Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнис Хөсәенов истәлегенә шигырь: «Әни җаным, кичер, йөрәгеңә, уйламыйча, утлар кададым»

news_top_970_100
Фәнис Хөсәенов истәлегенә шигырь: «Әни җаным, кичер, йөрәгеңә, уйламыйча, утлар кададым»
https://vk.com/club220783973

Вафатына ярты елдан артык вакыт узса да, Башкортстан егете, махсус операциядә каршы як БТРын куып китеп танылган Фәнис Хөсәенов исеме онытылмый. Халык Фәнис хөрмәтенә әледән-әле яңа шигырьләр иҗат итә, герой исемендәге рәсми төркемдә язып, әнисенең, туганнарының хәлләрен белешеп тора.

Фәниснең якты истәлегенә язылган шигырьләрнең берсе:

Соңгы уйланулар

Балачагым үтте шуклык белән,

Бәхет йолдызларын эзләдем.

Кирәгеннән артык кыю булдым,

Башкачарак күрде күзләрем.

Яндым-көйдем яшәү дәрте белән,

Борчу-хәсрәт булды юлымда.

Әкияттәй матур тормыш кору

Хыял булып калды уемда.

Канатланып киттем, язмышымны

Үзгәртәм дип, якты тормышка.

Тик белмәдем, язмыш җиле мине

Калдырасын утлы борылышта.

Әни җаным, кичер... йөрәгеңә

Уйламыйча утлар кададым.

Чарасыздан кылган эшләремнең

Хаталарын бик соң аңладым...

Туган илне, таныш иптәшләрем,

Саклар өчен кердем утларга...

Сезне аңлап, ярдәм кулын сузган,

Чын күңелдән, рәхмәт дусларга.

Кире кайтып булса үткәннәргә,

Белер идем ничек яшәргә.

Кыюлыгым, акыл белән җигеп,

Юл күрсәтер идем яшьләргә.

Туган якка кайтты Герой исемем,

Үзем генә кайта алмадым...

Якты дөньяларда яшәү бәхетен,

Тик соңырак кына аңладым...

Китеп бардым, ил батыры булып,

Хыялларны утта яндырып...

Минем юлым балам дәвам итәр,

Бар кешене таңга калдырып.

Люция Бикмуллина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100