Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнис Хөсәеновны генералы «Человек-паук» белән чагыштырган

news_top_970_100
Фәнис Хөсәеновны генералы «Человек-паук» белән чагыштырган
социаль челтәрләр

Украинада БТР куып алып китеп танылган Башкортстанның Тәтешле районы егете Фәнис Хөсәеновның әнисе улы турында сөйләгән. Видеоны «Mash batash» Телеграм каналына куйганнар. 

«Тәтешледән алып китәчәкләрме, Уфаданмы икәнен белмәдек. 26 июнь идеме соң, Уфага алып барып куйдык без аны. Военкоматта алып калдылар.

«Әнекәү, мин озакка түгел, тиз кайтам», – диде. Кайтыр алдыннан генералы видеоязма җибәргән. Елый-елый сөйләде. «Рәхмәт сезгә шундый малай үстергән өчен. Бик егәрле. Фәнис – гади кеше түгел, Үрмәкүч-кеше (Человек-паук). Мондый кешене үз гомеребездә беренче тапкыр күрәбез», – диде. «Тагын шундый егетләр табам», – диде. Ул видеоны югаттым инде мин», – дигән Фәридә ханым Хөсәенова.

Шулай ук әнисе Фәниснең танк куып алып китеп танылуына бик нык сөенгәнлеген билгеләп үткән. «Аның шатланганын сөйләп кенә аңлата торган түгел», – дигән ул.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100