Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"ФАПлар кечкенә авылларда да төзелгәч, үзенә күрә бер культура да формалаша"

Авыл халкының тормыш сыйфатын арттыруга йөз тоткан программаларның әһәмияте зур. Шулар арасында фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАП) төзү, төзекләндерүгә багышланган киңкүләм программа игътибарга лаек. 2018 елда бу юнәлештә нинди эшләр башкарылган? Киләсе 2019 елга планнар ничегрәк? Бу хакта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев белән әңгәмә кордык. 

news_top_970_100
"ФАПлар кечкенә авылларда да төзелгәч, үзенә күрә бер культура да формалаша"

– Татарстанда ФАПлар төзү программасы кайчан гамәлгә керде? Программаның асылын искәртеп үтсәгез иде.

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, 2012 елдан Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитар ярдәмен камилләштерү буенча чаралар гамәлгә ашырыла. Программа да нәкъ менә шул елны үз көченә керде. Шул вакыттан бирле 2 меңнән артык сәламәтлек саклау объектында (ФАПларны да исәпкә алып) 1,98 млрд сумлык эшләр башкарылды. Барлыгы 550 мең квадрат метр мәйданда төзү, төзекләндерү эшләре үткәрелде. 2012 елдан 2017 елга кадәр республикада 412 ФАП, 14 табиб амбулаториясе сафка басты. Сәламәтлек саклау тармагының беренчел звеносына караган 1513 оешмасында капиталь ремонт ясалды. 134 учреждение медицина җиһазлары белән тәэмин ителде.

– 2018 ел төгәлләнеп килә. Быел Татарстанда ничә ФАП һәм табиб амбулаториясе сафка басты?

– 2018 елда республикабызда 44 ФАП, 11 табиб амбулаториясе төзелде. Нәтиҗәдә, республикадагы ФАПларның саны декабрь ахырына 456 га җитәчәк. 44 фельдшер-акушерлык пунктларының 33ендә, 5 табиб амбулаториясендә бүген инде халыкка хезмәт күрсәтелә. Калганнарын декабрь азагына кадәр төзеп бетереп кулланышка кертү ниятләнә. Шулай ук, быел республикада медицина тармагының беренчел звеносында 7 объектта капиталь ремонт һәм медицина җиһазлары белән тәэмин итү эшләре башкарылды.

– Бу эшләргә агымдагы елда күпме акча сарыф ителде?

– 2018 елга каралган эшләрнең һәммәсенә 330 млн сум акча тотылды. Программаны финанслауга килгәндә, акча бюджеттан бүлеп бирелә. Министрлар Кабинеты карары белән тендерлар үткәрелеп, генераль подрядчы билгеләнә. 2019 елда да бу программа дәвам итәчәк. Бүгенге көндә Министрлар Кабинеты карары чыгарга тора. Гыйнвар айларында тендерлар үткәреп, февраль аенда бәйгенең нәтиҗәләре чыгарга тиеш.

– Киләсе 2019 елга планнар ничегрәк? Күпме объект төзеләчәк? Бу максатларга күпме акча каралган?

– Киләсе елга 45 ФАП, 9 табиб амбулаториясе төзү, 9 сәламәтлек саклау объектында капиталь төзекләндерү һәм җиһазлау ниятләнә. 2019 елга бу максатларга бүлеп биреләчәк акча 340 млн сумнан да ким булмас.

– Бер ФАП төзелеше якынча ничә сумга төшә?

– Торак пунктларда яшәүче кеше санына карап, ФАПларның ике варианты бар. Халкы 800 кешедән кимрәк булган авыллар өчен беренче варианты каралган. Дүрт модульдан торган корылманың мәйданы 62,5 квадрат метр. Ул электр энергиясе белән җылытыла. Мондый ФАПларның бәясе 3 млн сумга төшә. 800 дән артык кешеле авылларда 83,3 квадрат метрлы ФАПлар төзелә. Алты модульдан торган корылманың бәясе 3,7 млн сум тәшкил итә. Алар газ белән җылытыла. Модульле табиб амбулаторияләре мәйданы тагы да зуррак – 118 квадрат метр.


– Ремонт ничә ел элек төзелгән объектларда үткәрелә?

– Капиталь ремонт, кагыйдә буларак, 5-10 ел элек төзелгән ФАПларда башкарыла. Бу объектлар модульле технология буенча түгел, кирпеч, панель йортларда төзелгән бит, шуңа күрә тулысынча капремонт ясала. Нәтиҗәдә, элек төзелгән ФАПлар яңа санитар таләпләргә җавап бирә башлый, яңа җиһазлар куела, вентиляция системалары яңартыла. Элекке ФАПлар нык үзгәрә.

– ФАПлар нинди проект буенча төзелә? Подрядчы оешмалар ничек сайлана?

– Барлык ФАПлар да бердәм модульле проект буенча төзелә. Алар заводта модульле технология буенча сафка бастырылган. Азнакай Нефтемаш заводы җитештерә. Корылманы җыю да тиз бара. Бу тиз башкарыла торган технология. Идән, түшәм, җиһазлары – бөтенесе заводта комплектлана. Махсус бригада бер атна эчендә җыеп бетерә. Тагын 2-3 атна эчендә төрле эшләр, шул исәптән бизәү эшләре үткәрелә. Аннары заманча объект килеп чыга. Ә урыннарда алдан фундаментлар әзерләп куела. Башкарма комитетлар юлларны, тиешле инфраструктура челтәрен әзерләр куярга тиеш була. Җиһазлар, җайланмалар белән тәэминат бина корылып куелгач кына башкарыла. Аннары объектны куллануга кертү акты бирелә. Шуннан соң гына хезмәт күрсәтә башларга ярый. Федераль закон буенча тендер үткәрелә. Нәтиҗәдә, җиңүче компания билгеләнә. 

Шушы елларда “Азнакай Нефтемаш” заводы җиңеп килде, чөнки аларның махсус куәтләре, кешеләре, җиһазланышы бар. Ул модульләрне завод җыйгач, кемдер аларны аннары урында җыярга тиеш. Субподряд оешмалар җәлеп ителә, алар районнарның җирле подрядчылары да булырга мөмкин.

– Төзелеш өчен ниндирәк материаллар кулланыла? Гомумән, бу объектларның хезмәт итү срогы ничә ел?

– Бүгенге көндә иң заманча, югары технологияле материаллар кулланыла. ФАПларның сэндвич панельлары өч катламлы, тыштан металл профильләр, эчтән экологик чиста, җылылыкны саклаучы җылыткыч материаллар. Алар барлык нормативларга җавап бирә. Эчке эшләр өчен полипропилен һәм башкалар кулланыла. Бу объектларның хезмәт срогы – ким дигәндә, 25-30 ел. Әгәр дә аттестация вакытында берәр нәрсә килеп чыкса да, агымдагы ремонт эшләре белән төзәтелә.

– Сыйфатсыз төзелеш очраклары теркәлгәне булдымы?

– Төзелешкә кагылышлы шикаятьләрне без карыйбыз. Шушы елларда ФАПларның төзү сыйфатына карата зарланулар булмады, булса да, 1-2 генә. Массакүләм мөрәҗәгатьләр юк. Модульле технология булгач, аны әзер җыелган автомобиль дияргә була. Әгәр дә ниндидер урында ФАП кирәк булмый башлый икән, әйтик, кешеләр әзәйде ди, аны икенче урынга да күчереп була.

– Татарстан район, бистәләрендә кайда, күпме ФАП кирәк булуы ничек билгеләнә? Программа ничек формалаштырыла?

– Аның тәртибе бар. Муниципаль берәмлекләрдә торак пунктларда объектлар төзелеше күләме төрле тармак министрлыклары белән килештерелә. Сәламәтлек саклау министрлыгы кайда, күпме ФАП кирәген карый. Шул мәгълүмат буенча карар төзелә. Аннары министр раслый.

– Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, бездә программаны гамәлгә ашыру ничегрәк бара?

– Татарстан лидер дияр идем. Безнең ФАП проектлары башка төбәкләрдә дә кулланыла. Татарстанның үрнәге Россия Федерациясендә таратыла дияргә була. Кырым, Көньяк, Төньяк Осетиядә дә бар. Көньяк төбәкләр кызыксына, чөнки аларны урнаштыру җиңел. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы программаны илкүләм дәрәҗәгә кертте.

– Программаны шәхсән үзегез ничек бәялисез?

– Әһәмияте, минемчә, шул: ФАПлар кечкенә авылларда да төзелгәч, үзенә күрә бер культура формалаша дияр идем. Анда әби-бабайлар да, яшь гаиләләр дә сәламәтлекләрен тернәкләндереп кенә калмый, үзара җанлы аралашу да оеша. Авыл җирлекләрендә медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел челтәрен үстерү бик кирәкле эш дип саныйм. Мин моны иң мәгънәле программа дияр идем. 

Кеше үзе район башлыкларына мөрәҗәгать итә. Күпсанлы мөрәҗәгатьләрдән кайда, күпме ФАП кирәклеге буенча программа төзелә. Бу турыда министрлыкка җибәрелә, ә министрлык Министрлар Кабинетына әйтә. Бу кеше үзе формалаштыра торган программа дияр идем. Кешенең теләге буенча төзелә алар, шуңа күрә бер район да игътибардан читтә калмый. Бу чыннан да халыкка якын программа. Аларның ачылышы да концерт белән тантаналы уза бит. Бөтен авыл халкы җыела, үзенә күрә матур бәйрәм килеп чыга. Бу чыннан да авыл халкы өчен шатлык. Моны бүтәнчә әйтеп тә булмый.

Программаны дәвам итү кирәк. Кеше бармагын киссә дә, кан басымы булса, башы авыртса да, кая да булса барырга тиеш бит. Күрше авылга җәяү йөрергә, я машина белән йөрергә тиеш түгел. Беренчел звено шуның белән әһәмиятле дә: авыл халкы үз аягында тиз генә анда барып җитәргә тиеш.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100