «Татар-информ».

  • Бүген Фәрит Мөхәммәтшин парламент рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турында игълан итте.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар