Композитор, кинопродюсер Марат Әхмәтшинга Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелгән. Куанычлы хәбәрне социаль челтәрләрдә аның тормыш иптәше, «Фәридә – Алсу» дуэты солисты Фәридә Әхмәтшина җиткерде.
Якын дуслары әлеге яңалыкны чын күңелдән сөенеп кабул иткән. «Бу – чыннан да бик яхшы хәбәр. Икегезнең дә уңышыгыз», – дигән Зөлфия Вәлиева. «Алдагы көннәрдә дә шулай шатланып яшәргә язсын», – ди Айгөл Бариева. «Котлыйбыз! Күптән бар дип уйлый идек», – дигән Алсу Фазлыева.
Мәдинә Гайнуллина: «Котлыйбыз Марат әфәндене һәм гаиләңне, Фәридәкәй. Дәвамлы иҗат теләп калабыз», – дип язган.
«Марат – бик талантлы һәм тыйнак кеше. Ул әлеге бүләккә бик лаек. Чын күңелдән котлыйм», «Бу вакыйга инде 10 ел элек булырга тиеш иде», – дигән фикерләр дә очрый.