Фараз: киләсе елда Татарстанда реаль хезмәт хакы 2,4 процентка артачак
Киләсе елда Татарстанда реаль хезмәт хакы үсеше 2026 елга карата 102,4 процент тәшкил итәр дип фаразлана. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте.
«Дәүләт Думасына 2027 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләмен 28 935 сум итеп билгеләү турында закон проекты кертелде», – дип сөйләде ул.
Олег Пелевин сүзләренчә, хәзерге вакытта социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе икътисадның реаль секторында минималь хезмәт хакын 2027 елның 1 гыйнварыннан арттыру мәсьәләсен эшкәртә.
Олег Пелевин, Татарстан Рәисе парламентка юлламада билгеләп узганча, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга игътибарны арттырырга кирәклеген әйтте. «Һәр предприятие белән эшләргә кирәк», – диде министрның беренче урынбасары.
Ул, шулай ук, хәзерге вакытта Татарстанда эш белән тәэмин итүчеләр тарафыннан 102 меңнән артык вакансия тәкъдим ителүе турында хәбәр итте.