Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәридә Әхмәтшина юбилее турында: «Әле дә «Фәридә вайбыннан чыга алмыйбыз» дип язалар»

Шушы көннәрдә Татарстанның халык артисты, Казан шәһәр филармониясе җырчысы, «Фәридә – Алсу» дуэты солисты Фәридә Әхмәтшина үзенең алтын юбилеен билгеләп үтте. Артист бәйрәм кунакларын үзенең искиткеч матур образы белән дә шаккатырды. Җырчыны гомер бәйрәме белән «Интертат» та котлады.

news_top_970_100
Фәридә Әхмәтшина юбилее турында: «Әле дә «Фәридә вайбыннан чыга алмыйбыз» дип язалар»
Фото: Фәридә Әхмәтшинаның шәхси архивыннан

«Ярты гасыр бәхет һәм мәхәббәт»

Фәридә апа, узган туган көнегез – юбилеегыз белән сезне! Социаль челтәрләр аша сокланып күзәттек. Бәйрәм бик матур узганга охшаган.

2025 ел – безнең өчен вакыйгаларга бик бай ел булды. Беренчедән, без «Фәридә – Алсу» дуэтының юбилеен уздырдык. Алсу белән иҗат юлын башлавыбызга 30 ел тулды.

Икенчедән, минем әтием белән әнием быел алтын туйларын бәйрәм итә. Аларның өйләнешкәннәренә 50 ел. Мин әти-әниемнең алтын туен, үземнең матур юбилеемны һәм сәхнәдә иҗат итә башлавыбызга 30 ел тулуны бер уртак датага берләштерергә булдым.

Шуларга өстәп, гаиләбездә тагын бер куанычлы вакыйга булды. Күптән түгел генә минем Яңа Уренгойда яшәүче иң кечкенә сеңлемнең кызы туды. Юбилеемдагы иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң зур кунагым – 2 айлык «племянницам» иде.

Без гаиләдә 4 кыз үстек. Әтиебезнең малайлы буласы килсә дә, кыз арты кыз туа торган. Шуңа да карамастан, ул – бүгенге көндә иң бәхетле әти. Бәйрәм вакытында безгә карап: «Тагын кемдә шундый 4 кыз бар әле», – дип, бик сөенеп утырды.

Юбилей кичәмне «Ярты гасыр бәхет һәм мәхәббәт» дип атадым. Минем өчен бу – тормышымдагы кульминацион көн булды. Бүгенге тормыш – сәясәт, икътисад, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт – барысы да шундый катлаулы. Кунакларымның, барлык борчулар турында онытып, минем гаиләмә кунак булып килүләрен теләдем. Мин туып үскән һәм үзем корган гаиләмә. Мин дә бит инде 3 бала әнисе. Олы улыбыз Саматка – 24, Фәрхәдкә – 18, кызыбыз Әлфиягә 11 яшь тула. Шундый буй җиткән егетләрем булуына кайвакыт үзем дә ышанмыйм (көлә).

Мин һаман күңелем белән 25-30 яшьләрдә генә әле. Балаларым миңа дусларым кебек. Мин алардан бик күп нәрсәләргә өйрәнәм. Чөнки замана үзгәрә бара, хәзер мөмкинлекләр бик күп. Мин дә улларымнан калышмаска, һәрвакыт трендта булырга тырышам. Алар мине өйрәтәләр, ә минем максатым – аларга мәхәббәт, наз, кайгырту бүләк итү. Гомумән, спектакль, концертлардан бушаган вакытымны мин өйдә үткәрергә, балаларны каршыларга, гаиләм өчен кичке аш әзерләргә яратам.

