Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнис Хөсәенов истәлегенә музей ачканнар

news_top_970_100
Фәнис Хөсәенов истәлегенә музей ачканнар

Халык героена әверелгән Тәтешле егете Фәнис Хөсәенов истәлегенә музей ачканнар. Ул Яңа Кайпан авылы урта мәктәбендә урнашкан. Фәнис башлангыч сыйныфларны шушы мәктәптә тәмамлаган. Музейның видеосын «ВКонтакте»дагы «Фәнис Хөсәенов истәлегенә» төркеменә аның беренче укытучысы Айсылу Хаҗипова куйган. Комментарийлардан аңлашылганча, музейны оештыру эшләре белән дә ул шөгыльләнгән. 

Музей өчен мәктәптә бер аерым кабинет бүлеп биргәннәр. Анда Фәниснең сыйныфташлары һәм укытучылары белән төшкән фотоларыннан стендлар карарга мөмкин. Шулай ук геройның гаилә һәм хәрби операциядә төшкән фотоларын да урнаштырганнар. Бирегә Фәнис утырып укыган парта, аның хәрби киемнәре һәм башка истәлекле әйберләре куелган.

Әлеге музейны күрергә теләүчеләр саны күп булырга охшаган. «Аның мәктәбендә музей булдыруларын бик теләгән идек», «Фәниснең якты истәлеген саклавыгыз өчен рәхмәт. Җәйгә таба килербез», «Яшь буынга үрнәк булып, күңелләребездә мәңге яшәр Фәнис», – дип комментарийлар язалар һәм аны оештырган кешеләргә рәхмәт белдерәләр төркемне карап баручылар. 

Тәтешле егете Фәнис Хөсәенов хәрби операциядә каршы якның бронетранспортерын куып алып китүе, шул БТР белән яраланган генерал-майорны коткаруы белән танылды. Гыйнвар башында Фәниснең һәлак булуы билгеле булды. Аны 17 гыйнвар көнне туган авылы зиратына җирләделәр. 

 

Фото: © Әнисе белән кызы Фәниснең музеенда. https://vk.com/club218315065

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100