Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәрит Галиев «Б» хәрефенә җырын чыгарды: «Бака боты бетчәләгән Бибинур бәлешеннән»

news_top_970_100
Фәрит Галиев «Б» хәрефенә җырын чыгарды: «Бака боты бетчәләгән Бибинур бәлешеннән»
Фото, видео Фәрит Галиевның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Юморист һәм баянчы Фәрит Галиев чираттагы шаян җырын чыгарды. Бу юлы ул «Б» хәрефенә генә башланган сүзләрдән җыр иҗат иткән. Искәртеп узыйк, күптән түгел генә аның «А» хәрефенә башланган сүзләрдән җыры чыккан иде.

Алфавитның икенче хәрефенә дә җыр озак көттермәде. 10 көн эчендә юморист «Б» хәрефле сүзләрне дә көйгә салган.

«Сәлам дуслар, «Б» хәрефенә җыр булды ул. Өйдә җырлаган идем, куып чыгардылар. Менә сезгә шушында гына җырлап күрсәтәм –  «Болитическое», –  дип таныштырды яңа иҗат җимешенең исеме белән «ботан» образындагы артист.

Бәрәңгенең бөккәненә бәрәңге бөгештерәм,

Бәтинең бигудиларын ботак белән бөтерәм.

Биш бутыйны баганага бәйләсәм берәм-берәм,

Базардагы Барый бүген бананны бушка бирә.

 

Биш бутыйның биш башы

Бавырны бүсер басты.

Базардагы бәяләрдә башкайларым буташты.

 

Бака боты бетчәләгән Бибинур бәлешеннән,

Булатның башы буталган бетләре бәрешеннән.

Буаз балык бәбиләгән болын булган басуда,

Болар барысы булган бугай Байден бабай башында.

 

Бабай барган базарга

Балык белән баерга.

Бабай бүген бик бәхетле Бибинурда булганга.

Биләү биләп биленә баса-баса биегән,

Байденның башы буталган Бибинур бәлешеннән.

«А» хәрефенә язылган җырының мәгънәсен аңлаткан иде Фәрит. «Менә бу җырның мәгънәсе нидә: хатын-кызны нервыландырмагыз! Хатын-кыз өйдә нервылана башлый икән, лутше, абзарга чыгып, ата ат белән алма ашагыз», – дип аңлатты ул вакытта Фәрит. «Б» хәрефеннән әлегә мәгънә чыкмаганмы, бу юлы юморист: «Все, дуслар, «Б» хәрефе резиновый түгел ул, бетте», – дип кенә тәмамлады.

Социаль челтәрдә Фәрит Галиевны күзәтеп баручылар хәзер «В» хәрефенә җыр көтә. Күпләр үзләре дә «Б» хәрефенә генә башланган комментарийлар калдырганнар. «Бигрәк булган бу бала, бигрәк бер дә буталмый», «Безнең бүлнискә барып, биеп-биетегез божалуйста», «Башкитмәле булган бу», «Ну, Фәрит, әрәм йөрисең», «Брат, давай бөтен алфавитны йөреп чык», – дип көтә халык.

Бу темага: Фәрит Галиев «А» хәрефенә башланган сүзләрдән генә торган бик «мәгънәле» җыр иҗат иткән  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100