Бүген яшерен электрон тавыш бирү юлы белән Татарстан Дәүләт Советы рәисе итеп Фәрид Абдулганиев сайланды. Аның кандидатурасы өчен җиденче чакырылыш парламентның 24нче утырышында 81 депутат тавыш бирде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгышында: «Фәрид Солтанович яхшы юл узды: шәһәрдә дә, министрлыкта да эшләде, кече һәм урта бизнесны үстерү юнәлешендә күп эшләде», – диде.
Ул мондый җитәкче эшендә компетенцияләр кирәк булуын билгеләп узды. «Өйрәнер, янәшәсендә – Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Хәйруллович, тәрҗибәле урынбасарлар. Барыбыз да республика иминлеге хакына эшлик!» – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе парламентарийларга.
«Барыгызга да миңа күрсәтелгән ышаныч өчен зур рәхмәт! Хәзер җиң сызганып эшкә керешик!» – диде Фәрид Абдулганиев җавап чыгышында.