Ростовтан кайтучы борт тоткарлану сәбәпле, Башкорстанның Тәтешле районы егете Фәнис Хөсәенов белән хушлашу вакыты күчерелә.
«Туганнары белән килешеп, Фәнис Хөсәенов белән хушлашу мәрасимен 17 гыйнварга күчерәбез. Митинг 11.00 сәгатьтә башланачак», – дип хәбәр итә Тәтешле районы башлыгы Фанур Шәйхисламов «ВКонтакте» сәхифәсендә.
Фәнис белән саубуллашу Тәтешле мәдәният йорты янында узачак. Соңыннан аны Яңа Кайпан авылына алып кайтып җирләячәкләр.