Фото: © Фәридә Әхмәтшинаның шәхси архивыннан

Юбилей кичәмнең дә җылы, рәхәт булуын теләгән идем, һәм ул шулай булып чыкты, дип саныйм. Бәйрәм тортын чыгарганда нәрсә әйтермен икән, дип борчылган идем. Ничектер барысы да импровизацион рәвештә, үзеннән-үзе килеп чыкты. Сүзләремне әйтеп бетергәч, кунакларыма карыйм, барысы да күз яшьләрен сөртә. Шул мизгелдә үзем дә елап җибәрдем. Менә бит ул кешелек балансы. Бернинди алдан әзерләнгән сүзләр дә, ясалмалык та кирәкми. Без ясалмалыктан шул дәрәҗәдә арып, ихлас хисләр, ихлас сүзләрне сагынганбыз икән. Чөнки әле дә: «Без һаман бәйрәмдәге халәттән, Фәридә вайбыннан чыга алмыйбыз», – дип шалтыраталар, язалар. «Ә нигә аннан чыгарга? Чыкмагыз, шулай яшәгез», – дип көләм.

Туган көнемдә әти-әниемнең нинди бәхетле булуларын күрсәгез икән. Бу тормышта барысы да вакытлыча икәнлеген барыбыз да беләбез. Минем дә әлеге көнне хәтеребезгә саклап куясым килде. Әлеге кичәдә аларга минем бөтен дусларым, хезмәттәшләрем килеп рәхмәт әйтте, кочаклады.

Фото: © Фәридә Әхмәтшинаның шәхси архивыннан

Әтием ахырдан үзләренең алтын туйларын да искә алуыма сөенде. Ничек искә алмыйсың, ди! Әти-әниемнең никахы – күкләрдә укылган никах ул. Әтием гомер буе санэпидстанциянең баш табибы булып эшләде. Әнием дә табибә минем. Без – һәрвакыт чисталык, тәртип хөкем сөргән, өстәл тулы тәмле ризык булган табиблар гаиләсеннән. Мин әти-әниемә үзләренең барлык уңай сыйфатларын безгә дә биргәннәре өчен чиксез рәхмәтлемен. Иң мөһиме – алар мине оптимист булырга, юк нәрсәдән дә матурлык күрә белергә өйрәттеләр. Мин моның белән горурланам һәм бу сыйфатның үз балаларыма да күчүен телим.

Фото: © Фәридә Әхмәтшинаның шәхси архивыннан

Хәзерге мизгелләрдә юбилейдан видеолар карап утырам. Әлеге кичкә кабат-кабат әйләнеп кайтам. Дустым Ләйсән Мәхмүтова: «Син булган җирдә һәрвакыт кояш, һәрвакыт җылы. Син булганга, мин эштә дә өйдә кебек», – диде. Шул сүзләрне тыңлап, күземә яшьләр тулды. Үзеңнең кечкенә генә гамәлләрең белән дөньяны, кешеләрнең күңелләрен үзгәртә алуың – нинди зур бәхет.

Бәйрәмнең ничек узганын да сизмәдек. Югыйсә, мин аңа бик озак әзерләнгән идем. Хәтта кечкенә кызчыгыбыз да арымады, еламады, безнең атмосферага кушылды. Мин исә кич буе «сабый еламаса, күз тимәсә ярар иде» дип борчылып утырган идем.

Кичә әти-әниләремне, сеңелләремне озаттым. Хәзерге минутларда чәчәкләр диңгезенә күмелеп, бәхетле булып утырам. Мин чәчәкләр бик яратам, үзем дә композицияләр ясыйм. Матур итеп өстәлләр корып куярга, шигырьләр язарга яратам. Менә шундый иҗади кешемен.

Кәефем, рухым күтәренке бу көннәрдә. Хәтта тәрәзә артындагы шушы яңгыр да әлеге хисләремне арттыра гына. Яңгыр яуганда барлык теләгән теләкләр кабул була, диләр бит. Барыбызның да изге теләкләре кабул булсын, яхшы нияттә яшик.

Фото: © Фәридә Әхмәтшинаның шәхси архивыннан

Бәйрәмдә сезнең өчен иң истә калырлык, иң кадерле бүләк нинди булды?

