Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәрит Галиев «А» хәрефенә башланган сүзләрдән генә торган бик «мәгънәле» җыр иҗат иткән

news_top_970_100
Фәрит Галиев «А» хәрефенә башланган сүзләрдән генә торган бик «мәгънәле» җыр иҗат иткән
Фото: Фәрит Галиевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Мәҗлесләр алып баручы Фәрит Галиев шәхси аккаунтында, теге түгәрәк кысалы күзлеген киеп, гадәттәге шаян образына кереп, «А» хәрефенә башланган сүзләрдән генә торган гаять «мәгънәле» җыр җырлаган.

«Дуслар, сәлам! Мине югалттыгызмы? Мин бу арада китап укыйм. Укыйм да укыйм, укыйм да укыйм. Инде укымаган китап калмады. Хәзер, нишләргә белмәгәч, яңадан беренче классның «Әлифба»сына кайттым. «А» хәрефенә башланган сүзләр укып утырам, малай. Алар бигрәк күп икән. Менә шуларны тупладым да, сезгә бер җыр яздым. Бик җитди җыр. Ана ат тормышы турында, – дигән ул.

Алмаз, алма ашый-ашый,

Абзарда агуланган.

Ата атның арбасына

Аңгыраеп абынган.

 

Абынган да ата атны

Акылыннан аерган.

Ачы аваздан абзарда

Ат ачудан акырган.

 

Ата ат акырганына

Аптыраган ана ат.

Ата атны арт аяктан

Алып аткан автомат.

 

Абзар артында – ата ат,

Алмаз абзый – арбада.

Ана атны аптыратсаң,

Авышырсың абзарда!

Менә бу җырның мәгънәсе нидә: хатын-кызны нервыландырмагыз! Хатын-кыз өйдә нервылана башлый икән, лутше, абзарга чыгып, ата ат белән алма ашагыз», – дип сөйләгән Фәрит социаль челтәргә куйган видеосында.

Фәритнең җыры виртуаль дусларының кәефен күтәргән. «Әстәгы, ничек телең буталмады?», «Уф, үтердең», «Юмор остасы!», «Шәп булган бу!», «Хит инде», «Әйдә, башка хәрефләргә дә җыр көтеп калабыз», – дип, комментарийлар язганнар.

Видео: Фәрит Галиевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100