Еракларда яшәүче барлык сеңелләремнең кайта алуы – минем өчен иң зур бүләк булды. Һәм, әлбәттә инде, чәчәкләр! Барысы да мин ярата торган нәфис алсу төсләрдәге, искиткеч чәчәк бәйләмнәре кабул иттем.

Шулай ук минем өчен иң зур бүләк, иң кыйммәтле байлык – әти-әниемнең миңа тормыш бүләк итүе. Мин яши, ярата, иҗат итә ала торган тормыш!

Бәйрәмнең форматы нинди иде? Барысын да үзегез планлаштырдыгызмы?

Бәйрәмнең форматы ирекле иде. Алып баручыбыз Мөнир Рахмаев белән бик яхшылап әзерләндек. Таныштыру өчен һәр кунак турында тасвирлама яздым. Аларны ресторанның өске катында, яшел террасада каршыладык. Җиңелчә кабымлыклар һәм төрле соклар, фрешлар белән фуршет әзерләгән идем. Тере чәчәкләр белән бизәлгән бик матур фотозона ясадык. Һәр килгән кунак белән күрешеп, фотога төштек. Дусларым, якыннарым, бу көннең истәлеге буларак, миннән профессиональ фото алачак. Мөнир һәр кунак турында шаян рухта сөйләп, таныштырып барды. Аларны Голливуд йолдызлары белән тиңләп чыгара торды. Бәйрәмнең бу өлеше романтик стендап форматында узды, дип әйтергә була.

Бәйрәмнең төп өлеше ресторанда үтте. Музыканы тулысынча үзем сайладым. Чөнки мин музыкаль бизәлешкә карата бик таләпчән. Кичәдә рок-н-ролл, джаз, татарча хитлар яңгырады. Кунакларга Алсу белән үзебез дә матур җырларыбызны бүләк иттек.

Алсуым да искиткеч матур иде бәйрәмдә. Бәлки, үзегез дә игътибар иткәнсездер, безнең дуэт соңгы вакытта башкача күренә. Элегрәк теккән костюмнарыбызны кию өчен, без формаларыбызны үзгәрттек (көлә). Хәзер бөтен теләгән киемнәребезне дә киеп йөри алабыз. Узган елның май аеннан бирле әкренләп кенә ябыктык. Чөнки авырлыкны кисәк ташларга ярамый. Формага килү буенча үз методикабызны әзерләдек, дип тә әйтә алабыз. Әмма бу методикада иң мөһим әйбер ул – күңел тынычлыгы. Барыбыз да тыныч күңел белән, бәхетле булып яшәсәк иде. Бер-беребезгә авыр сүзләр әйтергә, рәнҗетергә тиеш түгелбез. Чөнки барлык кешеләр дә бәхеткә лаек. Аларны Аллаһы Тәгалә яратылсыннар өчен тудырган. Безнең филармония коллективыбызда да соңгы вакытларда тулы идиллия, күз тимәсен. Филармониябез гөрләп тора. Шушы коллективта иҗат итүебез, үсүебез белән бәхетлебез.

«Чәчемне кистермәдем»

Туган көнегездә үзенчәлекле образда идегез. Әлеге образны үзегез уйлап таптыгызмы, стилист белән эшләдегезме? Сезне гел озын чәч белән күреп ияләнгәнгә, кыска прическагыз да игътибарны җәлеп итте. Чәчләрегезне кистерергә туры килдеме, әллә инде бу – бик оста ясалган прическамы?

Образыма килгәндә, мин бик тә элекке киноларны карарга яратам. Һәрвакыт андагы актрисалар кебек кыска чәчле һәм нечкә билле булу турында хыялландым. Бәйрәм образын уйлаганда үземә үзем стилист булдым. Аның идеясе исә кызымның туган көненнән соң туды. 10 яшьлегенә кызымны да матур курчак итеп киендерәсем килеп, шундый ук фасондагы күлмәк тектерткән идем. Әлфиям – минем бик яратып, 2 малайдан соң көтеп алган кызым. Бәхетләре була күрсен. Кызымны әлеге образда күргәч: «Ә нигә әле безгә бертөсле күлмәктән булмаска?» – дигән фикер килде. Күлмәгемә тукыманы, бөтен җирдән эзләп бетереп, таба алмагач, интернет-кибет аша кайтарттым. Концерт костюмнарын тегүче кызыбыз аны тиз арада тегеп тә бирде.

Фото: © Фәридә Әхмәтшинаның шәхси архивыннан

Прическамның да идеясе үземнеке. Чәчләремне кистермәдем. Таныш чәчтарашым белән, минем озын чәчләремне ничек яшерергә дип, бик озак уйладык. Бу – бик дөрес итеп ясалган Голливуд каресы.

Сәхнәгә чыгар алдыннан чәчемә прическаларны гел үзем ясыйм. Бу юлы да башта үзем, аннан чәчтараш белән бергәләп ясап карадык. Шушы образымны булдырырга ярдәм иткән мастерларыма зур рәхмәт.

Бөтен кешенең дә күзе, беренче чиратта, сезнең озын, матур чәчләрегезгә төшә. Чәчләрегезне ничек карыйсыз? Сезнең берәр кайчан кыска прическа белән йөргәнегез булдымы?

Үз гомеремдә беренче тапкыр кыска прическаны менә шушы юбилеема ясаттым. Чәчләрем балачактан озын булды. Мәктәпкә дә чәчләремне ике толымга үреп йөрдем. 3 ел элек кенә бераз гына кистерергә туры килде, чөнки билемнән дә узып киткәнгә, каравы уңайсыз була башлаган иде.

Минем әниемнең дә, әбиемнең дә чәчләре озын. Алга таба да озын чәч белән йөрергә уйлыйм. Чөнки хатын-кызның бөтен матурлыгы чәчендә дип саныйм.

Карауга килгәндә, мин чәчемне атнага 1 тапкыр гына юам. Ешрак юган саен аларның табигый ялтыравы, матурлыгы кими. Чәчләр ял итәргә тиеш. Ниндидер махсус шампуньнәр кулланам дип әйтмәс идем. Әмма атнага 1 тапкыр чәчләргә маска ясарга кирәк. Чәчләр дә, тән тиресе кебек үк, дымландырып торуны сорый. Аннан чәчләрне гел назлап, сыйпап торсалар, алар үсәләр. Аларны яратырга кирәк, шул исәптән, үзегез генә түгел, ә якыннарыгыз да яратып торсын.

«Алсу белән сөйләшмәгән килеш тә бер-беребезне тоябыз»

«Фәридә – Алсу» дуэты иҗатта да, тормыш та гел бергә. Сез Алсу апа белән бертуганнар кебек.

Алсу – минем сердәшем. Зур юлларда да без гел бергә. Хезмәттәшләребез бездән: «30 ел эшләп, сөйләшеп туймадыгызмыни әле», – дип көләләр. Бер тәүлек күрешми торсак та, безнең шундый күп сүзләребез җыела. Иҗат юлыбызны бергә башладык, бергә үттек, бүгенге дәрәҗәле исемебезгә дә бергәләп килеп җиттек.

Халык артисты исемен алгач ниләр хис иттегез?

Казанда узган концертыбызда безгә халык артисты исемен бирүләре турындагы указны укыганда, икебез дә шок халәтендә калдык. Чөнки бу хакта белмәгән идек. Әле ярый Алсуым янәшәмдә булды. Аерым-аерым булсак, егылган булыр идек бу яңалыктан (көлә). Бер-беребезне кочаклап алдык, елаштык. Әмма алда әле ярты концертыбыз бар иде, көчкә тынычлана алдык. Концертның калган өлеше канатлар куйгандай, бер тында узды. 3 сәгать барса да, бер генә торып чыгып киткән кеше дә булмады. Концерт беткәннән соң халыкның басып алкышлавы да канатлар куйды.

Сүз уңаеннан әйтим әле. Безгә: «Сезгә исемне соң бирмәделәрме?» – дигәнне еш ишетергә туры килә. «Сез нәрсә, иң тәмле чакта, бик вакытлы бирделәр», – дим андыйларга. «Без сезне инде күптән халык артистлары дип уйлаган идек», – дип язучылар да бар. «Шулай уйлавыгыз бик әйбәт», – дим. Бу тормышта барысы да ничек тиеш – шулай бара. 30 ел әле ул иҗатта яңа үрләр яуларга башлангыч кына. Дөньялар тыныч булсын да, Алсуым, үзем сау-сәламәт булыйк. Тыңлаучыларыбызны алга таба бик күп яңа җырлар, яңа образлар белән сөендерербез әле, Аллаһы боерса.

Фото: © Фәридә Әхмәтшинаның шәхси архивыннан

Сез эчке халәтегез белән дә охшаш сыман.

Без Алсу белән сөйләшмәгән килеш тә бер-беребезне тоябыз. Хәтта бер үк төрле ризыклар пешерәбез. Мин мәсәлән, эшкә киләм дә: «Бүген тары боткасы пешердем», – дим. «Карале, миндә шуны пешердем бит», – ди Алсу. Аллаһы Тәгалә кайчандыр юлларыбызны берләштерде.

Иҗади планнарыгыз белән дә бүлешсәгез иде.

Яңа Камал театрының берәр залында тере инструментлар белән концерт кую хыялыбыз бар безнең Алсу белән. Тамашачылар белән якыннан аралашу мөмкинлеге булган, бик җылы, рәхәт концерт буларак күрәбез без аны.

Әлбәттә, филармониябездә яңа спектакльләр, яңа проектлар көтелә. Алар турында аерым сөйләрбез әле. Аллаһка шөкер, иҗатта кайнап яшибез, һәм бу – зур бәхет. Шундый коллективта эшләвем – бәхет. Алсуым булу – бәхет. Чөнки татар эстрадасында ике тавышка җырлый торган хатын-кызлар башка юк.

«Балансны сакларга тормыш иптәшем ярдәм итә»

Фәридә апа, сез – үрнәк әни, уңган-булган хатын-кыз, популяр җырчы. Барысын да тигез алып бару өчен балансны ничек табасыз?

Мин моның өчен тырышам, кайсыдыр яктан бушлык булуын теләмим. Гаиләм бәхетле булганда, иҗатым да бара. «Синең өчен гаилә өстенрәкме, әллә иҗатмы?» – дип сорасалар да, мин: «Икесен дә бер күрәм», – дип әйтер идем. Үлчәү тәлинкәсенә салып карасам, алар минем өчен бер тигезлектә.

Әлеге балансны сакларга тормыш иптәшем Маратым да ярдәм итә. Ул бик тәмле пешерә. Безнең гаиләдә «син – менә моны, ә мин моны эшләргә тиеш» дигән әйбер юк. Иҗатта да бергә кайныйбыз, гаиләдә дә.

Фото: © Фәридә Әхмәтшинаның шәхси архивыннан

Күпләрегез беләдер, минем ирем дә – иҗат кешесе. Башта музыка училищесын, армия хезмәтеннән соң консерватория тәмамлаган. Элегрәк оркестрда да эшләде, бик күп көйләр иҗат итте. «Фәридә – Алсу» дуэтыбыз популярлашкан чорда безнең продюсерыбыз булып та торды. Бүгенге көндә ирем – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, 7 фильмга саундтрек, 50дән артык спектакльгә көй язган популяр композитор. Ул республикабыздагы барлык театрлар белән дә хезмәттәшлек итә. Мин исә Маратның җырларын өйдә башкарып, театр актерларына үрнәк буларак әзерлим. Шулай иткәч, аларга җырларны өйрәнүе җиңелрәк була. Менә шулай үзара ярдәмләшеп яшибез. Маратым – минем терәгем, канатларым. Без бергә булганга гына иҗатны да, гаиләне дә баланста тота алабыз.

Зур рәхмәт хис-кичерешләрегез белән бүлешкәнегез өчен. Алга таба да уңышлар сезгә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100